Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 90 учащихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155
-
Мәктәбебездә бәйрәм!
13.04.2012
Бу бәйрәмне без зур дулкынлану белән көтеп алдык. Алмаз абый Хәмзин һәм аның иҗат дуслары мәктәбебезгә киләчәк дигән сүзләр йөри башлагач, башта ышанасы килми торган иде. Ниһаять,очрашу сәгатьләре дә килеп җитте. Без иптәшләребез белән актлар залына ашыктык. Үзенең самими елмаюы белән, юмор остасы Алмаз абый Хәмзин безне каршы алды. Кунагыбыз үзенең матур шигырьләре, җырлары белән таң калдырды. Бәйрәмдә "Казан утлары" журналы редакциясеннән Алмаз Гыймадиев һәм җырчы Алия Хәмзина да бар иде. Көтеп алган очрашуыбыз сизелми дә үтеп китте.
-
12 апреля - Всемирный день авиации и космонавтики 12.04.2012

-
"Юлда имин йөрик"
11.04.2012
11 март көнне мәктәбебездә районның бәлигъ булмаганнар белән эшләү идарәсеннән Ахунова А.А, ЮХИДИ хезмәткәрләре Сәетов Р., Имамразиев Р. белән матур очрашу узды. Мәктәпнең 4 класс укучылары "Юлда имин йөрик" исемле сәхнәләштерелгән күренеш белән катнаштылар. Килгән кунакларыбыз тәртип саклау буенча үз лекцияләрен тәкъдим иттеләр. Очрашу укучылар өчен олы тәрбия чарасы булды.
-
Баскетбол ярышы
07.04.2012
Буген районда баскетбол ярышы булачак. Без узебезнен укучыларыбызга унышлар телибез.
-
Тестирование КФУ
07.04.2012
с 10 апреля КФУ начинает тестирование 6, 8,10 классов. Тестирование проводится по математике, русскому языку. Желаем успехов!
-
Тестирование 4 - х классов
05.04.2012
3,4,5 апреля была проведена тестирование 4-х классов
-
"Хокук саклаучылар" отрядлары бәйгесе
22.03.2012
22 нче март көнне Кадет интернат-мәктәбендә "Хокук саклаучылар" отрядлары арасында узучы республика бәйгесенең район этабы бәйгесе уздырыла.Без үзебезнең укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз.
-
Тукай исемендәге шигырь бәйгесе
22.03.2012
19 март көнне Сәфәр урта мәктәбендә Тукай исемендәге шигырь бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә Киров, Сәфәр, Югары Яхшый мәктәпләре катнашты. Безнең укучылар 1 урынга ия булдылар. аларны бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
"Нәүрүз гүзәле" бәйгесе
15.03.2012
"Нәүрүз гүзәле" бәйгесенең I туры көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә гөрләп узды. Мәктәбебездән 10 класс укучысы Талипова Лилия катнашты. 26 кыздан торган бу бәйгедә кызлар үзләре белән таныштырдылар һәм яраткан һөнәрдәрен күрсәттеләр. 24 мартта үтәчәк II турда 10 кыз көч сынашачак. Алар арасында безнең Лилиядә бар. Лилиягә уңышлар теләп калабыз!
-
8 март бәйрәме
09.03.2012
6, 9 март көннәрендә мәктәптә әниләргә, кызларга багышланган кичә бәйгеләр узды. Кызкүрсәттеләр, ситуатив сорауларга җавап бирделәр. бәйрәмнең икенче өлеше табын янында узды.











