Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» образовательное учреждение «Новокурмашевская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе филиалы "Яңа Кормаш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, с. Новое Курмашево, ул. 1 Мая, д. 119 а |
| Телефон: | +7(855)-525-28-58 |
| E-Mail: | SNkurmash.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокурмашевская НОШ-ДС" |
| Руководитель: | Хафизова Фарида Фавасимовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 4 ученика |
| У нас учат: | 2 учителя |
Новости Новокурмашевской ООШ
Кызлар-йолдызлар
Опубликовано: 07.03.20176 март көнне 8 Март-халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәбебездә бик күңелле бәйрәм оештырылды. Бәйрәм кичәсен укытучылар Закирҗанова Фәнисә апа белән Шәймухаметова Эльмира апа җитәкчелегендә 8 класс егетләре Асаф белән Айнур алып бардылар. КВНда зур якта укучы 5 кызыбыз көч сынашты. Бәйге башлангыч класс укучылары һәм зур яктагы егетләрнең котлаулары белән үрелеп барды. Жюрида утыручы ир-ат укытучылар конкурсантларның һәр җавабына, һәр ярыш элементына үз бәясен биреп барды. Кызлар иң элек өйдә әзерләп килгән презентацияләре аша үзләре белән таныштырдылар, әзерләп алып килгән сыйларының рецеплары белән уртаклаштылар, әзер ингредиентлардан салат әзерләделәр, блиц-турнирда сорауларга җаваплар бирделәр, сүзләр төзеделәр һәм һәркем үзенең һөнәрен күрсәтте. Кичә ахырында жюри Айназны иң җитез, Айсылуны иң тапкыр, Миләүшәне иң уңган, Азалияне иң булган, Таңсылуны иң оста дип тапты. Кичә чәй табыны янында тәмамланды.
К списку новостей









