Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Новоузеевская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы "Яңа Үзи төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423050, РТ, Аксубаевский район, с. Новое Узеево, ул. Школьная 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-08-36 |
| E-Mail: | Novouzeevo.Oschl@tatar.ru novouzeevo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоузеввская ООШ" |
| Руководитель: | Идиатуллина Таслима Тахировна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 13 учеников, 3 воспитанника детского сада, из них иностранных граждан:0 |
| У нас учат: | 9 учителей, 1 воспитатель |
Новости Новоузеевской ООШ
8 Март бәйрәме белән!
Опубликовано: 08.03.2012
|
8 Март бәйрәме белән!
|
|
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәйгүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Гаилә учагын тергезүче һәм саклаучы да, җәмгыятебезнең терәк-таянычы да ул. Ә илнең көче – яхшы гаиләдә. Бүген тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Нинди генә өлкәне алсак та, алар хезмәт салмаган урын юк, дисәк тә хата булмас. Хөрмәтле гүзәл затларыбыз күпкырлы хезмәтләре белән җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, район, республика, ил казанышларына бәһалап беткесез өлеш кертә. Гаиләдә бала тәрбияләүдә, шул ук вакытта җитештерү тармагында фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп, хатын-кызларыбыз соклану тудыра, тирән ихтирам уята.
Хөрмәтле гүзәл затлар, коллегалар! Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклим. Ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телим!
|
К списку новостей











