Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423078, РТ, Аксубаевский район, с. Старое Ибрайкино, ул.Культурная ,2а |
| Телефон: | +7(843)-444-65-04 |
| E-Mail: | st.ibr.sosh@yandex.ru, Staroibrayk.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староибрайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Бикушева Лилия Минвагизовна |
| Год основания учреждения: | 1900 |
| У нас учатся: | 146 учащихся (укучы) / 13 воспитанников (мәктәпкәчә яшьтәге балалар) |
| У нас учат: | 18 педагогов (укытучы) / 2 воспитателя (тәрбияче) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староибрайкинская средняя общеобразовательная школа Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Иске Ибрай урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
Математик кичә 30.11.2017

30 ноябрь көнне мәктәптә,математика һәм физика атналыгы кысаларында, математик кичә үткәрелде. Кичәдә 5-9 сыйныф укучыларыннан ике җыелма команда көч сынашты. Укучылар математика буенча белемнәрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен дәрестән тыш шартларда күрсәттеләр. Кичәдә тамашачылар да читтә калмады. Алар математиканы төрле фәннәр белән бәйләгән кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Бәйгеләргә бәя бирү, тамашачылар белән эшләү - 11 сыйныф укучылары җаваплылыгында булды. Җыелма командаларда эшләү укучыларда үзара хезмәттәшлекне оештыруда кирәк булган төп сыйфатларны тәрбияләүдә зур роль уйнады.
Математика укытучысы Ибрагимова Роза Вазыховна.
-
Шашка ярышы 30.11.2017

2 нче сыйныф укучылары арасында шашка ярышы узды.
Ярышның нәтиҗәләре:
Малайлар
1 урын - Хасаншин Айнур
2 урын - Нуруллин Әнис
3 урын - Назипов Фаяз
Кызлар:
1 урын - Бикушева Ләлә
2 урын - Нугуманова Айсылу, Нигматуллина Фәридә
3 урын - Ахметсафина Динә, Гайнутдинова Гүзәл
Сыйныф җитәкчесе: Нуруллина Р.И.
-
“Алкогольнең организмга зарары” 28.11.2017

2 нче сыйныф укучылары белән “Алкогольнең организмга зарары” темасына сәламәтлек сәгате үтте. Видеопрезентация аша алкоголь турында күп мәгълүмат алдылар.
Сыйныф җитәкчесе: Нуруллина Р.И.
-
"Тату сыйныф серләре" бәйгесендә 2 нче урын!!! 28.11.2017

Татарстан Республикасының "Тату сыйныф серләре" бәйгесенең муниципаль этабында катнашып мәктәбебезнең 5 сыйныф укучыларының әти-әниләре комитеты 2 урынны яулады. Сыйныф җитәкчесе-Сарвартдинова Ф.Х. Афәрин!!!
-
“Йөрәктән йөрәккә “ 25.11.2017

25 ноябрь көнне 6 сыйныфта укучыларның иң кадерле кешеләре – әниләре һәм әбиләре катнашында “Йөрәктән йөрәккә “ дип аталган бәйрәм үткәрелде. Укучылар якын кешеләрен Әниләр көне белән котладылар, аларга багышланган җырлар җырладылар, шигырләр сөйләделәр. Биюләр һәм шаян скетчтан соң һәр укучы әниләренә, әбиләренә багышланган иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Чәй мәҗлесеннән соң әбиләр, әниләр балаларга догалар укып теләкләр теләделәр.
Сыйныф җитәкчесе: Ибраһимова Роза Вазыховна
-
Твоя жизнь -в твоих руках 22.11.2017

В рамках межведомственной комплексной оперативно-профилактической операции "Дети Росии -2017" организовали Час здоровья "Твоя жизнь -в твоих руках" с участием мед работника. В мероприятии участвовали учащиеся 7-11 классов,учитель биологии ЗалалтдиноваФ.М., мед.сестра Абзалова Д.В.,Классные руководители.
-
РДШ укучылары утырышы. 21.11.2017

Бүген РУХ (РДШ) әгъзаларының чираттагы утырышы узды. "Сообщи,где торгуют смертью" акциясе кысаларында укучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эше турында фикерләр алыштылар.Укучылар тарафыннан ясалган рәсем,плакатлар стеналарга эленде.
-
Күңелле тәнәфесләр 20.11.2017

Өлкән сыйныф укучылары "Без сәламәт яшәүрәвешен сайлыйбыз!" девизы астында күңелле тәнәфесләр үткәрәләр. Башлангыч сыйныф укучылары белән бик кызыгып һәм файдалы итеп вакытны үткәрделәр.Укучылар өчен шашака уеннары, җиңел атлетика, өстәл теннисы ,күңелле стартлар кебек уеннар һәрдаим үткәрелеп тора.
-
Победа 20.11.2017

Команда учащихся 5-6 классов нашей школы стала Победителем зонального этапа Республиканской спартакиады "Веселые старты". МОЛОДЦЫ!!!
-
“Зарарлы гадәтләр” 17.11.2017

2 нче сыйныф укучылары белән “Зарарлы гадәтләр” темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
Балалар “Зарарлы гадәтләр һәм аларны булдырмау” темасына видеодәрес карадылар.
Сыйныф җитәкчесе: Нуруллина Р.И.







