Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
| Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
| E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
| Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 22 уч. 7 вос. |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Язгы шәфкатьлелек атналыгы 20.04.2015

Бүген "Язгы шәфкатьлелек атналыгы" старт алды. План буенча мәктәптә тантаналы линейка, класс сәгатьләре булып узды. 8 нче класс укучылары тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле янында мәрхәмәтлелек турында әңгәмә оештырылды.
-
Россиякүләм бердәм Җиңү дәресе 08.04.2015

Бүген мәктәптә Россиякүләм Бердәм Җиңү дәресе кысаларында гомуми класс сәгате булып узды. Тарих-география укытучысы Шайхутдинов әлеге дәрестә сугышта катнашкан авылдашлар, якташ герой-фронтовиклар, фронтовик укытучылар турында сөйләде. Аерым укучылар герой-шәһәрләр, Бөек Ватан сугышы геройлары, полководецлар турында чыгыш ясадылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Дәрес бик файдалы, нәтиҗәле үтте.
-
"Алтын куллар" фестивале 31.03.2015

Язгы каникул көннәрендә 8-сыйныф укучысы Шаяхметова И. Чаллыда узган декоратив-гамәли сәнгать һәм халык кәсепчелеге буенча "Алтын куллар" республика фестивалендә катнашып, I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Габбасова Г.). Котлыйбыз!
-
Әлифба бәйрәме 21.03.2015

Бүген 1-сыйныф укучысы өчен Әлифба бәйрәме булды. Бәйрәмгә башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләр чакырылган иде. Ранэльне беренче җиңүе белән тәбрикләп, укучылар, укытучылар, әти-әниләр изге теләкләрен юлладылар, алга таба да укуында уңышлар теләп калдылар.
-
Урман көне 21.03.2015

Халыкара урманны саклау көне кысаларында мәктәптә гомуми класс сәгате булып узды. Анда Девятерня участок урманчылыгы җитәкчесе Камаев И. чыгыш ясады. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, урманга сакчыл караш, якын-тирәдәге тыюлыклар турында аңлатты. Әлеге класс сәгате бик кызыклы, әһәмиятле булды.
-
"Илһам" шигырь укучылар бәйгесе 20.03.2015

Бүген 8-сыйныф укучысы Шакирова А., 9-сыйныф укучысы Габбасова Л. республикакүләм "Илһам" шигырь укучылар бәйгесенең Чаллыда узган төбәкара турында катнаштылар. Кызлар үзләре иҗат иткән шигырьләрен сөйләп, уңышлы чыгыш ясадылар. Афәрин, кызлар!
-
«Ел укучысы» бәйгесе 19.03.2015

Бүген "Ел укучысы-2015" район бәйгесендә 10-сыйныф укучысы Габдрахманов Р., 10-11 сыйныф укучылары теләктәшлек группасында уңышлы чыгыш ясадылар. Молодцы, егетләр-кызлар!
-
Общероссийский конкурс "Мое хобби" 18.03.2015

7-класс укучысы Фаррахова Л.нен "Мое хобби" конкурсына җибәрелгән проект эше 2-дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җитәкче: география-тарих укытучысы Шайхутдинов. Котлыйбыз!
-
Межрегиональный конкурс "Династии России"
16.03.2015
Мәктәбебез укучылары география-тарих укытучысы Шайхутдинов җитәкчелегендә "Россия династияләре" регионара конкурста катнаштылар һәм уңышларга ирештеләр:
8-класс укучысы Шакирова А. "Минем бабам "моряк" Шәйхел" иҗади эше - 2-урын
7-класс укучысы Фаррахова Л. "Мы помним Вас, Абдуллины" иҗади эше - 3-урын.
Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2015

Бүген мәктәптә 6, 10 нчы сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булды. Язның беренче бәйрәме белән котлап, укучы кызларга, укытучы апаларга, хезмәткәрләргә матур теләкләрен җиткерделәр, җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Концерт бик күңелле үтте.














