• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шаршадинская начальная школа - детский сад" Агрызского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422220, Республика Татарстан, Агрызский район, село Шаршада, улица Лесоводов, д. 17 а
Телефон:  +7(85551)2-62-54
E-Mail: Shar.agrz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шаршадинская начальная школа-детский сад"
Руководитель: Ахметшина Айсылу Ахметгараевна
Год основания учреждения: 2015
У нас учатся: 25 учеников, 14 воспитанников
У нас учат: 8 педагогов, 2 воспитателя

Новости МБОУ

Әниләр бәйрәме!

Опубликовано: 25.11.2017

Әни... Әби... Дәү әни...
Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.
Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла. Әйе, дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак.

Бу гүзәл бәйрәм уңаеннан без «Шаршады башлангыч мәктәп – балалар бакчасында” да бәйрәм уздырдык. Гомумән, без һәр бәйрәмне үзенчәлекле, кабатланмас, югары дәрәҗәдә уздырырга тырышабыз һәм моңа ирешәбез дә. Бизәлгән зал, матур костюмнар, җырлы-биюле тамаша әни-әбиләребезнең күңеленә бик хуш килде. Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган ташкындай тышка бәреп чыкты - һәр әни-әбинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары иде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды. Бәйрәм тәмам. Күңелләрдә тирбәлүче моң агышы һаман колакта яңгырый сыман...

Әниемнең кочагы
Изгелекләр учагы.
Балам диеп назлап-сөеп
Ярат-ярат син тагын.



К списку новостей