Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Мәктәп яны лагере 01.06.2014

Бүген мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде. Балалар күтәренке күңел белән ял итәргә җыелып, 2 отрядка бүленделәр.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

Бүген мәктәбебездә соңгы кыңгырау чыңлады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын алдагы көннәрдә дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тәмамлап, үзләре теләгән уку йортларында укуларын дәвам итүләрен теләп калабыз.
-
Гамил Афзал укулары 23.05.2014

"Гамил Афзал укулары" 3 республика фәнни-тикшерү конференцисендә Хабибуллина С. 2 нче дәрәҗәдәге диплом, Галиева Л. шаһәдәтнамә белән бүләкләнделәр.Котлыйбыз!
-
Энергетиклар бездә кунакта 20.05.2014

Бүген мәктәптә Түбән Кама электр челтәре вәкилләре белән очрашу булды. Укучыларга электр җиһазлары белән ничек эш итәргә, "ток тотканда" кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә, яшен вакытында үзеңне дәрес тотарга аңлаттылар. Аңлату күңелле уеннар белән үрелеп барылды.
-
Җәйге спартакиада 14.05.2014

Бүген Бөек Ватан сугышының 69 еллыгына багышланган җәйге спартакиадасы узды.Гомуми нәтиҗә буенча безнең мәктәп командасы 1 урынны яулады. (Җитәкчесе Хабибуллин А.) Укучылар җәйге спартакиада ярышында түбәндәге урыннар алдылар:
Фаттахов Булат (9 сыйныф)- йөгереп килеп озынлыкка сикерү(1 урын), 100 м га йөгерүдә(3 урын), 1500м га йөгерүдә(2 урын)Радик Аминов( 9 сыйныф) - биеклеккә сикерүдә(1 урын)Тансылу Нуртдинова(9 сыйныф)- биеклеккә сикерүдә(2 урын), 100м га йөгерү(2 урын), йөгереп килеп озынлыкка сикерү(2 урын)Хабибуллина Алинә - 100м га йөгерүдә(3урын), 800м га йөгерүдә(1 урын). Афәрин! -
Котлыйбыз! 13.05.2014

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышлап, "Атна вакыйгалар" газетасында укучылар арасында үткәрелгән бәйгедә Хабибуллина Алинә җиңүче булды. Киләчәктә тагы да зуррак җиңүләргә ирешүен телибез!
-
Ижау шәһәренә экскурсия 10.05.2014

Май бәйрәмнәрендә укучылар өчен Ижау шәһәренә экскурсия оештырылды. Ижау шәһәре укучыларда яхшы тәэсирләр калдырды.
-
Тукай туган көндә 28.04.2014

Г.Тукайның туган көне уңаеннан мәктәбебездә 6-7 класс укучылары Ландыш Ильгиз кызы җитәкчелегендә әдәби- монтаж күрсәттеләр.
-
Фирая Жданова призына ярыш 26.04.2014

Фирая Жданова призына үткәрелгән ярышта укучыларыбыз 2 урынга ия булдылар. Укучыларны чын күңелдән котлыйбыз! (Җитәкчесе Хабибуллин А.)
-
"Беренче театр" ны сәхнәләштерү 24.04.2014

6 класс укучылары Г.Камалның "Беренче театр" комедиясен сәхнәләштерде. Килгән ата-аналар һәм тамашачылар комедияне бик яратып карадылар. Рольләрне бик зур осталык белән башкардылар. (Җитәкчесе Насыйрова Э.)











