Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетатмайнская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Түбән Татар Майнасы гомуми белем бирү урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, д. Нижняя Татарская Майна, ул. Крайняя, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-38-46 |
| E-Mail: | sch1644maina@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетатмайнская СОШ" |
| Руководитель: | Насыров Рафик Гумерович |
| Год основания учреждения: | 1829 |
| У нас учатся: | 41 учащихся и 8 воспитанников / 41 укучы һәм 8 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 14 педагогов / 14 укытучы |
Новости Нижнетатмайнской средней школы
Аксубайның Түбән Татар Майнасы авылында АКШтан килгән галим катнашында фәнни чара үтте
Опубликовано: 18.03.2017
Кечкенә авыл мәктәбендә республика күләм фәнни-гамәли конференция үткәрү үзенчәлекле күренеш. Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рафик Насыйров сүзләренчә, конференциянең төп максаты кечкенә авыл кысаларында да шундый чаралар үткәрү мөмкинлеген күрсәтү.
“Фәнни-гамәли конференцияләр гадәттә шәһәрләрдә оештырыла. Үзебезнең мисалда башкаларга да авыл шартларында галимнәрне чакырып, фәнни эшчәнлек алып бару мөмкинлеген күрсәтергә теләдек. Түбән Татар Майнасы – кечкенә авыл, ул беркайчан да зур булмаган. Шулай да авылның тарихы бик бай һәм борынгы. Күпме генә өйрәнсәм дә, яңа, кызыклы фактлар чыгып тора,” – ди ул.
Чарада авыл мәктәпләре ябылу мәсьәләсенә дә сөйләделәр. “Районда авыл мәктәпләрен саклап калырга тырышабыз. 2014 елда Түбән Майна авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзи алдык. Бу эштә авыл халкының һәм мәктәп директорының да өлеше шактый. Халык үз авылын саклап калырга тырышмаса, мәктәп төзеп булмас иде,” – ди Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов.
Конференциядә Бөтентатар туган якны өйрәнү җәмгыяте, Татарстан фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты һәм А.Халиков исемендәге археология институты вәкилләре чыгыш ясады. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән авыл тарихын өйрәнеп китап чыгаручыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Моннан тыш, бу көнне Түбән Майна авылында Нәүрүз бәйрәме үтте. Мәктәп укучылары бизәп җигелгән атларга утырып авыл урамнарын җырлап әйләнде, чыгышлар ясады. Теләге булганнар үзе җитештергән азык-төлек һәм кул эшләрен мәктәп ярминкәсендә тәкъдим итте. Конференциядә катнашучылар һәм бәйрәмгә килүчеләр урамда зур казанда пешерелгән пылаудан авыз итте. Әйтергә кирәк, Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрү әлеге авылның күркәм гадәте булып тора.
К списку новостей




