Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | isenbay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Ильфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 56 детей (из них 9 воспитанников), из них иностанных граждан-0 |
| У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Мәктәп яны лагере эшли башлады 08.06.2018

Җәйге каникулларга старт бирелүгә үк мәктәп яны лагере эшли башлады. 21 көн дәвамында лагерьда барлыгы 40 бала ял итә.Ял итү барышында тәрбиячеләр балаларга халкыбызның милли-мәдәни мирасын өйрәтүгә, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнатып, сәламәтлекләрен ныгытуга, әйләнә-тирә белән таныштырып, күзаллауларын киңәйтүгә, әти-әниләрнең эш урыннарына экскурсияләр ясап, профессияләр белән таныштыруга өстенлек бирәләр.
-
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме 24.05.2018

Бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы – 8, тугызынчыны төгәлләүче 9 егет-кыз өчен ул сөенечле генә түгел, дулкынландыргыч та бәйрәм булды. Аның беренче өлеше, матур традиция буенча, бүләкләүләрдән башланды. Ә мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар соңгы кыңгырау яңгыраганчы һәркемгә – әти-әниләренә, мәктәп җитәкчелегенә, башлангыч һәм урта белем алырга ярдәм иткән укытучыларына, сыйныф җитәкчесенә, тирән рәхмәтләрен мәгънәле шигырьләр, матур җырлар аша җиткерергә ашыктылар. Хөрмәт билгесе итеп һәркайсына чәчәкләр дә тапшырдылар. Укучыларның үзләренә дә бик күп матур теләкләр җиткерелде.
-
“Үлемсез полк” акциясенә кушылдык 08.05.2018

Бүген без, Исәнбай мәктәбе укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләре Җиңү бәйрәменең күркәм традицияләрнең берсенә әйләнгән - “Үлемсез полк” акциясенә актив кушылдык. Бөек Ватан сугышында катнашкан, дәһшәтле сугыш кырларында ятып калган һәм бөек җиңү яулап кайткан батыр сугышчыларның балалары, оныклары һәм туганнары аларның фоторәсемнәрен тотып авыл урамнарын әйләндек. Һәр портрет үзе бер тарих булып, истәлекләр тагын бер тапкыр яңарды.
-
Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш -эстафета старт алды 05.05.2018

Бүген Әгерҗе районында дүртенче тапкыр Бөек Җиңүгә багышланган велоэстафета уздырыла. Иртәнге 6 да Девятерня укучылары эстафетаны башлап җибәрделәр. Без Исәнбай мәктәбе укучылары эстафета байрагын Кадыбаш мәктәбе укучыларыннан алып, юлыбызны дәвам иттек. Билгесез солдат һәйкәле янында митинг булды, веноклар куйдык.
-
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе Лауреаты 30.04.2018

25 нче апрель көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумы узды. Форумда “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе һәм татар теленнән VI халыкара олимпиадага нәтиҗә ясалды. Мәктәбебезнең 8 сыйныф укучысы Мөэминова Гөлназ “Илһам” бәйгесе Лауреаты булды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге Дипломы белән бүләкләнде.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиада 30.04.2018

Олимпиадада Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргыстан, Эстония, Франция, Индонезия, Китай, башка чит илләр һәм Рәсәй төбәкләреннән 138, Татарстаннан 217 укучы катнашты. Безнең мәктәптән дә 11 сыйныф укучысы Хуҗина Зәринәгә татар теленнән һәм әдәбияттан республика олимпиадалары призеры буларак, Халыкара олимпиадада катнашу мөмкинлеге туды. Зәринә әлеге олимпиадада катнашып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломына ия булды.
-
Всероссийская акция "Георгиевская ленточка" 27.04.2018

27 апреля в нашей школе прошла всероссийская акция "Георгиевская ленточка". Членами РДШ распространялись георгиевские ленточки в награду за правильные ответы по истории этого символа. А так же волонтеры Победы выдавали листовки с информацией о правилах правилах ношении символов Акции.
-
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнгә багышланган "Әдәби марафон" 26.04.2018

Бүген мәктәбебездә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап “Әдәби марафон” үткәрелде. Анда укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре актив катнашты. Чарада Тукайның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, аның сүзәренә язылган җырлар, бүгенге көн шагыйрьләренең һәм укучыларның үзләре иҗат иткән телебез турындагы шигырьләре яңгырады. Марафон татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын аягурә басып җырлау белән тәмамланды.
-
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Туган тел бәйрәме 25.04.2018

Бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үткәндә Исәнбайның “Ак калфак“ оешмасы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне кунакка җыйды. Балалар чыгышлары бик үзенчәлекле һәм матур иде. Алар тәрбиячеләр һәм укытучылар ярдәме белән сәхнәләштерелгән Тукай шигырьләрен күчтәнәч итеп алып килгәннәр. Мәдинә Мөхәммәдиева һәм Алия Нурмөхәммәтова башкаруындагы “Бала белән күбәләк“не, Илнур Шәйхетдинов сөйләгән “Гали белән кәҗә“не яратып кабул иттек.Укучылар Ландыш һәм Илкен Исмәгыйлевларның “Бичара куян“, Нурия Исмәгыйлеваның “Кызыклы шәкерт“, Иделия Зәйнуллинаның “Елның дүрт фасылы“, Альбина Садыйкованың “Бишек җыры“, Кристина Щукинаның “Сабыйга“ шигырьләрен, бертуган Хәсәновлар һәм “мәдрәсә шәкертләре“ күрсәткән “Таз“ театральләшетерелгән уеннарын бәйрәм кунаклары көчле алкышларга күмделәр. Зилә Нурмөхәммәтова тәкъдим иткән табышмакларга да бик рәхәтләнеп җавап бирделәр.
-
Встреча с представителями БПОУ УР Сарапульского политехнического колледжа 25.04.2018

Выбор будущей профессии является важным шагом в жизни любого человека. Выбор профессии для молодого человека является основой его самоутверждения в обществе и залогом будущего успеха.25апреля с учащимися 8-9 классов состоялась встреча с представителями Сарапульского политехнического колледжа. Учащихся ознакомили с информацией о деятельности колледжа, историей образования колледжа, о подготовке квалифицированных кадров по специальностям и сроком обучения, которые после окончания учебы могут устроиться на высокооплачиваемую работу, с условиями поступления учебное заведение. Также учащиеся получили буклеты с информацией о колледже.







