Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, с. Новое Курмашево, ул. 1 Мая, д. 119 а |
| Телефон: | +7(855)-525-28-58 |
| E-Mail: | SNkurmash.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокурмашевская НОШ-ДС" |
| Руководитель: | Хафизова Фарида Фавасимовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 4 ученика |
| У нас учат: | 2 учителя |
Новости Новокурмашевской ООШ
Укытучылар спартакиадасында
Опубликовано: 21.09.201620 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә “Актаныш” универсаль спорт комплексында район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең директор һәм укытучылары катнашында спартакиада башланып китте.
Спорт чарасының ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашты. Дилбәр Миркасыйм кызы әлеге ярышлар белән спартакиадалар сезонына старт бирелүен билгеләп узды. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм чиста җиңүләр теләде.
Спартакиадада районыбызның барлык мәктәпләреннән дә командалар бар - 300 артыграк укытучы, катнашмый калган бер генә мәктәп тә булмады.
“Актаныш” спорт комплексында башланып киткән ярышлар “Лачын” чаңгы-роллер трассасында барган ярышлар белән бергә дәвам иттеләр.
Спартакиада программасы бадминтон, аркан тартышу, ату, төрле дистанцияләргә йөгерү, кул көрәштерү, озынлыкка сикерү кебек спорт төрләрен үз эченә ала. Безнең мәктәп укытучылары барлык төр ярышларда да чыгыш ясады.
К списку новостей









