Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | isenbay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Ильфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 56 детей (из них 9 воспитанников), из них иностанных граждан-0 |
| У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
06.06.2021

Лагерьның тагын бер көне рус теленә багышланды. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинга багышланган әдәби кичә үткәрелде. Рус теле укытучысы Эльвира Касимовна балаларга бөек рус шагыйренең биографиясен сөйләде, тормышы һәм иҗаты буенча презентация күрсәтте. Аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчегә бәйге үткәрелде, Пушкин әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды.
-
Хезмәт лагере
04.06.2021
15 укучыбыз өчен ял һәм хезмәт лагере эшли. Мәктәп яны бакчасында эшләп алганнан соң, балалар спорт уеннары уйныйлар, табигатьне күзәтәләр. Әнә шулай ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр.
-
Исәнме, әй, ямьле җәй! 01.06.2021

Сагынып көткән җәй килде. Бүгеннән мәктәбебездә мәктәп яны лагере эшли башлады. 20 укучыны берләштергән "Ромашка" лагереның эш программасы мавыктыргыч та, кызыклы да, файдалы да.. . Лагерь балалары 2 отрядка бүленде, командирлар билгеләнде: Нурмехаметова Зиля - "Будильник" отряды командиры, "Пчелки" отряды командиры итеп Хамидуллина Элиза сайланды. Һәр отряд үзенең почмагын ясап куйды, девиз һәм җыр сайлады.Лагерь эшли башлаганның беренче көнендә үк балаларны халыкара яклау көненә багышланган бәйрәм оештырылды.
-
Хуш, сөекле бакчабыз 28.05.2021

Бүген балалар бакчасында шатлыклы да, моңсу да бәйрәм. Беренче сыйныфка барырга әзерләнүче балалар үзләренең яраткан бакчалары, икенче әниләренә әйләнгән тәрбиячеләре белән хушлашалар. Аларның җырлары, биюләре рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде.
-
ОГЭ - 2021 24.05.2021

Бүген 9 нчы класс укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханы бирә. Аларга уңышлар юлдаш булсын.
-
"Соңгы звонок булсын беренчесе, син каршыла безне, зур тормыш!" 22.05.2021

Әнә шундый сүзләр белән саубуллаштылар бүген мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучылары. 11 нче классны тәмамлаучы ике кыз, 9 класстагы 6 кыз һәм 6 егет өчен яңгыраган кыңгырау тавышы мәктәп елларын гомерлеккә хәтер сандыгына бикләүче моңсу аваз да әле ул. Бәйрәм тантанасында алар үзләренә белем биргән, югары үрләр яуларга ярдәм иткән укытучыларына ихлас рәхмәтләрен белдерделәр. Укытучылар, әти-әниләр дә зур тормыш алдында торучы балаларына үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен бирделәр. Җитәкчеләр исә, уку алдынгылары, төрле бәйге-ярышларда күп тапкырлар югары нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
Весенняя неделя добра 11.05.2021

Всероссийская добровольческая акция " Весенняя неделя добра-2021" продолжается. В рамках акции проводились классные часы, мастер-классы по изготовлению открыток ко Дню Победы, просветительская акция по здоровьесбережению,экологическая акция,общероссийский субботник,оказание адресной помощи пожилым, одиноким людям.
-
9 май- Бөек Җиңү көне! 08.05.2021

9 май - Бөек Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән митингта укучыларыбыз актив катнашты. Балалар тарафыннан башкарылган патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр авыл халкы, тыл ветераннарының күңеленә хуш килде. Өлкәннәр, күз яшьләре аша, үткән көннәрне искә төшерделәр, хәтирәләр барладылар.
-
Велоузыш - 2021 08.05.2021

Әгерҗе районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Велоузыш -2021" үткәрелде. Анда барлыгы 250 дән артык кеше катнашты. Безнең мәктәптән 9 класс укучысы Латыпова Энҗе, велосипедчылар белән бергә, Яңа Аккуҗа авылыннан Әгерҗенең Җиңү паркына кадәр араны узды.
-
9 май- Бөек Җиңү көне! 08.05.2021

9 май - Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" шигаре астында, укучыларыбыз сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында почетлы каравылда тордылар.







