Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
| Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
| E-Mail: | isenbay@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Муллануров Ильфат Фатхелбаянович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 56 детей (из них 9 воспитанников), из них иностанных граждан-0 |
| У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Бөек Җиңүгә - 78 08.05.2023

Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг, елдагыча, укучылар, укытучылар, әти-әниләр катнашында узды. Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, хәбәрсез югалган, туган якка кайткач вафат булган авылдашларыбызны искә алып, әдәби-музыкаль композиция күрсәттек. Чыгышыбызны авыл халкы күз яшьләрен тыя алмыйча карады.
-
"Җиңү көне. Үлемсез Полк" 07.05.2023

"Иң мөһим сөйләшүләр" дәрестән тыш эшчәнлеге әнә шул темага багышлап үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы турында белгәннәре белән уртаклаштылар. тарихи вакыйга хакында белемнәрен киңәйттеләр. Сугышка китеп, шунда ятып калган. хәбәрсез югалган, кайтып һәлак булган авылдашларыбызны, "Үлемсез Полк" акциясенә кушылып, яңадан "терелттеләр". Беркем дә, берни дә онытылмый! Хәтер мәңгелек!
-
"Хәтерлим! Горурланам!" 05.05.2023

Бүген мәктәбебез "Хәтерлим! Горурланам!" девизы астында " "Георгий лентасы" акциясенә кушылды. Укучылар, авыл халкын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, күкрәкләренә лента беркеттеләр, аларны да Бөек Җиңү өчен көрәшкән, яу кырында башларын салган авылдашларыбызны онытмаска өндәделәр.
-
"Җиңү тәрәзәләре" 03.05.2023

Мәктәбебез "Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды. Укучылар, класс җитәкчеләре белән берлектә, сыйныф бүлмәләре тәрәзәләрен, өйләрендә. әти-әниләр ярдәмендә, йорт тәәзәләрен бәйрәм символлары белән бизәделәр.
-
"Көмеш каләм" 27.04.2023

Бүген Тирсә гомуми белем бирү мәктәбендә "Көмеш каләм" район фестивале үткәрелде. Чарада мәктәбебезнең яшь каләм осталары да көч сынашты. "Яшь шагыйрь" номинациясендә 11 нче сыйныф укучысы Латыпова Энҗе, "Яшь блогер" номинациясендә шул ук класстан Щукина Кристина - 1нче, "Яшь хәбәрче" номинациясендә 8 нче сыйныф укучысы Нурмехаметова Зилә, 11 нче сыйныф укучысы Хәбирова Ралиналар - 2 нче, 5 нче сыйныф укучысы Мөхәммәдиева Мәдинә "Нәфис сүз остасы" номинациясендә 2 нче урын алдылар.
-
Укытучылар - сәхнәдә 27.04.2023

"Көмеш каләм" фестивале кысаларында, якташ язучыбыз, Әгерҗе шәһәрендә яшәп иҗат итүче Наилә Харисова әсәрләренә презентация үткәрелде. Безнең мәктәп укытучылары авторның "Кышка кергәндә" хикәясен сәхнәләштерделәр.
-
Ралина - Халыкара олимпиада призеры 26.04.2023

11 нче сыйныф укучысы Хәбирова Ралина татар теленнән X Халыкара олимпиадада призер булды. Аны бу бәйгегә укытучысы Хуҗина Г.Р. әзерләде.
-
Бүген Тукай туган көн! 26.04.2023

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Без дә мәктәбебездә ел саен шагыйрьнең туган көнен зурлап билгеләп үтәбез. Быелгы "Серле йомгак артыннан" дип исемләнгән кичәгә ветеран педагогларыбыз Фәридә апа Җәмилева, Гүзәлия апа Исмәгыйлова, авылыбыз шагыйрәсе Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы Әлфирә апа Низамова да килделәр. Кичә дәвамында серле йомгак, укучыларны һәм кунакларны үз артыннан ияртеп, Тукай тормышын искә төшерде, шигырьләрен, җырларын җырлаты, кунаклар белән җылы әңгәмә оештырды. Бәйрәмебез халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч -2023" 25.04.2023

Бүген мәктәбебездә ел да үткәрелә торган "Куркынычсыз тәгәрмәч " бәйгесенең зона этабы узды. Салагыш, Азево, Красный бор, Девятерня. Кадыбаш, Шаршады мәктәпәреннән килгән көндәшләре белән көч сынашып, безнең укучыларыбыз 1 урынга лаек булдылар. Алар район этабында катнашу хокукы алдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр теләп калабыз!
-
"Туган телем - иркә гөлем" 24.04.2023

Мәктәбебез укучылары ел да "Туган телем - иркә гөлем" төбәкара фестиваль - конкурсында катнашып, җиңү яулыйлар. Быелгы фестиваль Г. Тукайның туган көненә һәм Риза Шәфинең тууына 100 ел тулуга багышланган иде. Төрле номинацияләрдә укучыларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: "Нәфис сүз остасы": Симакова Язгөл, Мөхәммәдиев Ризван - 1 дәрәҗә, Зәйнуллина Иделия, Нурмехаметова Алия, Мөхәммәдиева Мәдинә, Хамидуллина Элизалар 2 нче дәрәҗә лауреат, Хәмидуллина Элиза, Сундукова Зилә, Газизов Нурислам,Рәшитов Самат, Тукманова Диләрәләр - катнашучы; "Көмеш каләм" номинациясендә Хәбирова Ралина - 1нче, Фазлиәхмәтова Алия - 2 нче дәрәҗә лауреат; "Сәхнә күренеше" номинациясендә Исәнбай мәктәбе укучылары "Күбәләкле алан маҗаралары" театры белән 2 нче дәрәҗә лауреат, "Ләйсән" иҗат коллективы катнашучы исемнәренә лаек булдылар.







