Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | 0331000003@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Айлыкны йомгаклау 29.10.2019

Китапханәләр айлыгы тәмамланды. Укытучы-китапханәчебез Ә.Р.Исрафилова айлыкта уздырылган чараларга йомгак ясады. Җиңүче укучылар "Мактау грамота"лары һәм бүләкләр белән тәбрикләде.
-
Уңыш бәйрәме 28.10.2019

Алтын көз үзенең күзләрне камаштырырлык төсләре белән генә түгел, үзенең муллыгы белән дә күңелләребездә рәхәтлек мизгелләре кичерергә ярдәм итә. Мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме" уздырылды. Төрле бәйгеләрдә көч сынашып, 8 нче һәм 9 нчы класс укучылары җиңеп чыктылар. Кичәне оештыручы укытучыбыз А.Т.Рәхимовага, катнашкан укучыларга, аларга юнәлеш биргән класс җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Ирекле темага иҗат итәбез 26.10.2019

"Мәктәп китапханәләре" айлыгында ирекле темага иҗат эше бәйгесе игълан ителгән иде. 5 нче класс укучыларына тиңнәр табылмады. Камалетдинов С.Х., Булатов Н.Ш., Гәрәев З.Д. призлы урын алдылар. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Музейга экскурсия 25.10.2019

Бүген башлангыч класс укучылары мәктәбебез музеенда экскурсия ясадылар. Китапханәчебез Ә.Р.Исрафилова аларны әңгәмә рәвешендә музейдагы һәр истәлек белән таныштырды.
-
Шаярып алыйк әле 25.10.2019

Югары класс укучылары белән "Шаярып алыйк әле" дигән уен-бәйге уздырылды. Һәркем кызыклы җаваплар таләп ителгән сорауларга тиз вакыт эчендә җавап табарга тырышты. Л.Р.Галимова, Д.Р.Резванова (9 нчы класс), Р.Ф.Басыйров (8 нче класс) иң зирәкләре иделәр.
-
Интеллектуаль уен 25.10.2019

Югары класс укучылары арасында "Интеллектуаль уен" бәйгесе уздырылды. Резванова Д.Р., Имамов И.В., Галимова Л.Р., Гайсин Р.Р., Манихова А.М., Басыйров Р.Ф., Камалетдинов С.Х. җиңеп чыктылар. Киләчәктә дә бәйгеләрдә алдынгы булуларын телибез.
-
Кем тапкыр, кем зирәк... 24.10.2019

Башлангыч класс укучылары белән "Кем тапкыр, кем зирәк..." бәйгесе уздырылды. Кыска җавап таләп ителә торган сорауларга тиз вакыт эчендә җавап бирүдә Гыйльманова Э.Р., Басыйров Р.Ф. (3 нче класс) җиңеп чыктылар.
-
Мостай Кәрим чаралары 24.10.2019

Башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы, Башкортстанның халык шагыйре, С.Юлаев премиясе лауреаты Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар уздырылды.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 24.10.2019

Иске Кормаш ТГББМдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары уздырылды. Мәктәбебездән Ф.М.Габдуллина катнашты.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада 23.10.2019

Татар әдәбиятыннан мәктәп күләмендә олимпиада уздырылды. Район күләмендәге бәйгедә дә җиңүләр юлдаш булсын иде.





