Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Sakk.Akt@tatar.ru, Akkuze@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Зямилов Ринат Флунович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 28 укучы |
| У нас учат: | 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Результаты олимпиад по математике / Математикадан олимпиада нәтиҗәләре 08.12.2023

Ученица 7 класса Нурлыгаянова Дильбар стала призером муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников по математике. Учитель: Шавалиев Дилус Мирзасалихович. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!///
7 нче сыйныф укучысы Нурлыгаянова Дилбәр математика фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында призёр булды. Укытучы: Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
«Лучший персональный сайт педагога – 2023»/«Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» 08.12.2023

Институтом развития образования РТ проведен Республиканский конкурс «Лучший личный сайт педагога – 2023». Цель конкурса: поддержка и развитие практического использования сетевого образовательного интернет-пространства и эффективного использования информационно-коммуникационных технологий в общеобразовательном и воспитательном процессе. В этом конкурсе учитель математики и информатики МБОУ «Аккузовская ООШ» Шавалиев Дилус Мирзасалихович занял 2 место и был награжден дипломом.///
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Педагогның иң яхшы шәхси сайты – 2023» республика конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты: челтәрле белем бирү интернет-киңлеген практик куллануны һәм гомуми белем бирү һәм тәрбия процессында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне нәтиҗәле куллануны хуплау һәм үстерү. Әлеге конкурста Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы 2 урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Конкурс поделок оригами «Журавли надежды»/«Өмет торналары» оригами кул эшләре бәйгесе 07.12.2023

7 декабря 2023 года в Актанышском Центре детского творчества в рамках Декады инвалидов в 19-ом районном конкурсе поделок оригами «Журавли надежды» ученик 3 класса Салишев Айнур занял I место. Он был удостоен диплома и памятной награды. Руководитель: Гарипова Энже Флуновна. Поздравляем!///
2023 нче елның 7 декабрендә Актанышның балалар иҗат үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында районкүләм 19 нчы мәртәбә үткәрелүче «Өмет торналары» оригами кул эшләре бәйгесендә 3 класс укучысы Салишев Айнур I урын алды. Ул диплом hәм истәлекле бүләккә лаек булды. Җитәкчесе: Гарипова Энҗе Флүн кызы. Котлыйбыз!
-
Конкурс поделок оригами «Журавли надежды»/«Өмет торналары» оригами кул эшләре бәйгесе 07.12.2023

7 декабря 2023 года в Актанышском Центре детского творчества в рамках Декады инвалидов в 19-ом районном конкурсе поделок оригами «Журавли надежды» ученица 3 класса Ахметова Язгуль заняла I место. Она была удостоен диплома и памятной награды. Руководитель: Гарипова Энже Флуновна. Поздравляем!///
2023 нче елның 7 декабрендә Актанышның балалар иҗат үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында районкүләм 19 нчы мәртәбә үткәрелүче «Өмет торналары» оригами кул эшләре бәйгесендә 3 класс укучысы Әхмәтова Язгөл I урын алды. Ул диплом hәм истәлекле бүләккә лаек булды. Җитәкчесе: Гарипова Энҗе Флүн кызы. Котлыйбыз!
-
Конкурс поделок оригами «Журавли надежды»/«Өмет торналары» оригами кул эшләре бәйгесе 07.12.2023

7 декабря 2023 года в Актанышском Центре детского творчества в рамках Декады инвалидов в 19-ом районном конкурсе поделок оригами «Журавли надежды» ученица 5 класса Валеева Лилия заняла I место. Она была удостоен диплома и памятной награды. Руководитель: Шайдуллина Лейля Наиловна. Поздравляем!///
2023 нче елның 7 декабрендә Актанышның балалар иҗат үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында районкүләм 19 нчы мәртәбә үткәрелүче «Өмет торналары» оригами кул эшләре бәйгесендә 5 класс укучысы Валеева Лилия I урын алды. Ул диплом hәм истәлекле бүләккә лаек булды. Җитәкчесе: Шәйдуллина Ләйлә Наил кызы. Котлыйбыз!
-
Декада добра и милосердия/Миһербанлык һәм шәфкатьлелек декадасы 06.12.2023

6 декабря 2023 года в рамках декады добра и милосердия директор МБОУ “Аккузовская ООШ” Ринат Флунович Зямилов и ученицы 9 класса Шайдуллина Ильвина, Ахметова Айзиля отправились навестить свою сверстницу Гузель Харисову, которая учится на дому. Ученицы пообщались с Гузель, вручили подарки, подготовленные спонсорами.///
2023 нче елның 6 нчы декабрендә, миһербанлык һәм шәфкатьлелек декадасы кысаларында, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ринат Флүн улы Җәмилов һәм 9 нчы сыйныф укучылары Шәйдуллина Ильвина, Әхмәтова Айзиләләр өйдә укыган яшьтәшләре Гүзәл Харисова янына хәлен белергә бардылар. Укучы кызлар белән Гүзәл белән аралаштылар, иганәчеләр әзерләгән күчтәнәчләрне тапшырдылар.
-
Итоги фотоконкурса «Я помогаю маме»/«Мин әнигә булышам» фотобәйгесе нәтиҗәләре 06.12.2023

По итогам фотоконкурса «Я помогаю маме», организованного детской газетой «Көмеш кыңгырау» г. Набережные Челны, ученик 4 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Гарипов Камиль занял 2 место. Он получил диплом и памятную подарок. Руководитель: Гарипова Р. Д. Поздравляем!///
Чаллы шәһәрендә балалар өчен нәшер ителүче «Көмеш кыңгырау» газетасы тарафыннан оештырылган «Мин әнигә булышам» фотобәйгесе нәтиҗәләре буенча Аккүз мәктәбенең 4 нче класс укучысы Гарипов Камил 2 нче урын алды. Камил диплом һәм истәлек бүләгенә ия булды. Җитәкчесе: Гарипова Р.Д. Котлыйбыз!
-
Результаты олимпиады по праву/ Хокук фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 06.12.2023

Ученица 7 класса Нурлыгаянова Дильбар, ученицы 9 класса Ахметова Айзиля и Шайдуллина Ильвина стали призерами муниципального этапа Всероссийской предметной олимпиады по праву. Учитель: Зямилова Розалия Гарифяновна.. Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!!///
7 нче сыйныф укучысы Нурлыгаянова Дилбәр, 9 нчы сыйныф укучылары Әхмәтова Айзилә һәм Шәйдуллина Ильвина хокук фәне буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабында призерлар булдылар. Укытучы: Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
-
Внеурочная деятельность «Россия – мои горизонты» («Билет в будущее»)/ «Россия - минем горизонтларым» («Киләчәккә билет») дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек 05.12.2023

5 декабря 2023 года учащиеся 6-9 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» в ходе реализации курса внеурочной деятельности «Россия - Мои горизонты» («Билет в будущее») с целью ознакомления с деятельностью предпринимателей Актанышского сельского поселения посетили рабочее место Давлетовой Альфии Мазгаровны, занимающейся швейно - вышивальным делом. Учащиеся ознакомились с особенностями профессии швеи и тонкостями становления предпринимателем. В мире много профессий, но каждый человек выбирает профессию, которая ему нравится. Альфия Мазгаровна не жалеет, что выбрала профессию швеи, наоборот, говорит с гордостью и любовью. Работала в этой профессии предпринимателем в течение двенадцати лет. Обучалась профессии швеи в Актанышской профессиональной училище. Ученики с восторгом смотрели национальные костюмы, искусно сшитые руками Альфии Мазгаровны, сумки с вышитым татарским орнаментом, калфаки и тюбетейки. Большое впечатление произвело на учащихся знакомство с профессией, которая казалась им простой, но не всем доступной.///
2023 нче елның 5 нче декабрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6-9 класс укучылары «Россия - минем горизонтларым» («Киләчәккә билет») дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек курсын гамәлгә ашыру барышында һәм Актаныш җирлеге эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан тегү - чигү эше белән шөгыльләнгән Дәүләтова Әлфия Мәзһәр кызының эш урынында булдылар. Укучылар тегүче һөнәренең үзенчәлеге һәм эшмәкәр булу нечкәлекләре белән таныштылар. Дөньяда һөнәрләр бик тә күп, ләкин һәр кеше ошаган һөнәрне сайлый. Әлфия Мәзһәр кызы тегүче һөнәрен сайлавына һич тә үкенми, киресенчә горурланып, яратып сөйли. Әлеге һөнәрдә эшмәкәр булып унике ел буена эшли. Тегүче һөнәренә Актаныш һөнәр училищесында укып алган. Әлфия Мәзһәр кызының оста куллары тарафыннан зәвык белән тегелгән милли киемнәрне, чигелеп татар орнаментлары төшерелгән сумкаларны, намазлыкларны, калфаклар һәм түбәтәйләрне укучылар сокланып карадылар. Укучыларга гади кебек тоелган, әмма бар кеше дә булдыра алмаган һөнәр белән танышу зур тәэсирләр калдырды.
-
Экскурсия в архивный отдел/Архив бүлегенә экскурсия 04.12.2023

04 декабря 2023 года в районный архивный отдел на экскурсию отправились учащиеся 6-9 классов МБОУ “Аккузовская ООШ”. Начальник архивного отдела Галимзянова А. Р. ознакомила учащихся с методами хранения документов в архивном отделе. Учащиеся узнали об архивном деле и использовании архивных фондов. В первую очередь это предоставление гражданам и организациям архивных сведений, архивных копий, сведений социально-правового характера, необходимых для обеспечения прав и законных интересов граждан. Такие встречи очень важны для учащихся. Посещение архива – это новые впечатления, выход за рамки привычной обстановки, способ получения полезной информации и расширения кругозора школьников.///
2023 елның 04 декабрендә район архив бүлегенә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6-9 сыйныф укучылары экскурсиягә бардылар. Архив бүлеге җитәкчесе Галимҗанова А.Р. укучыларны архив бүлегендә документларны саклау ысуллары белән таныштырды. Укучылар архив эше һәм архив фондларыннан файдалану турында белделәр. Беренче чиратта, бу гражданнарга һәм оешмаларга архив белешмәләре, архив күчермәләре, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен кирәкле социаль-хокукый характердагы белешмәләр бирү. Мондый очрашулар укучылар өчен бик мөһим. Архивта булу-ул яңа тәэсирләр, файдалы мәгълүмат алу һәм укучыларның күзаллауларын киңәйтү ысулы.















