Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Язгы өмә 20.04.2019
Районыбызда 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр чисталык 2 айлыгы башланып китте. Шул уңайдан 20 нче апрель көнне тирә-якны чистарту өмәсе уздырылды. Мәктәп коллективы да бу эштән читтә калмады. Барлык укучылар тирә-ягыбызны чистарту эшендә үз өлешен кертте. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. -
Җәйге спорт сезоны ачылды 19.04.2019

19 апрель көнне Актанышта быелгы җәйге спорт сезоны Фирая Солтанова - Жданова Кубогына үткәрелгән җиңел атлетика буенча эстафета белән башланып китте. Әлеге ярышта безнең мәктәп йөгерешчеләре җыелма командасы катнашып, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 2 урынга лаек булды. Зур җиңүләре белән команданы һәм аларның остазы Хабибуллин А.Д. котлыйбыз!
-
Сыерчык оялары конкурсы 17.04.2019

“Эко-яз 2019” акциясе кысаларында, район мәгариф идарәсе оештырган акциядә һәр мәктәптән сыерчык оясын ясаган укучылар, аларның мөгаллимнәре, үзләренең оялары белән үзәктәге Ленин паркына – кошлар бәйрәменә җыйналды. Барлык оялар да парк агачларына урнаштырылды. Сыерчык оясы алып килгән һәркемгә бүләкләр тапшырылды. Әлеге чарада безнең мәктәп укучысы Муллаянов Илсаф катнашты.
-
Инглиз телендә театр конкурсы 16.04.2019

15-16 апрель көннәрендә "Балалар иҗаты үзәге" базасында 1-8 сыйныф укучылары өчен инглиз телендә "Инглиз һәм Америка авторларының әсәрләре буенча театр куелышлары" дигән район конкурсы үткәрелде. Конкурста 25 команда катнашты. Безнең мәктәп укучыларының театр коллективы уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Участие в конкурсе "Я - мастер!" 15.04.2019

15-16 апреля в районный ЦДТ проводится районный конкурс среди учащихся общеобразовательных организаций Актанышского муниципального района РТ.Номинации: - для девочек: швейное изделие;
-для мальчиков:деревообработка
Из нашей школы в этом конкурсе участвовали ученица 8 класса Зиннурова Э. (Руководитель Салихова И.С. ) и ученик 8 класса Шамсетдинов Р. .(Рук.Фаттахов И.С.)
-
Биреп карау имтиханы 13.04.2019

13 нче апрель көнне мәктәптә 9 класс укучысы татар теленнән ТДИ (төп дәүләт имтиханы) тапшырды. Сайлап алу имтиханыны 3 сәгать 55 минут барды. Ул сочинение элементлары белән киңәйтелгән иҗади биремле изложение язды.
-
Олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 12.04.2019

12 апрель көнне Актанышта Бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм төбәк этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булып узды. Безнең мәктәпнең физкультура фәненнән республика туры призеры 7 класс укучысы Хабибуллина Адилә, укытучысы Хабибуллин А.Д. әлеге тантанада катнашып , район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата сертификатка ия булдылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2019

Бүген мәктәптә Космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре уздырылды. 8 класс укучылары беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагаринның тормышы , космос белән бәйле хезмәт юлы, аның космоска очу тарихы белән таныштырып, чыгыш ясадылар. Презентация, видео карадылар.
-
"Театр- яктылыкка, нурга илтә..." 10.04.2019

Театр елы уңаеннан Актаныш авыл җирлеге үзәк китапханәсе тарафыннан уздырылган "Театр-яктылкыкка, нурга илтә.." дигән викторина сорауларына җавап бирүдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хабибуллина С.Г.- 3 урын, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Л.И. актив катнашкан өчен Рәхмәт хатына ия булдылар.
-
Шигырь конкурсы 10.04.2019

"Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь укучылар бәйгесе"нә әзерлек бара.Укучылар Тукай шигырьләрен ятлыйлар











