Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65Б |
| Телефон: | +7(85552)3-19-28 |
| E-Mail: | detsad-4@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №4 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Аглямова Миляуша Василевна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 119 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №4 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш гомуми үсеш бирүче 4нче балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Экоалмаш" акциясе / Акция "Экозамена" 13.07.2022

2021-2022 уку елыннан безнең балалар бакчасы балаларга экологик тәрбия бирүгә актив игътибар бирә башлады. Шуңа бәйле рәвештә без күп кенә республикакүләм, бөтенрәсәй һәм халыкара акцияләрдә һәм конкурсларда катнаша башладык. Шулай ук әлеге юнәлеш буенча районыбызда "Экозамена" экологик акциясен үткәрүне дә планга куйган идек. Кызганычка каршы, безнең акциядә кулланырлык товарларыбыз булмады. Мәсәлән, балалар бакчасы өчен гади порошок урынына экопорошок... Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап без Казан шәһәрендә урнашкан НЭФИС КОСМЕТИКС заводына хат язып мөрәҗәгать иттек. Безнең хат игътибарсыз калмады: алар безнең балалар бакчасына ЭКОПОРОШОК бүләк иттеләр. НЭФИС КОСМЕТИКС заводына чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!
-
Нептун көне / День Нептуна 12.07.2022

Бүген бездә кызу, кыздыра! Нептун көне!
-
Асфальтта рәсем ясыйм / Рисуем на асфальте 07.07.2022

Бүген без мел белән асфальтка рәсемнәр ясадык. Төрле җәнлекләр, бөҗәкләр рәсеме белән тулды бакчабыз. Креатив матур фотолар да ясадык.
-
Сәламәтлек атналыгы / Неделя здоровья 27.06.2022

Бу атна бакчабызда - "Урман - илебез байлыгы" атналыгы дип игълан ителде. Шул уңайдан без дүшәмбе көнне зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары белән "Бүләк" урманына экскурсиягә бардык. Балалар белән урманның саф һавасын сулап, табигатьнең гүзәллегенә, аның байлыгына сокланып, күтәренке кәеф белән үзебезнең балалар бакчасына кайттык.
-
Россия көне / День России 12.06.2022

Кадерле балалар! Барыгызга да бәхетле киләчә, якты өметләр һәм теләкләрнең тормышка ашуын телибез. Көннәребез аяз, илләребез тыныч булсын! Бәйрәм белән!
-
Эколяталар көне / День эколят 01.06.2022

Бүген бакчабызда Халыкара балалар яклау көненә һәм рәсәйкүләм "Эколяталар көне"нә багышлап "Гринта" оешмасы вәкилләре белән кызыклы һәм файдалы очрашу узды. Очрашу кысаларында кунакларыбыз нәниләр белән Экодәрес үткәрде.
-
Сабантуй 30.05.2022

Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.
-
Чыгарылыш-2022 / Выпускной-2022 28.05.2022

Бакча белән саубуллашу көне,
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе!
Үзгәртә дә куя тормышны.
Тик нишлисең, яшең тулган,
Тормыш бит шулай куша.
Балачакның бер баскычы
Мәктәп белән тоташа!
Бүген бакчабыз иң талантлы, иң булган, иң акыллы балаларын мәктәп юлына озатты. Уңышлар сезгә, балалар!
-
Бүләкләнделәр/ Награждены 18.05.2022

Балаларыбыз "Юный эрудит" республикакүләм олимпиадасында яхшы күрсәткечләргә ирештеләр һәм Диплом, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр!
-
Ачык ишекләр көне / День открытых дверей 17.05.2022

17-18 май көннәрендә бакчабызда "Ачык ишекләр көне" дип игълан ителде. Һәр төркемдә ата-аналарга белем бирү эшчәнлекләре тәкъдим ителде, балаларның уку елы дәвамында үзләштергән белем-күнекмәләренә анализ ясалды.















