Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | stkiyazlysch@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Залалтдинов Ильшат Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Мәктәпкәчә төркемдә күргәзмә 21.02.2018

Безнең күркәм балалар бакчасында "Ватанны саклаучылар көне"нә багышланган искиткеч матур күргәзмә оештырылды. Монда әти-әниләр нинди генә төр самолет,танк,вертолетлар ясамаганнар. Афәрин!!! Шулай дәвам итергә.
-
"Без тимурчылар" 19.02.2018

-
Кайнар йөрәк 16.02.2018

16 нчы февральдә барлык сыйныфларда" Бердәм Батырлык" дәреслре үтте . Һәр сыйныф "Кайнар йөрәк -2018 "исемле китап белән танышты. (эл.вариант). Батырлык кылган мәктәп укучылары белән таныштылар. Сыйныф сәгатьләре файдалы үтте.
-
Тимурчылык сафында 16.02.2018

Тимурчыларның беренче бурычы-олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итү,беркемгә дә битараф булмау.Бүген 3нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Кызыл Тау авылы җирлегендәге яшәүче ялгыз әбиләргә булыштылар.
Педагог оештыручы Ахметзянова Г.И.
-
Муса Җәлил 15.02.2018

Бу көнне мәктәп китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган уен-викторина оештырылды. Чарада ике команда:Акчарлаклар(9кл) һәм Алчәчәчклә (8 кл) катнашты. Сораулар нигездә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына кагылышлы булды. Укучылар каһарман шагыйрьнең батырлыгы турында сөйләделәр,дәлилләр китерделәр.Кешелелек дөньясына аяз күк йөзе,тыныч тормыш бүләк итүче батырларның исемнәре мәңге йөрәкләрдә сакланыр.
Китапханәче Хөснетдинова Д.Я.
-
Әфганчы Рифкать 15.02.2018

Безнең авылда Әфган сугышында катнашучылар саны бихисап. Шулар арасында бакыйлыкка күчкән мәктәнең мәртәбәле укытучысы Мөдәрисов Рифкать улы да бар. Һәр елны ул укучыларга сугышта булган вакыйгалар,кызганыч хәлләр ,батырлык,кыюлык турында сөйли иде. Ә быел исә аның турында мәгълүматны укучыларга укытучылар җиткерә. Минсафина Мәхтүмә Минзакир кызы бик матур,эчтәлекле альбом ясады.
-
Сәламәт яшәү рәвеше 10.02.2018

Февраль-патриотик айлык. Мәктәптә "Татарстан чаңгы юлы -2018" ярышы узды. Ярышта укучылар гына түгел,укытучылар,мәктәптә хезмәт куючылар да актив катнаштылар.Әлеге чара бик күңелле үтте. Физкультура укытучыларына :Хайруллин С.Г. һәм Абраров Р.Н.ка администрация тарафыннан олы рәхмәт белдерелә.
-
Герой пионерлар 08.02.2018

Бүген мәктәптә Герой-пионерларга багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.Леня Голиков,Марат Казей,Валя Котик,Зина Портнова,Саша Бородулин,Вася Коробко...Без шушы батырлар үрнәгендә тәрбиялнеп үскән буын.Бездән соң да килгән буын әлеге геройларны онытмасыннар , данласыннар .
Педагог-оештыручы Ахметхянова Г.И.
-
Сталинград сугышы 02.02.2018

Бүген барлык сыйныфларда да "Сталинград сугышы" исеме астында бердәм дәрес үтте
-
Ата-аналар җыелышы 31.01.2018

Мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды.Укуга һәм тәрбиягә кагылышлы сораулар каралды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйлметдинова Алсу Галимҗан кызы "Баланың виртуаль тормышы:Интернет дусмы,дошманмы?"исемле бик файдалы видео күрсәтте һәм соңыннан әлеге темага сөйләшү үткәрде. Җыелыш һәркемгә файдалы булды.






