Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | isenbay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Ильфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 56 детей (из них 9 воспитанников), из них иностанных граждан-0 |
| У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Җиңү диктанты - 2022 03.09.2022

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары "Җиңү диктанты" акциясендә катнаштылар. Бу тарихи хәтерне яңартырга, сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга мөмкинлек бирүче чараларның берсе.Тарихи диктант темасы: 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы вакыйгалары.
-
Тәүге дәрес 01.09.2022

Беренчеләрнең зур дулкынлану белән көтеп алган тәүге дәресләре "Фәннәр дөньясына сәяхәт" дип аталды. Укытучылары Алсу Рафаил кызы. малай һәм кызларны кызыклы мавыктыргыч уеннарга дәшеп, үзләре укыячак фәннәр белән таныштырды.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2022

Көзнең кояшлы тәүге көне укучыларны кабат мәктәпләргә җыйды. Сыйныф бүлмәләреннән яңгыраган шат авазларга кушылып, көмеш кыңгырау чыңлый. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф укучылары үз гомерләрендә беренче дәресләренә ашкына. Ак юллар сезгә, укучылар!
-
25.08.2022

Педагогларның август кинәшмәсе башланыр алдыннан Әгерҗенең үзәк паркында "Тарихи чорлар: вакыйгаларның тере альманахлары"күргәзмәсе узды. Педагогларга 10 кластер рәвешендә Әгерҗе районында мәгариф тарихы тәкъдим ителде. Безнең мәктәп, күрше Бима мәктәбе укытучылары белән берлектә, 6 нчы кластерда "Халык һәм Партия бердәмлеге" темасын ачты.
-
#Җиңү диктанты 20.08.2022

3 сентябрьдә Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары истәлегенә багышланган «Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе узачак Акция 2019 елдан башлап ел саен гражданнарны тарихны өйрәнүгә җәлеп итү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм Ватаныбызның тарихи вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә.. #Татарстан #Диктант Җиңүләр #Җиңү #Диктант Победырт22
-
Котлыйбыз! 03.07.2022

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Симакова Гөлнур Илдус кызы “ Туган телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру өчен туган телдә белем бирүче укытучылар арасында Республика конкурсында җиңеп, грантка лаек булды.
-
Котлыйбыз! 03.07.2022

Туган тел һәм әдәбият укытучысы Хуҗина Гөлназ Рәфис кызы быел да “Татар теле һәм әдәбиятыннан Республика Олимпиадасында җиңүчеләрне әзерләү өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм” грантына ия булды.
-
06.06.2022

Бүген 6 июнь - рус теле көне. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинга багышланган әдәби кичә үткәрелде. Рус теле укытучысы Эльвира Касимовна балаларга бөек рус шагыйренең биографиясен сөйләде, тормышы һәм иҗаты буенча презентация күрсәтте. Аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчегә бәйге үткәрелде, Пушкин әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды.
-
04.06.2022

Буген лагерьда балалар өчен "Күңелле старт" булды. Ике звено арасында кызыклы ярышлар үткәрелде.
-
03.06.2022

2022 ел Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан лагерьда төрле чаралар уздырыла. Бүген лагерь балалары өчен музыкалы түгәрәк уеннар оештырылды. Анда татар халкының "Мин кем" уены, башкорт халкының "Күчешле" биюе, рус халкының "Игра с бубеном" уеннары өйрәнелде. Балаларга бу чара бик ошады.







