Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | S.ilzida@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Безнең уңышлар 25.04.2018

Райондагы мәктәпләребезнең тарихын өйрәнү, аларның үткәне, бүгенгесе турында материал туплау, тупланган материалларны системага салу һәм шуңа бәйле рәвештә музей фондын тулыландыру максатыннан Актаныш районы Туган як музее, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе “Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар” исеме астында 5-8 нче сыйныф укучылары өчен гамәли-эзләнү конференциясе 25 апрель көнне үткәрелде. Нәтиҗәләргә килгәндә безнең мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Галиева Алинә- ҖИҢҮЧЕ дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Укытучысы: Галиева Л.И.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 25.04.2018

Район мәгариф бүлеге планы нигезендә күпкырлы сәләтле, зыялы татар балаларын барлау, аларны үз яшьтәшләре арасында республикакүләм таныту, татар шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 25 нче апрель көнне “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә Газиева Алинә (1 класс), Ганиева Нәзилә (2 класс), Шакирова Лиана (3 класс), Ганиева Әдилә (4 класс) катнашты.
-
“Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесе 24.04.2018

23 нче апрель көнне “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” бәйгесенең район этабы үткәрелде. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә Хисамов Булат (5 класс), Шәмсетдинов Рәсил (7 класс) катнашты. Шәмсетдинов Рәсил 1 нче урынны яулады. Афәрин, егетләр! Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар" конференциясе 20.04.2018

“Туган ягым тарихында мәктәбемнең эзе бар” исеме астында 5-8 нче сыйныф укучылары өчен гамәли-эзләнү конференциясенә мәктәбебезнең 7 нче класс укучысы Галиева Алинәнең “Мөгаллим салган якты эзләр буйлап..” темасына эше җибәрелде.
-
Математик регата 20.04.2018

20 нче апрель көнне Зөбәер мәктәбе базасында район мәктәпләренең 7-8 нче класс укучылары арасында "Математик регата" ярышы уза. Анда безнең мәктәпнең 7-8 класс укучылары Сарварова Р., Хисамова М.,Абдуллина А. катнаша. Сезгә уңышлар телибез!
-
Рус теленнән сочинение конкурсы
19.04.2018
18.04 көнне Актаныш №2 мәктәбендә 8 нче класслар арасында рус теленнән ОГЭ(ТДИ) форматында сочинение конкурсы үтте. Безнең мәктәптән Хисамова Миләүшә катнашты.
-
Всероссийские проверочные работы 17.04.2018

Мәктәптә 4, 5,6 нчы классларда график буенча ВПР(всероссийские проверочные работы) үткәрелә башлады. Укучыларга уңышлар телибез!
-
Куркынычсыз тәгәрмәч 13.04.2018

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары арасындагы бәйге һәр елны Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Аның максаты – балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвеше формалаштыру.
-
Космонавтика көне 12.04.2018

12 апрель көнне безнең мәктәптә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре узды. Укучылар Юрий Гагаринның тормыш һәм хезмәт юлы белән танышты, аның турында фильм карады. Башлангыч класслар арасында рәсем конкурсы узды.
-
Финанс грамоталылыгы нигезләре 09.04.2018

9-13 апрель көннәрендә мәктәптә "Финанс грамоталылыгы нигезләре" атналыгы игълан ителде.











