Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | mdou-6@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 121 воспитанников+5 в с. Аишево |
| У нас учат: | 18 педагогов+2 в с. Аишево |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Халыкара өлкәннәр көне / Международный день пожилых людей 02.10.2023

Мәктәпкә әзерлек логопед һәм зурлар логопед төркеменэ йөрүче балалар белән озак еллар безнең балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкән апаларыбызны бәйрәм белән котлап кайттык. Аларга үзебез ясаган открыткалар һәм чәчәкләр бүләк итеп, матур теләкләребезне җиткердек. Алар сөенеп, зур рәхмәт әйтеп безне озатып калдылар. Тәрбиячеләр: Мирзагитова Г.Р., Галиева Э.В.
Сегодня, с детьми подготовительной к школе логопедической и старшей логопедической групп поздравили наших взрослых, которые долгие годы работали в нашем детском саду и вышли на заслуженный отдых с праздником. Мы им подарили открытки и цветы. Они очень обрадовались, поблагодарили нас. Воспитатели: Мирзагитова Г.Р., Галиева Э.В.
-
Орлыклар җыйдык / Собрали семена 26.09.2023

Аеш группасы тәрбияләнүчеләре чәчәк орлыклары җыя башладылар. Тәрбияче: Тагирова Г.М.
Воспитанники аишевской группы начали сбор семян цветов. Воспитатель: Тагирова Г.М.
-
Кросста җиңүчеләрне котладык / Поздравили победителей Кросса наций 25.09.2023

Тантаналы линейкада кросста җиңүчеләребезне һәм катнашучыларыбызны котладык.
На торжественной линейке поздравили победителей и участников Кросса наций.
-
Көзге ярминкә / Осенняя ярмарка 22.09.2023

Гореф-гадәткә кертеп, балалар бакчабызда быел да өлкәннәр көненә багышланган ярминкә уздырдык. Нәниләребез җырладылар, биеделәр, көз темасына багышланган шигырьлләр сөйләделәр. Балаларның әти-әниләре дә көзге ярминкәнең кунаклары булды, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр - җырладылар, гармунда уйнадылар. "Каенкай"ның һәр төркеменең үз сату ноктасы булдырылды. Ярминкәдә балалар әти-әниләре белән әзерләп алып килгән яшелчә, җиләк-җимешләрне, кайнатмалар, салатлар һәм башка сый-нигъмәт саттылар. Финанс грамоталылыгы белән бергә сатучы һөнәре турында да белемнәргә ия булалар. "Көзге ярминкә"дә бакчабызда озак еллар эшләгән хезмәттәшләребез, РТС ягында яшәүче өлкәннәр дә килеп рәхәтләнеп ял итте. Ә инде ярминкәдән кергән акчаны махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга тапшырдык.
По традиции в нашем детском саду и в этом году провели ярмарку, посвященную Дню пожилых людей. Наши малыши пели, танцевали, рассказывали стихи на тему осени. Родители детей также стали гостями осенней ярмарки, продемонстрировали свое мастерство - пели песни, играли на гармони. У каждой группы была своя точка продаж. На ярмарке дети продавали овощи, фрукты, варенье, салаты и другие сладости, которые приготовили вместе с родителями. Наряду с финансовой грамотностью дети знакомились с профессией продавца. На осенней ярмарке"с удовольствием отдыхали наши многолетние коллеги, пожилые люди, живущие в РТС. А деньги с ярмарки мы передали нашим землякам, участвующим в специальной военной операции.
-
Милләтләр кроссы - 2023 / Кросс наций - 2023 21.09.2023

21нче сентябрь көнне район балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре арасында узган "Милләтләр кроссы" нда "Каенкай" нәниләре иң җитезләре булдылар:
1 урын - Шарипова Диләрә
1 урын - Абзаева Алинә
1 урын - Мухаметов Райнур
2 урын Исламов Ирек
3 урын - Гильфанов ИнзилКотлыйбыз! Афәрин!
Самыми быстрыми на "Кроссе наций" среди воспитанников детских садов района 21 сентября стали наши воспитанники:
1 место - Шарипова Диләрә
1 место - Абзаева Алинә
1 место - Мухаметов Райнур
2 место - Исламов Ирек
3 место - Гильфанов ИнзилПоздравляем наших ребят! Молодцы!
-
Юл билгеләрен искә төшердек / Вспомнили дорожные знаки 20.09.2023

БДД атналыгы кысаларында без, мәктәпкә әзерлек логопед төркеме балалары белән кызыклы уеннар аша юл билгеләрен искә төшердек, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыттык. Имин булсын юлларыбыз! Тәрбияче: Вахитова Г.Х.
В рамках недели БДД мы, с детьми подготовительной к школе логопедической группы через интересные игры вспомнили дорожные знаки, закрепили правила дорожного движения. Пусть дороги будут безопасными! Воспитатель: Вахитова Г.Х.
-
Куркынычсызлык атналыгы / Неделя безопасности 18.09.2023

18нче - 22нче сентябрь аралыгы, Татарстанда БДД атналыгы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, "Каенкай" балалар бакчасының зурлар һәм зурлар логопед төркемнәре "Автомәктәптән - Светофорга" исеме астында җәяүле сәяхәт оештырды
Андерьянова Раушания Камиль кызы җитәкләгән әлеге мәктәптә безне бик җылы итеп, Шәйхразиев Алмаз Альберт улы каршы алды. Уку бүлмәсен балалар зууур кызыксыну белән күзәтте. Тәрбияче апалары биргән әһәмиятле сорауларга тапкыр гына җавап кайтардылар. Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү, аларны төгәл үтәргә күнектерә - тәрбияче апаларның эзлекле рәвештэ планга кертелгән максаты!
Очрашуыбызның икенче күңелле бер өлеше - юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы белән очрашу булды
Балалар мотоцикл шлемының ни өчен кирәклеген ачыкладылар, Ләйсән Рәдиф кызы белән бик җылы әңгәмә кордылар.
Очрашуыбыз бик җылы тәмамланды, Раушания Камиль кызы һәм Ләйсән Рәдиф кызы, балаларның игътибарын читкә калдырмыйча, бик саллы гына буләкләр әзерләгәннәр иде. Балаларның кәефе тагын да күтәрелде. Матур һәм яхшы кәефлэр белән, абый-апаларга рәхмәт әйтеп, юлыбызны дәвам иттек.
Светофор сакта тора,
Күзәтеп урамнарны.
Сабыр гына яна чатта,
Кисәтеп узганнарны, -
дип көйли - көйли, аяк астындагы сары-кызыл яфракларның кыштырдавына сөенеп, светофорыбыз янына да килеп җиттек.
Бүгенге көнне, Гүзәл Роберт кызы һәм Ландыш Рәдиф кызы, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклек турында искәртте. Хәтта бер кечкенә генә ялгыш өчен кайчак гомер белән түләнгәнен истән чыгармаска кирәклеге турында аңлаттылар.
Сәяхәтебезгә сөенгәндәй, күктә сентябрьнең җылыга мул кояшы елмайды. Әйтерсең лә аның якты нурлары, балаларның елмаюында чагылды. Без апалар да, сөенеп матур итеп бакчабызга кайттык.
#неделяБезопасности2023 -
Көзге урманга экскурсия / Экскурсия в осенний лес 18.09.2023

Бүген бакчабызның уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көзге урманга экускурсиягә бардылар.
Сегодня воспитанники средней, старших, подготовительных к школе групп нашего сада отправились на экскурсию в осенний лес.
-
"Милләтләр кроссы-2023" / "Кросс наций-2023" 16.09.2023

Бүген районыбызда узган "Милләтләр кроссы-2023" ярышында тәрбиячеләребез Мингазетдинова Лилия Рамил кызы һәм Гилметдинова Гөлназ Равил кызы 3 нче урынны яуладылар! Афәрин! Котлыйбыз!
Сегодня на соревнованиях "Кросс наций-2023", которые прошли в нашем районе, наши воспитатели Мингазетдинова Лилия Рамилевна и Гилметдинова Гульназ Равилевна заняли 3 место! Молодцы! Поздравляем!
-
"Чиста яр" акциясенә кушылдык / Присоединились к акции "Чистый берег" 14.09.2023

Бүген “Каенкай” балалар бакчасының зурлар төркемнәре нәниләре, әти-әниләре, тәрбиячеләре «Чиста яр» акциясенә кушылып, үзебезнең РТС бистәсендәге “Актаныш басмалары” паркын чүптән арындырдылар. Бу чыннан да бик яхшы тәрбияви вакыйга – яшь буынга табигатькә «рәхмәт» әйтергә, сакчыл карарга мөмкинлек бирде. Балаларыбызны эш сөючән, табигатьне, туган ягыбызны яратучылар итеп үстерик!
Сегодня воспитанники, родители, воспитатели МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида", присоединившись к акции “Чистый берег”, очистили от мусора парк "Актаныш басмалары" в нашем поселке РТС. Это действительно очень хорошее воспитательное событие, давшее возможность подрастающему поколению сказать «спасибо» природе, бережно относиться к ней. Давайте воспитаем наших детей трудолюбивыми, любящими природу, родной край!






