• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Актанышский
  • Школы
  • МБОУ «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54
Телефон: +7(855)-525-90-21
E-Mail: S.ilzida@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Атясевская ООШ"
Руководитель: Салихова Ильзида Сагидулловна
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 28 учеников
У нас учат: 12 педагогов

Новости Атясевской ООШ

Башлангыч класслар атналыгы

Опубликовано: 23.03.2013

Бу атнада мәктәбебездә башлангыч класлар атналыгы булып узды. Атналык бик тыгыз, эшлекле узды.

18 марттан 23 мартка кадәр мәктәптә башлангычлар атналыгы булып узды.Анда түбәндәге чаралар һәм конкурслар үткәрелде.             18 март көнне “Матур язу” һәм “Рәсем” конкурслары   булды. Бу конкурсларда укучылар үзләренең тырышлыкларын   һәм осталыкларын күрсәттеләр. Шулардан чыгып урыннар билгеләнде.                                          “Матур язу” конкурсы буенча 1 урынны Җәмилов Илназ(4 кл.), 2 урынны Галиева Алинә(2 кл) белән Хайдаров Илнур(4 кл.) бүлешәләр, 3 урынны Хабибуллина Адилә(1 кл.)һәм Шәмсетдинов Расил(2 кл.) бүлешәләр. “Рәсем” конкурсы буенча 1 урынны Сәетова Резеда (3 кл.) белән Хайдаров Илнур (4 кл.),2 урынны Зиннурова Эльвина(2 кл.) белән Җәмилов Илназ(4 кл.), 3 урынны Җәмилов Нурзил(2 кл.),Шириева Нәзилә(2 кл.),Нуретдинов Нияз(4 кл) алды.                                                                                                                              19 март көне һәр класста да рус теленнән ачык дәресләр  көне булды. Бу көнне Чат башлангыч мәктәбе укытучылары да үзләренең укучылары белән килеп дәресләр күрсәттеләр. Һәр укытучы бер класс белән түбәндәге темаларга дәресләр үткәрделәр.1 класста “Ударение” темасына Гарданова З.М., 2 класста “Окончание” темасына Мирзаянова Р.М., 3 класста “Упражнение в изменений имён прилагательных по числам и родам” Шайхразиева Ф.Г., 4 класста  “Иминительный и винительный падежи числа имён прилагательных” темасына  Бадертдинова З.Б. Шулай ук, 1,2,3 класс укучылары белән рус теле ,математика фәненнән,2 класс укучылары белән татар теленнән дә олимпиадалар үткәрелде.Ә 4 класс укучылары белән А.С.Пушкинның “Сказка о рыбаке и рыбке”,рус халык әкияте “Гуси-лебеди”, Ш.Перроның “Золушка” әкиятләре буенча кроссворд чишү булды.Һәм аларның эшләре бәяләнеп урыннар чыгарылды. Олимпиадалар буенча,рус теленнән 1 класслар арасында 1 урын Хабибуллина А., 2 урын Хайдарова Э., 3 урын Шәйхуллин И., 2 класслар арасында 1 урын Шириева Н., Насиров А.,,Абдуллина А.,2 урын Галиева А.,3 урын Зиннурова Э.,Җәмилов Н., Шәмсетдинов Р.       3 класслар арасында   Хисамова М., 2 урын Рәмилә, 3 урын Сәетова Р. Математика буенча 1 класслар арасында Хабибуллина А., Хайдарова Э., Муллаянов И., 2 урын Шәйхуллин И., 2 класслар арасында Шириева Н., 2 урын Галиева А., Насиров А.,Ялалов И.,ЗиннуроваЭ., Абдуллина А.,3 урын Шәмсетдинов Р., Җәмилов Н.   3 класслар арасында 3урында Сәетова Р.,Сарварова Р., Хисамов М. Татар теле буенча 2 классларда гына үткәрелде һәм 1 урын Шириева Н., 2 урын Галиева А., 3 урын Зиннурова Э. 4 класста кроссворд чишү буенча дигән идек. 1 урын Хайдаров И., 2 урын Нуретдинов Н., Гараева Л., 3 урын Авзалова Н.20 март көнне “Иң кызыклы шигырь сөйләүче” конкурсы булды.Барлык башлангыч класс укучылары арасында төп җиңүче 2 класс укучысы Шәмсетдинов Р. булды. 2 урында 1 класстан Хабибуллина А., 2 класстан Зиннурова Э., 3 класстан Сәетова Р., 4 класстан Хайдаров И. 3 урында 1 класстан Хайдарова Э., Шәйхуллин И., 2 класстан Насиров А.                                                                                                                           Шулай ук, 1,2,3 класс укучылары өчен әкиятләр буенча “Танып бел !”, 4 класслар өчен “ Я, кем белә, әйтеп кара рәсемдәге кешене” конкурсы булды. Шулардан җиңүчеләр 1 урын Зиннурова (2 кл.),2 урын Сәетова (3 кл.), 3 урын Галиева А.(2 кл.) 4 класслар арасында 2 урын Хайдаров И., Җәмилов И., 3 урын Нуретдинов Н.21 март көнне “Әкиятләр илендә сәяхәттә” булдык.Рус халык әкиятәрен сәхнәләштерү булды.1,3 класс укучылары “Колобок”, 2 класс укучылары “Двенадцать месяцев”,4 класс укучылары “Колосок” әкиятләрен күрсәттеләр. Һәрберсе үз рольләренә кереп бик матур итеп уйнадылар.Бу көнне ребуслар чишү буенча да ярыш булды. 1 урында Хабибуллина А. (1 кл.), Хайдаров И. (4 кл.), 2 урында Җәмилов Н.(2 кл.), Сәетова Р.(3 кл.), Җәмилов И.(4 кл.), Нуретдинов Н.(4 кл.).                                                                                                                                22 март көнне укучылар арасында “Күңелле стартлар” үткәрелде. Алар 3 командага бүленеп  көч сынаштылар.1 урында Нуртдинов Нияз командасы,   2 урында Җәмилов Илназ командасы,    3 урында Хайдаров  Илнур командасы булды.
23 март көнне атналыкка йомгак ясалды .Җиңүче укучылар бүләкләнде. Укучылар үткәрелгән чараларда ,конкурсларда бик актив булдылар, теләп  катнаштылар.
                   Киләчәктә дә укучыларыбызга уңышлар телибез.


К списку новостей