Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | stkiyazlysch@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Залалтдинов Ильшат Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Юбилей! 23.01.2017
Хөрмәтле Мөнҗия Мәҗит кызы! Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез. Мин һәм безнең буын яшьләре шушы мөхтәрәм шәхес канаты астында тәрбияләнеп, гыйлем алып, олы тормыш юлына чыктык. Безнең өчен сез һаман да кадерле Апа! Якын дус, сердәш, киңәшче һәм остаз! Сез бөтен авылыбызга гүзәл тормыш өлгесен, яшәү үрнәген күрсәтеп килдегез. Сезгә бәрәкәтле озын гомер, таза исәнлек – саулык, корычтай сәламәтлек, дөньядагы бәхетле мизгелләр һәм мәхәббәтле көннәр насыйп булсын! Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Йөзегездәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен. Киләчәктә дә туганнарыгызның, балаларыгызның, онык һәм оныкчыкларыгызның, дусларыгызның таянычын, ихтирамын тоеп яшәргә язсын ! -
Әти,әни һәм мин-спорт сөюче гаилә 23.01.2017

Бүген мәктәптә "Әти,әни һәм мин-спорт сөюче гаилә"исемле күркәм бәйрәм булып үтте. Чарада Гайнуллиннар гаиләсе һәм Сиразевлар гаиләсе катнашты.
Сәламәт яшәү рәвешен алып бару-безнең төп бурычыбыз.Ярышта Сиразевлар гаиләсе җиңү яулады. Котлыйбыз!
-
Ел сыйныф җитәкчесе-2017 19.01.2017

19 нчы гыйнвар көнне "Ел сыйныф җитәкчесе-2017"конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурстта чыннан да үз эшләренең осталары катнашты.Мәктәпнең беренче категорияле башлангыч сыйныф җитәкчесе ,Зайдуллина Фирдәвес Минәхтәм кызы "Киләчәккә педагогик караш" номинациясендә җиңүче булды. Чын күңелебездән котлыйбыз,киләчәктә уңышлар теләп калабыз!!!
-
Фәнни-гамәли конференция 16.01.2017

Аксубай муниципаль районының 2нче номерлы мәктәбендә "Әнвәр Хәйринең икенче укулары"на багышланган фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Конференциягә мәртәбәле кунаклар :АМРның башлыгы Камил Камалович Гильманов,Р.И.Валиев- ТРның депутаты ,Г.А. Шарипова-ТРмәдәният министры урынбасары,Ф.ШХузин-тарихчы,"А.А. Халиков исемендәге археология институты "директоры урынбасары,Л.К. Тазиева-гарәп теле укытучысы,Х.Х. Вәлиәхмәтов-журналист,психология фәннәре кандидаты,ӘнвәрХәйринең гаиләсе килде. Конференция бай эчтәлеклеһәм һәркем өчен файдалы үтте. Укучыларга һәм укытучыларга секция утырышлары аеруча ошады."Язучының иҗат лабораториясе " секциясен безнең мәктәбебезнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы -Камалова Зөлфирә Сәлихҗан кызы алып барды.
-
Яңа ел 26.12.2016

-
Һәр йөрәктә булсын изгелек 09.12.2016

Бүген башлангыч сыйныфлар тарафыннан оештырылган "Дуслар җыелган җирдә"исеме астында физик мөмкинлекләре чикле булган кунаклар өчен бәйрәм булып үтте.Чакырылган кунаклар:Гайнуллин Ринат,Сөләйманов Булат,Салахов Риназ,Илүзә Юнусова,Билалов Җәмил,Абрарова..,Хәмәтвәлиев Риназ. Укучылар төрле концерт номерлары әзерләделәр һәм аны матур,эчтәлекле итеп тамашачыга җиткерделәр.Гайнуллин Ринат үзе чыгарган җырларын бүләк итте,җырга-моңга бай күңелле егет күңел кылларын тибрәтерлек итеп ,сыздырып гармунда уйнады.Бәйрәм бик күңелле һәм файдалы үтте.Җитәкчеләре:Зайдуллина Фирдәвес,Ахметзянова Гөлнур,Хәмәтвәлиева Тәнзилә. Мондый очрашулар һәрдаим булып торсын.
-
Наши руки не для скуки 07.12.2016

-
Туфан укулары 06.12.2016

Бүген Аксубай муниципаль районының мәдәният йортында" Туфан укулары"на багышланган беренче зональ конкурс булып узды. Казан каласыннан килгән мәртәбәле кунаклар белән очрашу искиткеч югары тәэсир калдырды. Алар:Данил Салихов.Нәбирә Гыйматдинова,Асия Юнысова ,Рушания Низамова һ.б. Мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Ләйсән Җәләлетдинова "Сәнгатьле уку"номинациясендә дипломант,ә Хөснетдинов Нәзил "Кул эшләре"номинациясендә дипломант булдылар. Котлыйбыз!!!
-
Инвалидность- это еще не приговор 05.12.2016

С такой темой выступила на классном часу медсестра Мухтарова Рузиля Рустемовна.
-
Билгесез солдат көне 03.12.2016







