Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №3 имени Тази Гиззата г. Агрыз Агрызского муниципального района РеспубликиТатарстан/ Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәренең муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 422230, Республика Татарстан, Агрызский район, г. Агрыз, ул. Октябрьская, д. 25 |
| Телефон: | +7(855)-512-29-09 |
| E-Mail: | agriz-schola3@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ средняя общеобразовательная школа №3 имени Тази Гиззата г.Агрыз |
| Руководитель: | Шершнева Вероника Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1951 |
| У нас учатся: | 804 учащихся/ 804 укучы |
| У нас учат: | 46 педагогов/ 46 укытучы |
Новости школы №3
чара «Безнең көчебез – милләтләр бердәмле»
Опубликовано: 29.10.2019Бүген – беренче чиректә укуның соңгы көнендә мәктәбебездә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара узды.
Аны татар төркемнәрендә укучы балалар өчен туган тел укытучылары Илзидә Герасимова һәм Лилия Зиннәтова алып бардылар.
Чараның кунагы – Иж-Бубый авылы музее җитәкчесе Алсу Хисмәтуллина авыл тарихы, Иж-Бубый мәдрәсәсе, аның мөгаллимнәре, шәкертләре, авылдагы истәлекле урыннар һәм дүрт милләт вәкилләренең дус яшәве турында сөйләде.
“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе журналисты Миләүшә Ягъфәрова районыбызда уза торган милли бәйрәмнәр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, милли ризыклары турында сөйләде. Редакциядә эшләүчеләрнең дә төрле милләттән булулары, аларның бәйрәмнәрне күңелле уздыруларын бәян итте.
“Безнең мәктәптә дә төрле милләт балалары укый. Без сезнең дус, тату булуыгызны, бер-берегезне хөрмәт итүегезне телибез,” – диделәр мөгаллимнәр.
К списку новостей













