Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Кышкы каникуллар 26.12.2019

Бүген II чирек нәтиҗәләре буенча билгеләр аңлатып, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәреп, классларга генераль уборкалар ясап укучыларны кышкы каникулга озаттык. Укучылар 27.12-08.01 көннәренә кадәр ял итәчәк,аларның күңелле ял итүләрен телибез!!!
-
Хуш киләсең, Яңа ел!
26.12.2019
Мәктәбебездә иртән 1-4 класслар, көндез 5-9 классларның Яңа ел кичәләре узды. Кичә театраль тамаша белән башанып китте. Кыш бабай уку алдынгыларын бүләкләде. Төрле конкурс, бәйгеләрдә класслар аерым бүләккә лаек булдылар. Тамаша кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән аралашып барды.
-
"РИТЭК" елкасында 23.12.2019

Бүген мәктәбебездән 4 класс укучысы Галиева Лилия Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган "РИТЭК" чыршы бәйрәмендә катнаша.
-
"Ел укытучысы" 23.12.2019

"Ел укытучысы" һөнәри конкурсының профдебют номинациясендә мәктәпнең инглиз теле укытучысы Сәетгәрәева Ә.Ф. катнаша. Ул Байсар мәктәбе базасында ачык дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек курсәтә.
-
"Ел укытучысы" 21.12.2019

"Ел укытучысы" профессиональ осталык кокурсында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Л.И. катнаша. Әлем мәктәбе зонасында ачык дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек чарасы күрсәтә.
-
"Говорим и поём по - английский"
20.12.2019
Конкурс "Говорим и поём по-английский" с учащимися младших классов.
-
Әдәбият фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 18.12.2019

Татар әдәбияты олимпиадасының муниципаль этабында 9 класс укучысы Шәмсетдинов Расил призер булды. Укытучысы-Галиева Л.И. Зур җиңү белән котлыйбыз!
-
"Ел укытучысы" 17.12.2019

"Ел укытучысы" һөнәри конкурсында Пучы урта мәктәбе базасында безнең мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Мирзаянова Р.М. катнаша. Аңа уңышлар телибез.
-
Татар теле олимпиадасы нәтиҗәләре 16.12.2019

Татар теле олимпиадасының муниципаль этабында җиңүче призерларны котлыйбыз: Галиева Л.И. (4 класс)-укытучы Гарданова З.М. Муллаянова Т. (5 класс), Хөснетдинова Н.(6 класс)- укытучылары Галиева Ландыш Илгиз кызы. Афәрин, киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә язсын.
-
Актаныш технология техникумы вәкилләре белән очрашу
13.12.2019
Актаныш технология техникумыннан профориентация буенча сөйләшергә вәкилләр килде. Алар уку бүлекләре,. профессия төрләре, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Укучыларга техникумның тарихы, укытучылары , спорт командалары һәм башка мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызык-сындырган сораулар бирделәр. Җаваплардан алар бик канәгать калдылар. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.











