МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59 |
| Телефон: | 8 (85552) 6-08-26 |
| E-Mail: | sarvarova2014@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Новоалимовский детский сад" |
| Руководитель: | Сарварова Гузель Рифаковна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 52 воспитанников |
| У нас учат: | 8 педагогов |
МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Бакчабызда "Әхлак көне"/День нравственности 27.06.2023

Бүген бакчабызда, балаларда әхлакый сыйфатларны формалаштыру һәм тәрбияләү, игелекле гамәлләр кылуга этәрү максатыннан "Әхлак көне" булып узды. Ветеран укытучы Тәхия апа Усманова балалар бакчасына кунакка килеп балаларга тәрбияле, намуслы акыллы булу серләренә төшендерде. Тәрбияче, Нурмианова Илүзә Флүс кызы , кызларга матур итеп яулыклар бәйләргә өйрәтеп мастер-класс уздырды. / Сегодня в Новоалимовском детском саду прошел "День нравственности" с целью формирования и воспитания у детей нравственных качеств, мотивации к совершению добрых дел. Ветеран-учитель Усманова Тахия Ахтямовна , поделилась с детьми секретами воспитания, добросовестного поведения. Воспитатель Илюза Флусовна провела мастер-класс, научив девочек красиво завязывать платки.
-
Тәрбиячебез һәм остазыбыз Әгъләмова Розалия Хәмит кызына -55 26.06.2023

-
Бүген бездә "Ромашкалар көне"/«День веселой Ромашки» 24.06.2023

-
Юлларда имин йөрик / Безопасная среда на дорогах 16.06.2023

Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үзләштерү, бигрәк тә җәйге вакытларда юл хәрәкәте активлашкан чорда - бүгенге көн таләбе булып тора. Балалар белән эшчәнлек мәктәпкәчә яшьтә үк, бакчаларда ук башла. Шул максаттан, безнең Яңа әлем балалар бакчасында даими эш алып барыла: җәйге чорда да бәла-казага юлыкмас өчен балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен танырга өйрәтәбез, төрле чаралар уздырабыз. Бүген катнаш төркем балалары белән юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан "Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел" темасы астында уен-ярыш узды. Чара барышында балалар төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар, юл кагыйдәләрен искә төшерделәр, юл билгеләрен тәртипкә салдылар. Кайберәүләр үзләрен автомобиль йөртүче буларак та сынап карадылар. Гадәттәгечә чара балаларның җырлары, шигырьләре белән үрелеп барды һәм балалар өчен бик файдалы булды. Бакчабыз кунагы Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Рәзиф кызы Мөхәммәтова балаларга, педагогларга юлларда иминлек теләп, истәлекле бүләкләр тапшырды, кагыйдәләрне үтәү буенча киңәшләрен дә бирде. / Знание правил дорожного движения, их освоение, особенно в летнее время, когда дорожное движение активизируется, является требованием сегодняшнего дня. Деятельность с детьми начинается еще в дошкольном возрасте, в детских садах. С этой целью в нашем Новоалимовском детском саду ведется постоянная работа: обучаем детей правилам дорожного движения, распознаванию дорожных знаков, проводим различные мероприятия, чтобы и в летний период не попасть в беду. Сегодня в целях профилактики дорожно-транспортного травматизма с детьми из смешанной группы была проведена игра-соревнование на тему: "Твердо знай правила дорожного движения". В ходе мероприятия дети находили выходы из различных ситуаций, запоминали правила дорожного движения, приводили в порядок дорожные знаки. Некоторые пробовали себя и в качестве водителей автомобилей. Традиционно мероприятие сопровождалось детскими песнями, стихами и было очень полезным для детей. Гость нашего детского сада начальник отдела профилактики ГИБДД по Актанышскому району Лейсан Разифовна Мухаметова пожелала детям и педагогам безопасности на дорогах, вручила памятные подарки, дала советы по соблюдению правил.
-
Бакчабызда "Буяулар көне" / "День красок" в детском саду 14.06.2023

Бүген бакчабызда "Буяулар көне" темасы астында күңелле чара узды. Балаларга төрле төстәге буяулар кулланып традицион булмаган алымнар белән рәсем ясау мөмкинлеге тудырылды, кызыксынучанлыклары арттырылды, акварель буяуларын дөрес кулланып ясау алымнары ныгытылды. Әлеге күңелле чарада балалар иҗади сәләтләрен дә үстерде./ Сегодня в нашем детском саду прошло веселое мероприятие на тему "День красок". Детям предоставлялась возможность рисовать нетрадиционными методами с использованием разноцветных красок, повышалась любознательность, укреплялись навыки рисования акварельными красками. На этом веселом мероприятии дети развили свои творческие способности.
-
Җиңүчеләребез/Победители 08.06.2023

"Полицейский Дядя Стёпа" бөтенрәсәй конкурсының муниципаль этабында мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары Хасанова Эвелина Эльмир кызы 2 дәрәҗә һәм Гарипова Таңсылу Равил кызы 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Аларны Актаныш районы буенча эчке эшләр бүлегеннән кадрлар бүлеге җитәкчесе Басыйров Радик Фарихьян улы һәм ПДН инспекторы Султанова Лилия Азат кызы котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Кызларыбызны, аларның әти - әниләрен, тәрбиячеләре Нуриманова Илүзә Флүс кызын котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек теләп калабыз. / На муниципальном этапе Всероссийского конкурса "Полицейский Дядя Степа" девочки подготовительной группы были награждены дипломами: Хасанова Эвелина Эльмировна - 2 степень и Гарипова Тансылу Равиловна - 3 степень. Их поздравили начальник отдела кадров отдела внутренних дел по Актанышскому району Басыров Радик Фарихьянович и инспектор ПДН Султанова Лилия Азатовна.Поздравляем девочек, их родителей, воспитательницу Нуриманову Илюзу Флюсовну, желаем дальнейших успехов, здоровья.
-
Балаларның мавыктыргыч бер көне/Весёлый детский день 06.06.2023

Балаларга күңелле җәй вакытлары килеп җитте. Аларның һәр көнен мавыктыргыч, истә калырлык итеп уздыру өчен бүген бакчабызда "Бантиклар" көне узды. Балалар арасында дуслык мөнәсәбәтләре булдыру, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлекләрен, фантазия, юмор хисен үстерү, иҗади эшчәнлекләрен камилләштерү максатыннан уздырылган әлеге күңел ачуда балалар бантикларның төрле материалдан ясалганлыгы, аларның кулланылышы турында күп мәгълумат алдылар, үзләре дә ясап, уеннарда катнаштылар. Кунак булып килгән "Мальвина" һәм аның дус курчакларына бантиклар бәйләделәр, ташландык материал- кәнфит кәгазеннән үзләре дә күмәк ябыштыру эшләделәр. / Настали веселые летние времена. Чтобы каждый их день был интересным, запоминающимся, сегодня в нашем саду прошел день "бантиков". В ходе этого развлечения, которое проводилось с целью формирования у детей дружеских отношений, возможности общения со сверстниками, развития фантазии, чувства юмора, совершенствования их творческой деятельности, дети узнали много нового о том, как изготавливаются бантики из различных материалов, как их использовать, а также приняли участие в играх. Пришедшим в гости" Мальвине " и ее подругам повязали бантики, а из выброшенного материала - конфетной бумаги они сами делали коллективные наклеивания
-
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне/1 Июня — День защиты детей 02.06.2023

Календарьда кызыл белән билгеләнмәсә дә, бу көн аеруча истәлекле булып күңелгә кереп кала. Чөнки безнең балалар бакчасында әлеге бәйрәмне күңелле итеп үткәрүгә зур әһәмият бирелә. Газиз балаларыбыз бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрвакыт әти-әни кайгыртуын, сөюен, якыннар игътибарын тоеп яшәсен. Илдә һәрвакыт тынычлыклар булсын
-
Сабантуй 31.05.2023

Бүген балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - балаларга патриотик тәрбия биреп, сабыйларга үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көн-күреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнә һәм бик теләп уйный. Бъген бакчабызда күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Сабантуй булды. Сабантуй - халкыбызның иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы бәйрәме. Бу бәйрәмдә балалар көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлектә ярыштылар. Уеннар ярдәмендә балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне такмаклар, табышмаклар, үртәвечләр белән ирештерсәк, алар онытылмас, гасырлардан гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.
-
Экскурсия 26.05.2023

Бүген табигатькә эмоциональ-уңай мөнәсәбәт формалаштыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыту максатыннан балалар тәрбиячеләр белән берлектә урманга экскурсияга бардылар. Иң беренче булып балалар урманда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чөнки балаларның урманда очрарга мөмкин булган барлык куркынычларны аңлавы бик мөһим . Шулай ук табигатьне кыерсытырга, куакларны һәм ботакларны сындырырга, учаклар яндырырга ярамавы турында балаларга аңлатылды. Безнең урманнарда яшәүче хайваннар турында белемнәре баетылды. Балалар тәрбиячеләрне зур кызыксыну белән тыңладылар, күзәттеләр һәм үзләренең табигать, урман турында белемнәрен тулыландырдылар, балалар урман тормышы турында күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат ала алдылар. Саф һавада бик күп кызыклы уеннар уйнадылар

















