Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | alimovo@mail.ru; ramzilaxmetow@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 94 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Объявление! Подготовка к ОГЭ по математике 02.01.2019

4 января на базе ОЛ "Буляк" организуется подготовка к сдаче основного государственного экзамена по математике для слабоуспевающихся учащихся. Занятия проводят эксперты ПК ГИА по математике Бакиров Р.Ф. и Накипова Н.Г. Начало занятий в 8:00 ч.
-
Об установлении первой квалификационной категорий 01.01.2019

По приказу № под-1984/18 от 27.12.2018 года, с учетом решения аттестационной комиссии Министерства образования и науки Республики Татарстан от 26 декабря 2018 года по итогам рассмотрения заявлений педагогических работников образовательных организаций Республики Татарстан, поступивших в аттестационную комиссию в октябре 2018 года, установлена первая квалификационная категория учителям русского языка Файзрахмановой Р.Н. и Габдрахмановой А.И. Поздравляем и желаем профессиональных успехов в работе!
-
Яңа ел белән! 31.12.2018

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!
-
Актанышта “Әкияти ярминкә” узды 30.12.2018

Бәйрәм ярминкәсе быел 30 декабрьдә аеруча да истә калырлык узды. Авыл җирлекләре, мәдәният хезмәткәрләре белән, мәгариф оешмалары, оешма-предприятиеләр үз сәүдә нокталарында әкият геройлары булып киенеп, театраль тамаша, мәзәкләр аша үзләре әзерләгән яңа ел товарларын саттылар. Яңа ел төсмере белән бизәлгән, бәйләнгән һәм тегелгән киемнәр, аш-су ризыклары, авылларның бренд эшләнмәләре – һәммәсе әкияти рухта иде. Һәр сату ноктасына әкияти исем бирелгән. Шунда ук кайнар чәй эчеп, яңа пешкән коймактан да авыз итәргә мөмкин. Яңа ел табынына җаның ни тели – барысын да сайлап ал! Әлеге ярминкәдә безнең авыл җирлеге 2 нче урынга ия булды!
-
6-8 февраля пройдёт специализированная выставка "ОБРАЗОВАНИЕ. КАРЬЕРА" 29.12.2018

«Образование. Карьера» - выставка образовательных учреждений и технологий образования, единственная выставка в Татарстане, демонстрирующая потенциал образовательных учреждений Казани и ведущих вузов России. Выставка «Образование. Карьера» ориентирована на школьников 8-11 классов -будущих абитуриентов, а также студентов, которые планируют свое трудоустройство на предприятиях нашего города и республики. Выставка полезна и для родителей, которым важно кем в будущем станет их ребенок, какую профессию он выберет.
-
“Ел укытучысы – 2019” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр 28.12.2018

Бүген “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районының алдынгы мөгаллимнәре хөрмәтләнде. Яңа елда Татарстан күләмендә үтәчәк “Ел укытучысы – 2019” республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен Актанышта шушы рәвешле зурлау – аларга булган хөрмәт билгесе дә, зона, республика этапларында катнашып, уңышлы чыгыш ясаячакларына ышаныч та, стимул да булып тора. Безнең мәктәпнең физкультура укытучысы Фатхиева Мария Олеговна әлеге бәйгедә 3 нче урын яулады. Аны чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
-
Район Башлыгының чыршы бәйрәме 27.12.2018

27 декабь көнне “Бүләк” базасында мәктәп тормышында алдынгы укучылар өчен район Башлыгы “Чыршы бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәм чарасында безнең мәктәптән уку алдынгылары 6 класс укучылары Саәетгараева Азалия һәм Шәрипов Айгиз, 8 класс укучысы Шәрипов Радмир, 9 класс укучысы Локманов Дилфат катнаштылар. Укучыларны исемле кубок һәм яңа ел күчтәнәчләре белән бүләкләделәр. Укучыларга бәйрәм бик тә ошады. Район Башлыгы Энгель Нәваповичка һәм тантана чарасын оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Ата-аналар җыелышы 26.12.2018

Бүген, ягъни 26 нчы декабрь көнне, 2 чиреккә йомгак ясап, "Гаиләдә әти тәрбиясе" темасына ата-аналар җыелышы булып узды. 4 нче сыйныф җитәкчесе Фәйрүзә Нәкый кызы "Үзең нинди - балаң шундый" темасына чыгыш ясады, ата-аналар белән әңгәмә алып барды. Төрле ситуациягә мисаллар китерелде, аларга җаваплар алынды. Тәрбия буенча директор урынбасары Гөлшат Равил кызы үз чыгышында "Гаиләдә әти тәрбиясе" темасын ата-аналарга аңлатты. "Сәләтле балалар белән эш" турында укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Резеда Наил кызы сөйләде. Укудагы өлгереш һәм тәрбия буенча уңышларга йомгак ясалды. Мәктәп директоры Илназ Илшат улы исә, Бөтенрәсәй һәм Республика олимпиадаларының муниципаль этабына нәтиҗә ясады, мәгарифтәге яңалыклар белән таныштырды. Каникул вакытына куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Соңыннан классларда эшлекле сөйләшү үтте.
-
Яңа ел кичәсе 26.12.2018

25 декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел кичәсе булып узды. Тамашага әти-әниләр, әбиләр, абый-апалар килгән иде. Бәйрәм башлангыч класс укучыларының сәхнәләштерелгән тамашасы белән башланып китте. Кичә кызык һәм күңелле булды. Бәйрәм тантанасында уку алдынгыларын, бәйгеләрдә җиңүче укучыларны, укытучыларны котлаулар оештырылды. Балалар җырыннан һәм мавыктыргыч уеннарыннан мәктәп гөрләп торды. Концерт номерлары бергә үрелеп барды. Иң кызыгы - лотерея уеннары булды. Яңа 2019 нчы ел барыбызга да бәхетләр һәм уңышлар гына китерсен.
-
В российских школах появятся новые должности – старший и ведущий учитель 25.12.2018

Согласно создающейся Национальной системе учительского роста карьера педагога должна двигаться не только по горизонтали, но и по вертикали. Новые должности не уберут прежней классификации по категориям или званиям. Но помогут возродить систему наставничества в профессиональной среде.













