Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3а |
| Телефон: | +7(855)-523-41-81 |
| E-Mail: | gaou.ggi@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 481 учащихся |
| У нас учат: | 39 учителей |
-
Котлыйбыз! 27.03.2024

Бүген 27 март - Халыкара театр көне! Сәхнә осталарын һәм әлеге өлкәдә хезмәт куючы барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗат тынгысызлыгы, рәхмәтле тамашачылар телибез!
Татар балалар һәм үсмерләрнең театр коллективлары арасында уздырыла торган “Ният” фестивалендә катнашып, гимназиябезнең “Милли җәүһәрләр” театр коллективы 1 урын яулады.
Җитәкчеләре Миләүшә Рәдис кызы Аграпова, Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизова.
Котлыйбыз! -
Каникул чоры эшчәнлеге 27.03.2024

Гимназиябездә укучыларны дәүләт имтиханнарына, Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау этабына әзерләү каникул чорында да дәвам итә. 9,11 сыйныф укучылары сынау имтиханнарына әзерләнә. Олимпиадада катнашучы һәр укучы белән фән укытучысы индивидуаль эшли. Теориягә, практик эшчәнлеккә, логик фикерләүгә, индивидуаль эзләнүгә, иҗадилыкка – һәр кайсына җитди игътибар бирелә.
-
"Ел укытучысы-2024" 26.03.2024

Гимназиябездә III чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланды.
"Ел укытучысы-2024" Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабында катнашып, III урын яулаган инглиз теле укытучысы Румия Данис кызы Темел һәм аны шушы бәйгегә әзерләгән методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанованы гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова зур җиңүләре белән тәбрик итте, чәчәк гөлләмәсе тапшырды.
Гимназиябез коллективы, әти-әниләр, укучылар да әлеге тәбрикләүгә кушыла, Румия Данис кызы, афәрин!













