Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старотимошкинская средняя общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Иске Тимошкино урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423072, Республика Татарстан, Аксубаевский район, село Старое Тимошкино, улица Ленина, д. 16 /ТР Аксубай районы, Иске Тимошкино авылы, Ленин урамы, 16 йорты/ |
| Телефон: | +7(843)-444-53-87 |
| E-Mail: | starotimosh.sschl@tatar.ru, stsch1194@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Старотимошкинская СОШ» / ГБМБУ "Иске Тимошкино УГББМ" |
| Руководитель: | Красильников Владимир Анатольевич |
| Год основания учреждения: | 1894 |
| У нас учатся: | 110 учащихся/Бездә укыйлар:110укучы |
| У нас учат: | 24 учителей/ Бездә укыталар:24 укытучы |
Новости Старотимошкинской СОШ
бадминтон
Опубликовано: 16.08.2018Иске Тимошкино гомуми белем бирү мәктәбе базасында бадминтон буенча “Август уеннары“ ярышлары үтте.
Көч сынашуларда әлеге спорт төрен үз иткән 20дән артык кеше катнашты. Шул исәптән бадминтон буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы Никита Мулеев та. Спорт мәйданчыгында аның белән көч сынашу, республика ярышларында җиңү яулаган яшь спортчының ракетка белән эш итүен күзәтү – башкалар өчен үзенә бертөрле мастер класс булды.
Бадминтончылар көн дәвамында үзләренең яшь төркемнәрендә призлы урыннар өчен ярыштылар. Нәтиҗәдә өлкән төркемдә Никита Мулеев, Денис Прохоров, Леонид Мишин яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Урта яшь төркемендә Кирилл Мишин, Вадим Мулеев, Савелий Чугунов җиңүгә ирештеләр. Кече төркемдә Святослав Мулеев, Илмир Әхмәдиев, Владимир Ястребов беренче-икенче урыннарны үзара бүлештеләр.
Кызлар арасында беренче, икенче, өченче урыннарны Наталья Харитонова, Айсылу Гайнуллина, Зөһрә Сәгыйрова алды. Призерларга тантаналы төстә яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлектән грамоталар һәм медальләр тапшырдылар.
– Соңгы вакытта мәктәп укучыларында бадминтонга кызыксыну уянды, – дип билгеләп үтте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин. – Мондый ярышлар яшь спортчыларга әзерлек дәрәҗәсен арттыруда, көндәшләр белән уеннарда яңа күнекмәләр алуда булыша. Димәк, киләчәктә төрле мәйданчыкларда уңышлы чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.
Источник: http://aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/badminton-buencha-master-klass
К списку новостей






