Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | detsad-7@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 141 воспитанник |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Авылыбызның үзәк стадионында сәламәтлекне ныгытабыз/Укрепляем здоровье на центральном стадионе нашего села 29.09.2020

“Алтынчәч” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бүгенге физкультура эшчәнлеге Баян Давлетов исемендәге үзәк стадионында үтте.
Физкультура эшчәнлегенең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
“Ике нәрсәнең кешеләр кадерен белмиләр. Берсе – буш вакыт, икенчесе – сәламәтлек”, дигән бер акыл иясе. Чынлап та, саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле, сәламәт булу өчен барысын да эшләргә кирәк. “Акыл белән яшәсәң, табиб кирәкми” - дип әйтеп калдырган борынгылар. Алтын сүзләр!
-
"Ах, бу, көз!"/"Ах, эта осень!" 25.09.2020

Көз көне табигать үзенчә матур. Аеруча бу матурлыкны урманга баргач күрергә була. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары апалары Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы, Басыйрова Нурия Муллаян кызы һәм Галиева Айгөл Рәшит кызы белән “Бүләк” урманына экскурсиягә бардылар. Көзге урман үзенең чиста, саф һавасы белән үзенә тартып тора. Урманга килеп керсәң, матурлык та, моңсулык та тоясың. Монда инде җәй көне кебек матур итеп кошлар сайрамый, төрле төстәге күбәләкләр очып уйнамый. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган… Аяк атлаган саен шыгыр-шыгыр коры яфраклар тавышы ишетелә. Шул яфракларга күмеләсе, уйныйсы килә. Урманга барсаң - көзнең матурлыгын шунда күрәсең инде. Көзге урман шул хатле матур, сүзләр белән аңлатып та булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк..
Природа осенью особенно прекрасна...Эту красоту можно увидеть лишь побывав в лесу. Сегодня воспитанники подготовительной к школе группы совершили экскурсию в осенний лес.
Осенний лес манит к себе особым ароматом, которым невозможно надышаться.Осенью лес красив, но в тоже время немного грустен. Уже не щебещут птицы, не летают разноцветные бабочки. После отлета птиц лес затихает, в лесу тишина... лишь слышется шорох опавших осенних листьев и изредка скрип старых деревьев. Возникает желание набрать ворох разноцветных листьев и полежать на это осеннем ковре. Всю эту красоту невозможно описать словами, нужно обязательно побывать в лесу и самому ощутить это.
- Памятка по профилактике гриппа 23.09.2020
-
Родительская онлайн-конференция «100 вопросов от родителей»
14.09.2020
Департамент государственной политики в сфере защиты прав детей Минпросвещения России информирует, что 18 сентября 2020 г. с 10.00 до 18.00 на YouTube-канале портала «Я - родитель» пройдет трансляция Всероссийской родительской онлайн-конференции «100 вопросов от родителей» , проводимая Фондом поддержки детей, находящихся в трудной жизненной ситуации.
Онлайн-конференция пройдет в формате 5 тематических потоков и 40 секций, которые будут посвящены вопросам развития навыков и способностей у детей для достижения успеха, проблемам и вызовам для родителей в воспитании детей, «особого» статуса родительства, укрепления детско-родительских отношений, формирования в обществе позитивного образа семьи, привлечения внимания общества к проблемам ненасильственного воспитания детей и популяризации ответственного родительства. К участию в конференции приглашены более 200 экспертов и лидеров общественного мнения.
-
Игътибар, балалар! / Внимание, дети! 07.09.2020

«Игътибар, балалар!» акциясе кысаларында «Алтынчәч” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә “Җәяүлеләр кичүе” аша чыгу күнекмәләрен ныгыттылар.
В рамках акции "Осторожно, дети!" воспитанники подготовительной к школе группы под руководством начальника Отдела профилактики Фазлиевой Л.М и участии сотрудников ГИБДД Актанышского района РТ приняли участие в мероприятии, по закреплению и уточнению знаний о дорожном знаке "Пешеходный переход"
-
Стадионда/на стадионе 31.08.2020

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, команда белән эшләү кагыйдәләрен ныгыту, җитезлек,тапкырлык,ихтыяр көче тәрбияләү, спорт белән даими шөгыльләнергә өндәү максатын куеп без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионына юл тоттык.
“Сәламәтлек - зур байлык”,- дип
Юкка гына әйтмиләр.
Сәламәтлекнең килгәнен
Өйдә утырып көтмиләр.
Хәрәкәттә бәрәкәт
Икәнен онытмагыз.
Бер урында тик торудан
Күгәреп тутыкмагыз!
Сегодня с воспитанниками старшей группы, с целью закрепления навыков работы в команде, развития таких качеств, как бысторта, ловкость и приобщения к спорту, была проведена экскурсия в центральный стадион ела имени Героя Советского Союза Баяна Давлетова
-
“Комлыкта мавыктыргыч уеннар”/ "Увлекательные игры в песочнице" 03.08.2020

Бүген безнең балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Ком фантазиясе» бәйгесе узды. Тәрбияче Чулпан Инсафовна җитәкчелегендә балалар төрле темаларга фантазияләр ясадылар. Ком белән уйнаганда, бала үзен кечкенә Әкият дөньясының хуҗасы, тылсымчы итеп тоя. К Барлык балалар да зур фантазияга ия икәнлекләрен һәм зур осталык күрсәттеләр. Нәниләребез коры һәм дымлы ком белән эшләүне генә түгел, ә иҗади сәләтләрен дә ачып күрсәтә алдылар, балалар йөзләрендә күпме шатлык булды! Комнан төзелгән ясалмалар бик матур килеп чыкты!
Сегодня в средней группе прошёл конкурс «Песочная фантазия». Воспитатель Чулпан Инсафовна и ребята фантазировали на разнообразные темы. В игре с песком ребёнок чувствует себя хозяином своего маленького сказочного мира и является режиссёром и автором своей постройки. Играя в песочнице, дети чувствуют себя настоящими волшебниками. В постройке использовали сухой и влажный песок, различные формочки, мелкие игрушки для обыгрывания (машинки, мячи, природный материал). Все ребята проявили большую фантазию и мастерство. Совместными усилиями воспитанники смогли показать не только технические умения: работу с сухим и влажным песком, но и проявить творческие способности: придумывание сюжета постройки. Сколько радости и азарта было на детских лицах! Играя с песком и «строя собственный мир», ребёнок легко выражает свои мысли и желания, мотивы и переживания.
Постройки удались на славу! -
Бала-төп пассажир/Ребенок-главный пассажир
30.07.2020
Сабый бала- төп пассажир!
Республикабызда 20 июльдән 30 июльгә кадәр ДБУ ЮХИДИ тарафыннан "Бала-төп пассажир!" оператив профилактик чаралар уздырыла.
Шушы чаралар кысасында, юлдагы куркынычны аңлау, балаларда юлда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту культурасы булдыру, бу өлкәдә белемнәрен киңәйтү максатыннан, тәрбияче Кадрия Вәсим кызы Адгамова “Алтынчәч”балалар бакчасының зурлар төркемендә практик уен уздырды.
Уен Күңелле светофорның балаларга биргән кызыклы сорауларына җавап рәвешендә башланып китте. Балаларның автобустан төшүен, тротуардан атлавын, урам аркылы чыгуын көтеп- күзәтеп торган полиция хезмәткәре балаларның пассажир буларак, нинди кагыйдәләрне белүе белән кызыксынды.
Юлда һәлакәт тудыручы , каешны эләктермичә генә юлда йөрүче автомобиль йөртүче, кызын юлны тиешле булмаган урында кистереп чыгарга үгетләүче әти, һәлакәткә очраганнарга ашыгыч ярдәм күрсәтү кебек ситуацияләрне тыңлап, карап, аларга чишелеш таптызурлар төркеме балалары. Юктан гына юл һәлакәтләренең килеп чыгу очракларын тикшереп, юл хәрәкәтендә катнашучыларның эш- гамәлләренә бәя бирделәр.
Шул ук вакытта юл билгеләре, юл йөрү кагыйдәләренең өйрәнү мөһимлеген искәртеп, практик уен да уйнады нәниләр.
Тәрбияче нәтиҗә ясап, юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен һәрдаим үтәүнең мөһимлеген искәртеп, үгет- насыйхәтләрен җиткерде.
-
"Туган көн белән котлыйбыз" / "Мы поздравляем с Днем рождения!" 28.07.2020

Бала туган көне искиткеч бәйрәм, анда котлыйлар, теләкләр әйтәләр һәм бүләкләр бирәләр. Балалар бакчасында туган көннәрен билгеләп үтәргә барлык балалар да яраталар. Бүген дә уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Г. Алиддәнен туган көне иде. Алидәне төркемдәге барлык дуслары туган көне белән котлады һәм музыка җитәкчесе Чулпан Инсаф кызы өйрәткән күңелле җырларны башкардылар. Андый котлаулар балалар күңелендә истәлек булып озакка кала.
День рождения ребенка - замечательный праздник, когда тебя поздравляют, говорят пожелания и дарят подарки. Отмечать День рождения в детском саду любят все дети. Ведь тебя поздравляет вся группа и исполняют песню "Каравай". У детей такие поздравления остаются в памяти надолго. Пусть они будут теплыми и радостными.
-
“Гөлбикә белән Гомәр татарчага өйрәтә”/ “Гульбика и Гумер учат татарскому”. 23.07.2020

Экологик чиста материалдан ясалган Гомәр белән Гөлбикә исемле курчакларны Татарстандагы барлык 1992 балалар бакчасына да өләшкәннәр.
Кызның башында яулык, егетнекендә – түбәтәй Бу татар курчаклары милли киемнән, 40тан артык татарча фраза белә. Бүген исә Уртанчылар төркеме балалары Чулпан Инсаф кызы белән берлектә әлеге курчаклар белән таныштылар. Балаларга курчаклар бик ошады.
Курчаклар исәнләшергә, саубуллашырга өйрәтә. Төрле уеннар, җырлар, такмаклар белән таныштыра. Төсләрне, һөнәрләрне, милли ризыкларны белергә ярдәм итә. Татар мәкальләрен әйтә. Курчаклар экологик чиста материалдан эшләнгән.
Балаларны татарча сөйләшергә, тарихыбызны өйрәтүдә, телебезгә һәм мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә милли костюмлы, саф татарча сөйләшүче әлеге курчакларның ярдәме бик зур булачак
Куклы, изготовленные из экологически чистого материала Гумер и Гульбика, были распространены во всех 1992 детских садах Татарстана. Татарские куклы в национальной одежде, знают более 40 татарских фраз. Сегодня же дети средней группы совместно с Чулпан Инсафовной познакомились с этими куклами. Детям очень понравились куклы. Куклы знакомят с различными играми, песнями, частушками, помогает познавать цвета, профессии, национальную кухню, говорит татарские пословицы. Благодаря этим куклам, говорящим по-татарски в национальном костюме, с чистым татарским языком, любовь к нашему языку и культуре будет очень велика.





