Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тахталинская начальная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Такталы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423055, РТ, Аксубаевский район, д. Тахтала ул.Школьная дом 2 |
| Телефон: | +7(843)-444-35-61 |
| E-Mail: | tahtala1645@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Тахталинская НОШ" АМР РТ |
| Руководитель: | Хасанов Рамиль Касымович |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 2 учащихся/2 укучы |
| У нас учат: | 3 учителя/3 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тахталинская начальная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Такталы башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38
-
8 март 11.03.2014

Бөтен донья хатын кызлар бәйрәме 8 март, бу елны бик матур көнгә туры килде. Бәйрәмне дә мәктәптә бик матур үткәрдек. Мөмкинлектән файдаланып Барлык хатын кызларыбызны тагын бер бәйрәм белән котлыйбыз.
-
Кадерле бабаларыбыз 05.03.2014

6 сыйныф укучылары , үзләренең бабалары- сугыш чоры балалары белән мәктәптә очраштылар . Алар бала чактагы күргән авырлыклары турында сөйләделәр. Укучылар аларга концерт номерлары күрсәттеләр.
-
Мөнирә әбидә кунакта 24.02.2014

Татарстанның атказанган укытучысы,мәгариф отличнигы,сугыш ветераны толы Мөнирә Салах кызы белән 5-6 сыйныф укучылары очрашуы булды. Ул балаларга үткән гомере, сугыш еллары авырлыгы турында сөйләде.
-
Удостоверение по Охране Труда 24.02.2014

Коллективтан өчәү-Хасанов Р.К, Ахметзянова Г.Р, Сафиуллин И.Д уңышлы гына укып, таныклык алдылар. Алар барыбызны да яңалыклар белән таныштырып, укыттылар.
-
Өлкәннәр белән очрашу 24.02.2014

Башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Чечек Чингиз кызы үзенең укучылары белән авылыбызның мөхтәрәм кешеләре Саматов зәйнулла һәм Рауза әби белән очрашу үткәрде. Аларның бала чагы һәм яшьлекләре авыр елларга туры килсә дә олы тормыш юлын үтеп, бәхетле тигез картлыкта матур гомер кичерәләр. Очрашу вакытында балаларга узган тормыш юллары, авыр балачак хәтирәләре, сугыш еллары авырлыклары турында сөйләделәр.
-
Шашка-шахматы 24.02.2014

Шимбә көнне мәктәп бинасында укучылар арасында шашка,шахмат ярышлары узды.Уен бу спорт төрендә бик көчле укучылар барлыгын күрсәтте,нәтиҗәләр сөенечле булды.
-
Ватанны саклаучылар конкурсы 24.02.2014

Мәктәп күләмендә “Ватан саклаучылар” дигән исем астында, 5-7 сыйныф укучылары арасында рәсем һәм плакатлар конкурсы булып узды. Нәтиҗәләр ясалды.
-
"Зарница" 21.02.2014

Хәрби патриотик айлык кысаларында үткәрелгән чараларның берсе "Аҗаган"ярышы узды.Барлык укучылар да актив катнашты.Бәйрәм истә калырлык булып,күңелле үтте.
-
Патриотик тәрбия 17.02.2014

3 һәм 4 сыйныф укучылары авылыбызның иң карт әбисе, сугыш ветераны толы Зәмирә әби янынды кунакта булдылар.Аны 100 яшь тулган көне белән котлап үзләренең шигырләрен бүләк иттеләр,җырлар җырладылар. Аларга каршы 1 гасыр яшәгән әби киңәшләрен бирде,рәхмәтен белдерде.
-
Лыжня России-2014 15.02.2014

Ял көне "Лыжня России-2014" уздырдык.Бөтен донья буйлап узган чарада без дә янда калмадык.







