Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422223, с. Кадыбаш, ул. Клубная, д. 59 |
| Телефон: | +7(855)-513-34-36 |
| E-Mail: | kadibash@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Кадыбашская СОШ |
| Руководитель: | Рашитова Фания Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1898 |
| У нас учатся: | 33 учащихся и 7 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Рәсүлев Фәрһад-ел спортчысы 19.02.2014

Физик культура буенча республика олимпиадасы җиңүчесе, җиңел атлетика буенча район җыелма команда әгъзасы – безнең укучыбыз Рәсүлев Фәрһад Әгерҗе районы буенча “ Ел спортчысы” исеменә лаек булды. Молодец!
-
Әфәрин, Илсур! 07.02.2014

IX сыйныф укучысы Шәйхетдинов Илсур технология фәне буенча Гомумроссия буенча олимпиаданың региональ этабында катнашып призер булды. Әфәрин, Илсур! Киләчәктәдә зур уңышлар телибез.
-
Россия спортсменнары, без сезгә ышанабыз!
07.02.2014
7 февральдән башлап Кадыбаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары Сочида узучы кышкы олимпиада белән яши, уңышлар өчен шатлана, уңышсызлыкларга көенә. Россия спортсменнары, без сезгә ышанабыз! Сез булдырасыз!
-
Республика олимпиадаларында Әгерҗе данын яклаячак.
01.02.2014
Безнең укучыларыбыз Республика олимпиадаларында Әгерҗе данын яклаячак:
8 класс Айдаров Айнур- математика;
9 класс Шәйхетдинов Илсур- математика;
9 класс Шәйхетдинов Илсур – технология ;
10 класс Закирова Диләрә- татар теле;
11 класс Рәсүлев Фәрһад – физик культура.
Уңышлар телибез сезгә!
-
« Казан утлары» журналы һәм « Сабантуй» газетасы бездә кунакта.
25.01.2014
25 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә « Казан утлары» журналы һәм « Сабантуй» газетасы редколлегиясе вәкиле « ТАТМЕДИА» ААҖ филиалы директоры- баш мөхәррир А.М. Гыймадиев белән очрашу узды. Бу очрашуга Казаннан күренекле артислар Алмаз Хәмзин һәм Алия Хәмзиналар да килгән иде. Очрашу бик файдалы, кызыклы, эчтәлекле булды.
-
"Яңарыш" газетасы хезмәткәрләре белән очрашу. 21.01.2014

Мәктәбебезгә ел саен "Яңарыш" газетасы хезмәткәрләренең килүе- бик сөенечле күренеш. Удмуртия Республикасында татарча чыгып килүче "Яңарыш" газетасы белән әнә шулай тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Укучыларыбызның иҗат җимешләре газета битләрендә дөнья күрә. 21 нче гыйнварда узган очрашуда яңарышлылар буш кул белән генә килмәгәннәр. 5 класс укучысы Мулланурова Айгөлгә "Яңарыш"ның "Яшь хәбәрче"се таныклыгы тапшырдылар. "Алтын йомгак" китабында Ахметова Фәридә һәм Мулланурова Айгөлнең шигырьләре урын алган. Бу укучылар әлеге китап белән бүләкләнделәр.
-
Новогоднее представление для учащихся 8-11 классов
27.12.2013
Новогоднее представление для учащихся 8-11 классов организовали 8 класс под руководством кл. руководителя Нуреевой Ф.М. Яркое представление, красивые костюмы и уже совсем взрослые герои представления. Много смеха, шуток, конкурсов было организовано. Учащиеся других классов подготовили номера художественной самодеятельности. А после представления долгожданная новогодняя дискотека. Танцевали до упада, не заметили как пролетело время и уже пора расходиться по домам.
-
Итоги муниципального тура Всероссийской олимпиады школьников по технологии.
25.12.2013
Подведены итоги муниципального тура Всероссийской олимпиады школьников по технологии. Ученик 9 класса Шайхутдинов Ильсур стал победителем олимпиады среди юношей. Молодец! Поздравляем!
-
Чыршы бәйрәмнәре.
25.12.2013
Мәктәбебездә 3 сменада бик матур әзерлекле чыршы бәйрәмнәре булып узды. Иң беренче 25 нче декабрь көнне эстафетаны башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Укытучылар, укучылар, әти- әниләр тарафыннан бергәләп әзерләнгән тамаша һәркемнең күңеленә ошады.
-
5-7 класслар өчен яңа ел тамашасы
25.12.2013
25 нче декабрьдә 5-7 класслар өчен яңа ел тамашасы узды . Бәйрәмгә әзерлек Салихова А.К., Садыкова Г.Н., Габбасова Г.Н., Гизатуллина А.Ш. лар җитәкчелегендә барды. Бәйрәмгә һәр укучы төрле маскаларда килгән, чыгышларда катнашты. Чыгышлар җыр, биюгә, уен-тамашага уралып барды. Бәйрәм бик күңелле булды!









