Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Кадыбашская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422223, с. Кадыбаш, ул. Клубная, д. 59 |
| Телефон: | +7(855)-513-34-36 |
| E-Mail: | kadibash@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Кадыбашская СОШ |
| Руководитель: | Рашитова Фания Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1898 |
| У нас учатся: | 33 учащихся и 7 воспитанников |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Новости Кадыбашской СОШ
Бүген бездә зур бәйрәм.
Опубликовано: 24.11.2018Бүген Кадыбаш мәктәбенең 120 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бәйрәмдә район, мәгариф идарәсе җитәкчелеге, ветеран педагоглар, төрле елларда шушы мәктәптә укыган укучылар һәм бик күп кунаклар катнашты Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Биредәге укыту-тәрбия эшенең башлангычы XIX гасыр ахырына барып тоташа. 1898 елда Кадыбаш җирлегендә рус-башкорт училищесы ачыла. 1904-05 елларда зур яңа мәчет төзелә, шушы бинага кушып мәдрәсә дә салына. 1917 елдан мәктәптә яңа программалар буенча укыту башлана. Бу елларда Кадыбаш мәктәбе “Терәк-үрнәк мәктәп” дип йөртелә.
1932 елда бөтен авыл көче белән яңа мәктәп бинасы кулланышка тапшырыла, 1938 елдан җидееллык мәктәп оештырыла. 70нче елларда башта сигезьеллык, аннан гомуми урта белем мәктәбе статусы ала. 2011 елдан Кадыбаш урта мәктәбенә Тугызбуй төбәгенең Девәтернә, Үтәгән, Иске Эсләк, Нарат, Галидән укучылар килеп укый башлыйлар.
Үз йөзе, абруе, даны булган (2012, 2013, 2014, 2016 елларда “Иң яхшы йөз мәктәп” исеменә лаек) Кадыбаш мәктәбе якындагы тугыз татар авылының база мәктәбе булып тора. Уку йорты белән күп еллар Фәния Харис кызы Рәшитова җитәкчелек итә.
Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бер миллион сумлык “Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт телләрендә иң яхшы укыту тәҗрибәсе” грантына ия булдылар.
Мәктәп коллективы кунакларны ишек төбендә халыкыбызның милли ризыгы – чәк-чәк белән каршы алды. Кунаклар дигәнебез – район җитәкчеләре, мәктәптә төрле елларда белем биргән мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар. Кунакларга кабинетлар буйлап, мәктәпнең тарих музеена сәяхәт кылу мөмкинлеге тудырылды. Һәр кабинетта укучылар каршы алды һәм таныштырды.
Тантананың беренче өлеше мәктәп тарихына багышланды. Бу өлештә моннан бер гасыр элек мәктәпкә нигез салынган вакытлар да, авыр сугыш еллары да, пионерлар хәрәкәте дә күз алдыннан үтте. Укучы һәм укытучыларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм тамашачыларга тарихны барлау мөмкинлеге белән бергә күңелгә рухи ял да бүләк итте. Кадыбаш мәктәбенең 120 еллыгына багышланган тантананың икенче өлеше “Укытучы – якты маяк" дип аталды.
Исеменнән үк күренгәнчә, бу өлеш мөгаллимнәрне зурлау-данлауга багышланды. Аның барышында вафат булган укытучылар искә алынды, лаеклы ялдагы мөгаллимнәр сәхнә түрендә хөрмәтләнде. Шулай ук бүген хезмәт куючы укытучыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Алар бүләкләрне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина кулыннан кабул итеп алдылар. Гомумән, бәйрәмдә бүләкләүләр бик күп булды. Сәхнәгә күтәрелгән һәркемгә истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Искиткеч җылы итеп әзерләнгән бәйрәм һәркемнең күңеленә тирән эз салып, бер тында узды.
К списку новостей









