Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423744 , Актанышский район,с.Аккузово, ул. Габдулла Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-525-80-22 |
| E-Mail: | Sakk.Akt@tatar.ru, Akkuze@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аккузовская ООШ" |
| Руководитель: | Зямилов Ринат Флунович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 28 укучы |
| У нас учат: | 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аккузовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Мастер класс/Мастер класс 15.11.2022

15 ноября 2022 года в рамках недели ИЗО учитель Шайдуллина Л.Н. провела мастер класс «Саванна на закате» с учениками начальных классов. Мастер класс прошла на позитиве, все справились с заданием на «Отлично». Ученики остались довольными.///
2022 елның 15 ноябрендә, сәнгать атналыгы кысаларында, укытучы Шәйдуллина Л. Н. башлангыч сыйныф укучылары белән «Саваннада кояш батуы» дигән темага мастер-класс үткәрде. Мастер класс уңай атмосферада узды. Барлык укучылар да биремне башкарып чыктылар. Укучылар канәгать калдылар.
-
Открытый урок/Ачык дәрес 14.11.2022

14 ноября 2022 года в рамках недели изобразительного искусства и музыки в 5 классе прошел открытый урок по ИЗО на тему "Конструкция и декор предметов народного быта и труда. Выполнение рисунков предметов народного быта, выявление рисунков предметного народного быта, выявление мудрости их выразительной формы и орнаментально- символического оформления". Подготовила и провела: Шайдуллина Л.Н. Урок получился насыщенным и интересным, а ученики еще долго обсуждали свои впечатления.///
2022 елның 14 ноябрендә сынлы сәнгать һәм музыка атналыгы кысаларында 5 нче сыйныфта "Халык көнкүреше, хезмәт әйберләренең конструкциясе һәм декоры. Халык көнкүреше предметларын үтәү, халык көнкүреше рәсемнәрен, аларның экспрессив формасын һәм символик бизәлешенең зирәклеген ачыклау". Дәресне Шайдуллина Л.Н. әзерләде һәм үткәрде. Дәрес бай һәм укучылар өчен кызыклы булды.
-
Совет отцов/Әтиләр советы 11.11.2022

11 ноября 2022 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» состоялось очередное заседание “Совета отцов” на тему “Роль отца в воспитании ребенка”. В ходе собрания заместитель директора по учебной работе Хисамова А. Ф. подвела итоги I четверти учебного года, а директор школы Зямилов Р. Ф. ознакомил отцов с планом предстоящих мероприятий. Мужчинам, сидящим в зале, еще раз напомнили, что их роль в успешном воспитании ребенка очень важна, ведь они главные «дизайнеры», «конструкторы» и «строители» личности ребенка. После собрания отцы разделились на две команды, поиграли в волейбол, попробовали свои силы в шахматах. Веселая встреча завершилась чаепитием за столом, угощением вкусными блинами. Значение этого собрания очень велико. Ведь терпение отца, продуманность каждого слова, ответственность за свои поступки, послушание являются для ребенка примером.///
2022 елның 11 ноябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Бала тәрбияләүдә әтинең роле” темасына багышланган “Әтиләр Советы”ның чираттагы утырышы булды. Җыелыш барышында укыту эшләре буенча директор урынбасары Хисамова А.Ф. уку елының I чирегенә нәтиҗә ясады, ә мәктәп директоры Җәмилов Р.Ф. әтиләрне алда торган максатлар, башкарасы чаралар планы белән таныштырды. Залда утыручы ир-атларга баланы уңышлы тәрбияләүдә аларның роле бик мөһим булуын тагын бер кат искә төшерделәр, чөнки алар баш «дизайнерлар», «конструкторлар» һәм балалар шәхесен «төзүчеләр». Җыелыштан соң, әтиләр ике командага бүленеп волейбол уйнадылар, шахмат уйный белү осталыкларын сынап карадылар. Күңелле очрашу өстәл табыны артында тәмле коймак белән сыйланып чәй эчү белән тәмамланды. Бу җыелышның әһәмияте бик зур. Чөнки, әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзне уйлап, төпле итеп әйтүе, эш-гамәлләренә җаваплы, итагатьле булуы бала өчен үрнәк сыйфатлар булып тора.
-
Соревнования по шахматам / Шахмат буенча ярышлар 09.11.2022

9 ноября 2022 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» во время внеурочной деятельности прошёл шахматный турнир "Белая ладья" среди учащихся 5-9 классов. Это одна из наиболее распространённых настольных игр. Шахматы позволяют развивать не только логику, но и творчество, фантазию, поскольку работают оба полушария мозга. Регулярные занятия шахматами развивают логическое мышление, внимание, память, а значит способствуют повышению успеваемости детей.
2022 нче елның 9 нчы ноябрендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә, дәрестән тыш эшчәнлек вакытында, 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында «Ак ладья» шахмат турниры булып узды. Шахмат ул- зирәкләр уены. Шахмат уйнауның файдасы зур. Бу уенда 2-3 йөрүне алдан планлаштырасың, уйлыйсың. Нәтиҗәләр турында фикерлисең. Әлеге спорт төре хәтерне яхшыртып кына калмый, ә үз-үзеңне дә контрольдә тотарга өйрәтә.
-
"Буду бдительным на льду и на воде"/"Боз һәм су өстендә сак булам" 08.11.2022

Подведены итоги муниципального этапа республиканского конкурса "Буду бдительным на льду и на воде". Ученик 6 класса Шайдуллин Расимян занял 2 место в номинации «Рисунок». Руководитель Шайдуллина Л.Н.///
"Боз һәм су өстендә сак булам" республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. "Рәсем" номинациясендә Шайдуллин Рәсимҗан 2 нче урын алды. Җитәкчесе Шайдуллина Л.Н.
-
Проект «Полезные каникулы»/«Файдалы каникуллар» проекты 02.11.2022

02 ноября 2022 г. ученики 8-9 классов МБОУ «Аккузовская ООШ» в рамках проекта «Полезные каникулы» посетили Актанышский технологический техникум. Ребятам рассказали, какие профессии они могут получить на базе техникума. Обсудили и вопрос трудоустройства. Подростки с большим интересом рассматривали представленные образцы сельскохозяйственной техники.///
02 нче ноябрь көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 класс укучылары « Файдалы каникуллар» проекты кысаларында район үзәгендәге Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче ресурс үзәгенә экскурсиягә бардылар. Бу уку йортында әзерләүче белгечлекләр турында мәгълүмат алдылар һәм уку бүлмәләрен карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Районное собрание председателей родительских комитетов школ по питанию/ Туклану буенча мәктәпләрнең ата аналар комитеты рәисләренең район җыелышы 02.11.2022

02 ноября 2022 года на базе Центра детского творчества состоялось районное собрание председателей родительских комитетов школ по питанию. Из нашей школы участвовала председатель родительского комитета Пугачева Н.В.///
2022 елның 2 ноябрендә Балалар иҗат үзәгендә мәктәпләрнең туклану буенча ата-аналар комитеты рәисләренең район җыелышы узды. Безнең мәктәптән ата-аналар комитеты рәисе Н.В.Пугачева катнашты.
-
Региональный обучающий семинар для учителей биологии, химии, географии/ Биология, химия, география укытучылары өчен региональ укыту семинары 31.10.2022

28 октября 2022 г. учитель географии нашей школы Гарипова Розалия Данисовна участвовала в региональном семинаре для учителей биологии, химии, географии по теме «Обновление методики преподавания естественно- научных предметов на основе с целью формирования функциональной грамотности» на базе МБОУ «СОШ №30» г. Наб. Челны.///
2022 елның 28 октябрендә мәктәбебезнең география укытучысы Гарипова Розалия Данис кызы биология, химия, география укытучылары өчен «Функциональ грамоталылыкны формалаштыру максатыннан табигый - фәнни фәннәрне укыту методикасын яңарту» темасына региональ семинарда катнашты.
-
Интернет-олимпиада на знание правил безопасного поведения на дорогах/ Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүгә Интернет-олимпиада 29.10.2022

28 октября учащиеся нашей школы приняли активное участие в Республиканской интернет- олимпиаде для учащихся 5,6 и 7 классов на знание правил безопасного поведения на дорогах. ///
28 нче октябрь көнне безнең мәктәп укучылары 5,6 һәм 7 нче сыйныф укучылары өчен Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча Республика интернет-олимпиадасында актив катнаштылар.
-
"Уважаемые своими заслугами...”/“Хезмәтләре белән хөрмәтле...” 28.10.2022

В осеннем календаре есть особая дата, когда сердце переполняется чувство глубокой признательности, когда хочется говорить слова благодарности, быть особенно чутким и внимательным к людям. 28 октября отмечается всемирный день бабушек и дедушек. Во все времена пожилые люди ассоциировались мудростью, большим профессиональным и жизненным опытом. Сегодня в МБОУ «Аккузовская ООШ» в честь этого замечательного праздника было организовано большое мероприятие. Учащиеся пригласили своих близких-бабушек. Учащиеся для них пели песни, читали стихи и исполняли мелодии на баяне. А наши бабушки рассказали о своем прошлом и трудовом пути. Несмотря на преклонный возраст, они читали стихи наизусть, пели красивые песни. Ученикам посоветовали быть дисциплинированными, учиться, уважать старших. Сегодняшнее мероприятие было приятным для души!///
28 октябрь - Халыкара әби-бабайлар көне! Әбиле һәм бабайлы булу - бик зур бәхет. Безне яратып, сөеп, чын күңелдән безнең уңышлар өчен сөенеп торучы, эчкерсез күңелле кешеләребез. “Өлкәннәр” сүзе һәрвакытта да зирәклек, зур профессиональ һәм тормыш тәҗрибәсе белән бәйләнгән. Бүген шушы күркәм бәйрәм хөрмәтенә, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Хезмәтләре белән хөрмәтле...” дип аталган зур чара оештырылды. Укучылар үзләренең якын кешеләрен әбиләрен чакырдылар. Хөрмәтле кунакларыбызга укучылар багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм баянда көйләр уйнап күрсәттеләр. Әбиләребез үзләренең үткән тормыш һәм хезмәт юллары турында сөйләделәр. Аларның һәрберсенең тормышы хезмәттә үткән, шуңа да алар хөрмәткә лаеклар. Өлкән яшьтә булсалар да, мәктәптә укыган вакытларында ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, бик матур җырлар җырлап күрсәттеләр. Укучыларны тәртипле булырга, укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хезмәт белән дус булырга кирәк дип киңәшләрен бирделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Бүгенге чара ямьле, күңелгә үтеп керерлек булды.















