• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Аксубаевский
  • Школы
  • МБОУ «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2
Телефон: +7(843)-444-38-46
E-Mail: sch1644maina@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ"
Руководитель: Насыров Рафик Гумерович
Год основания учреждения: 1829
У нас учатся: 41 учащихся и 8 воспитанников / 41 укучы һәм 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар
У нас учат: 14 педагогов / 14 укытучы

Новости Нижнетатмайнской средней школы

Болгарга сәяхәт.

Опубликовано: 30.05.2016

Ниһаять, җәйге  яллар җитте. Укуны уңышлы тәмамлау белән, без  туган ягыбыз буйлап сәяхэткә кузгалдык. Сәяхәтебез күрше булып торган  Әлки районы Кулбай-Мораса авылыннан башланды. Бу авыл танылган милләттәшләребезне үстергән. Шушы авылның гади малаеннан танылган театр остасы булып җитешкән Габдулла Кариев музее безне таң калдырды. Музейда аңа багышланган әңгәмәне укучыларыбыз игътибар белән тыңлады.

Юлыбызны дәвам итеп Базарлы Матакта урнашкан Лисенков исемендәге Косманавтлар музеена тукталдык. Музей үзе бу районның тирән тарихын туплаган. Балаларның хыялы булган космос  белән якыннанрак танышу мөмкинлеге биргән бу урын күпне бирә. Космонавтларның махсус киемнәрен, азыкларын үз күзләре белән күрү күпләрнең хыялын тормышка ашыргандыр.

Менә чал тарихыбызны саклап торган Болгар юлы. Табигате белән аерылып торган юл, күпне кичергэн Идел балаларны колач җәеп каршы алды. Гасырлар буена сакланган биналар бабайларның һөнәри осталыгын исбатлап горур басып торалар.Укучыларыбыз өчен тарих белән күзгә-күз очрашу  алган белемнәрен тирәнәйтер дип калабыз.

Сәяхәт безнең өчен күңелле үтте. Алар күргәннән канәгать калып, көч туплап кайттылар.



К списку новостей