Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | sch1644maina@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 41 учащихся и 8 воспитанников / 41 укучы һәм 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Әлифба бәйрәме 05.02.2021

1нче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, дәү әниләре һәм 3,4нче сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар бәйрәмдә җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Алар бәйрәмгә килгән кунаклар: «Әлифба», «Азбука», «Туган тел» , Шүрәле һәм Су анасы белән төрле биремнәрне башкардылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте.Әлифбаны тәмамлауга карата балалар грамоталар, бүләкләр белән бүләкләнелделәр. Балалар,әлифбаны өйрәтүдә зур тырышлык куйган әти-әниләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга, "2"ле алмаска, "4"-"5"кә генә укырга сүз бирделәр.
Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз
-
Егетләребез Әлки районыннан җиңүләр белән кайттылар 01.02.2021

31 нче гыйнар көнне Әлки районы Базарлы Матак авылында яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесендә безнең көрәшче егетләребез 11нче сыйныф укучысы Нурматов Халид беренче урын, 9 нчы сыйныф укучысы Хабибрахманов Ильяс өченче урынны яулап кайттылар. Әфәрин! Батырларыбызга саулык сәламәтлек телибез, киләчәкләре һәрвакыт уңышлы булсын!
-
Урок мужества.Подвиг блокадного Ленинграда. 27.01.2021

27 нче январь көнне 9 - 11 сыйныф укучылары онлайн Батырлык дәресендә катнаштылар. Ленинградның блокададан азат ителүе билгеләп үтелде.
1944 елның 27 январе- Ленинградның камалыштан чыккан көне. Ленинград блокадасы- үлем исе аңкып торган. әйтеп, сөйләп бетергесз, иң-иң авыр көннәр ул. Халыкның чиксз батырлыгы тарих һәм хәтер битләренә мәңгегә кереп калды.
Балалар беркайчан күрмәсеннәр иде сугышны!Белмәсеннәр иде сугышның кайгысын, сагышын! Киләчәктә ни генә теләсәк тә барында башкарырбыз тик сугышлар гына булмасын.
-
Коррупциягә каршы көрәш 26.01.2021

Югары сыйныф укучыларына "Нәрсә ул коррупциягә һәм аңа каршы көрәш" темасы буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Яшь буыннарга коррупциягә каршы көрәштә гражданлык позицияләре, кыйммәтләр тәрбияләү һәм үстерү, коррупция төшенчәсен аңлату,аның тарихына кыскача күзәтү ясалды.
-
Чыгарылыш укучылары белән очрашу 25.01.2021

25 нче гыйнвар көнне Аксубай районы техникумыннан килгән вәкилләр чыгарылыш сыйныф укучылары белән әнгамә алып бардылар. Алар районыбызда нинди төр һөнәрләргә өйрәткәннәре һәм техникумда нинди уңайлы шартлар тудырылганы турында сүз алып бардылар.
-
Зәйдә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында җиңүче егетебез 24.01.2021

Зәй шәһәрендә уздырылган билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында безнең көрәшче егетләребездә үз көчләрен сынаштылар. Егетләр арасыннан Нурматов Халид Әнвәр улы үз үлчәү авырлыгында өченче урынны яулап кайтты. Әфәрин!!! Киләчәктә дә үзеңә зур уңышлар сәламәтлек теләп калабыз.
-
ЮИД отрядына яна формалар бирелде 23.01.2021

ЮИД отрядына яңа формалар бирелде.Балалар җәяүлеләр һәм пассажирларның үзләрен юлда тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча танып белү чарасында катнаштылар
-
Туган телләр һәм халык бердәмлеге елының ачылу тантанасы 21.01.2021

21нче гыйнвар көнне мәктәбебездә туган телләр һәм халыклар елын ачып җибәрү тантанасы булып үтте. -
Күңелле каникул 08.01.2021

Каникул вакытында көрәш түгәрәгенә йөрүче көрәшче егетләребез чаңгы белән авылыбызның тугайларын уратып ,агачлык аланында учаклар ягып,бәрәңгеләр пешереп, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
-
Шахмат турниры 07.01.2021

6нчы гыйнвар көнне Аксубай районы Сөнчәле авылында С.А. Абруковның 100ел туу уңаеннан булып үткән шахмат турнирында Гафиятуллин Фаилебез 3нче урынны алып кайтты. Әфәрин, киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз үзенә.




