Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Иж-Бобьинская средняя общеобразовательная школа имени Братьев Буби Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422202, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Иж-Бобья, ул. Центральная, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-513-40-42 |
| E-Mail: | izbobia@yandex.ru, izbobia@mail.ru, Sib.Agr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Школа имени Братьев Буби |
| Руководитель: | Бадахшин Равил Навитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 80 укучы һәм 17 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 22 укытучы һәм 3 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Иж-Бобьинская средняя общеобразовательная школа имени Братьев Буби Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
21 март - Халыкара шигърият көне 21.03.2015

21 нче март көнне мәктәбебездә Халыкара шигърият көне уздырылды. Кичәдә укучылар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды.
-
Афәрин, Лениза! 15.03.2015

Мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучысы Җиһангәрәева Лениза "Созвездие - Йолдызлык - 2015" фестиваленең зона этабында каташып, 2 урынга лаек дип билгеләнде. Алдагы чыгышларында да Ленизага уңышлар телибез!
-
Афәрин, Хыял! 15.03.2015

13-14 мартта узган "Созвездие-Йолдызлык - 2015" фестивалендә "Хыял" бию төркеме 1 нче урынга лаек булды. Төркемдә биюче кызлар һәм егетләр үзләренең чыгышлары белән бөтен залны таң калдырды! Аларга алдагы чыгышларында да уңышлар телибез!
-
Рөстәм Әнвәр улы Җиһангәрәев исеменә багышланган шахмат ярышлары үткәрелде 15.03.2015

15 нче март көнне Иж-Бубый мәктәп спортзалында Рөстәм Әнвәр улы Җиһангәрәев исеменә багышланган шахмат ярышлары үткәрелде. Ярышны өч бертуган Җиһангәрәевлар уздырды. Шахмат ярышында Иж-Бубый мәктәбендә укучылар һәм укып чыкканнар, Иж-Бубый авылында яшәүчеләр катнашты. 1 урынга - Латыпов Раиль (Иж-Бубый авылында яши), 2 урынга - Җиһангәрәев Булат (Иж-Бубый мәктәбен тәмамлаган), 3 урынга - Каримов Җәмил (Иж-Бубый мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укый) чыктылар. Котлыйбыз!
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы 10.03.2015

Рус теле һәм әдәбияты атналыгын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып баручы укытучыларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез! Атналык кысаларында укучылар төрле яклап сынауларүтте: диктант та яздылар, сөйләм телен һәм иҗади сәләтләрен дә күрсәттеләр, сугыш елларында җырланган җырларны да искә алдылар. Атналык барышында шулай ук сугыш турындагы әсәрләргә карата рәсемнәр күргәзмәсе, башваткычлар чишү ярышы оештырылды. Атна буе укучылар зур кызыксыну белән төрле чараларда актив катнаштылар. Атна ахырында нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде. Укучылар да, укытучылар да бик канәгать калдылар.
-
Рөстәм Әнвәр улы Җиһангәрәев исеменә багышланган шахмат ярышлары! 09.03.2015

15 нче март көнне Иж-Бубый урта мәктәбендә Рөстәм Әнвәр улы Җиһангәрәев исеменә багышланган шахмат ярышлары узачак. Керү ирекле. Рәхим итегез!
-
Оборона-масса айлыгы тәмамланды 02.03.2015

Мәктәптә Оборона-масса айлыгы үткәрелде. Айлык Бөек Ватан сугышы темасына сыйныф сәгатьләре, тыл ветераннары белән очрашу, “Зарница” уеннары кебек күп кенә кызыклы чараларны үз эченә алды.
-
Укытучылар кышкы спорт төрләре буенча ГТО тапшырды 02.03.2015

2 нче март көнне мәктәбебез укытучылары кышкы спорт төрләре буенча ГТО тапшырды.
-
Халыкара туган тел көне! 21.02.2015

21 нче февраль - Халыкара тел көне уңаеннан "Туган телем-иркә гөлем" исемле кичә уздырылды.
-
Школьный смотр песни и строя 20.02.2015

В рамках месячника Оборонно-массовой работы в школе прошел Смотр песни и строя среди 2-11 классов.









