Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423746, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Чуракаево, ул Советская, д. 55 |
| Телефон: | +7(855)-525-17-26 |
| E-Mail: | 0332000008@edu.tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чуракаевская ООШ" |
| Руководитель: | Набиева Дильбар Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 24 учащихся /24 укучы |
| У нас учат: | 7 педагогов /7 укытучы |
Муниципальное бюджетное основное общеобразовательное учреждение «Чуракаевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан республикасы Актаныш муниципальрайоны "Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Тантаналы митинг/Торжественный митинг. 08.05.2023

Бүген авлыбыз җирлегендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинглар үтте. Һава торышының суык булуына карамастан, Чуракай һәм Әгъбәс авылларында һәйкәлләр янында митинглар оешкан төстә үтте. Мәктәбебез укучылары бик матур итеп чыгыш ясадылар. Сугыш кырларында ятып калган яугирләр истәлегенә чәчәкләр салдылар.
Сегодня в нашем сельском поселении прошли митинги, посвещённые 78 летию Великой Победы. Наши учащиеся выступили с концертной программой. Почтили память погибших односельчан, возложили венки и цветы к монументу.
-
Махсус хәрби операциядә катнашкан Камалов Ильфакның әнисе белән очрашу 08.05.2023

Чуракай мәктәбе коллективы , Бәйрәм уңаеннан, улы махсус хәрби операциядә катнашкан Камалов Ильфакның әнисен бәйрәм белән котладылар. Аль бина апага сабырлык, сәламәтлек теләп хәлен белделәр. Ярдәм кирәк булган очракта һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуыбызны әйттеләр.
-
Тыл ветераннары белән очрашу. 06.05.2023

Мәктәбебез укучылары Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тыл ветераннарының өйләрендә булып, бәйрәм белән котладылар. Шулай ук районнан бирелгән котлау открыткаларын тапшырдылар. Ветераннар укучыларга сугыш чоры авырлыкларын сөйләделәр, хатирәләр яңарттылар. Рәхмәт сезгә, Ветераннар!
-
"Хәтер тактасы"/"Стена Памяти" 05.05.2023

Чуракай мәктәбе музеенда "Хәтер тактасы" булдырылды. Бөек Ватан сугышына җирлегебездән 501 кеше сугышка алына. 22 кеше туган авылына әйләнеп кайта, 279 кеше илебез азатлыгы өчен башын сала. Рәхмәт Сезгә, Ветераннар!
В музее школы оформлена "Стена Памяти", на которой размещены портреты участников Великой Отечественной войны.
Всероссийская общественная акция "Стена Памяти"-это возможность сказать "спасибо" нашим отцам, дедам, прадедам, защитившим Родину, прошедшим войну.
-
"Җиңү тәрәзәләре-Окна Победы" 05.05.2023

Чуракай мәктәбе Бөтенрәсәй патриотик "Окна Победы-Җиңү тәрәзәләре" акциясенә кушылды. Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдереп, арабыздан киткән ветераннарны искә алдылар.
Чуракаевская школа присоединилась ко Всероссийской патриотической акции "Окна Победы-Җиңү тәрәзәләре". Выразили благодарность героям Великой Отечественной войны, почтили память ушедших из жизни ветеранов!
-
"Мөһим темага сөйләшү"/"Разговор о важном" 04.05.2023

Бүген, 4 нче май көнне, мәктәбеббездә "Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләрендә "Җиңү көне. Үлемсез полк" турында булды.
Сегодня, 4 мая в школе на классном часе говорили о предстоящем Дне Победе, о Бессмертном полке.
-
Г. Тукайның тууына 137 ел. 25.04.2023

26 нчы апрельдә Г. Тукайның тууына 137 ел булды. Авыл китапханәсендә Г.Тукайның тормышы, иҗаты буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде. 6 нчы класс укучылары тормыш юлы буенча презентация якладылар. "Иң оста шигырь сөйләүче" конкурсы үткәрелде.
26 апреля исполняется 137 лет со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. В сельской библиотеке прошла читательская конференция, посвещённая этой знаменателной дате. Прошёл конкурс "Лучший чтец стихов Тукая".
-
Проект эше/Проектная работа 20.04.2023

17 нче һәм 20 нче апрель көннәрендә Чуракай һәм Әгъбәс мәктәбе укучылары проект , фәнни-эзләнү эшләрен якладылар. Кызыклы темалары белән укытучылар һәм иптәшләре алдында чыгыш ясадылар. Укучыларның метапредмет уку күнекмәләренә бәя бирелде.
-
Бердәм гамәлләр көне/День единых действий 19.04.2023

Бүген мәктәбебездә "Бердәм гамәлләр көне" үткәрелде. Укучылар бу вакыйгага кагылышлы презентация һәм видеофильм белән таныштылар. 1941-1945 нче еллардагы нацистларның совет халкына каршы геноциды күренешләре күңелләрдә зур тетрәнү уятты.
Сегодня в школе прошёл день единых действий в рамках Всероссийской акции в памяти о геноциде советского народа нацистами и их пособниками в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 г. Показаны презентация и видеофильм.
-
Спорт яңалыклары/Новости спорта 18.04.2023

18 нче апрель көнне районда хәрби-патриотик "Аҗаган" уенында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар.
18 апреля наши учащиеся успешно выступили в военно-патриотической игре "Зарница"
















