Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
| E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
| Тип УДО: | ХЭН |
| Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 536 |
| У нас учат: | 41 |
-
Конкурслар... 01.04.2024

30 март көнне Әлмәт шәһәрендә Рухият фондының "Сандугач сайрар илем" конкурсының гала-концерты узды. Безнең "Ак инеш" хореография бию коллективы концертта үз осталыкларын күрсәтеп, ике номинациядә 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар.Һәм "Ак инеш" ансамбленең элекке солисты, хәзерге вакытта Алабуга мәдәният көллиятендә укучы Рүзәл Мәрдәновка "Татнефть" хәйрия фондының стипендиаты сертификаты тапшырылды. Җитәкчеләре Лилия Фәтхуллина. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 01.04.2024

27-28 март көннәрендә Казан шәһәрендә "Весенние выкрутасы" халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты фестивале үтте. Безнең "Ак инеш" бию коллективы бу фестивальдә катнашып, "Халык биюе" һәм "Халык биюен стилизацияләү" номинацияләрендә 1 нче дәрәҗә лауреат булды! Җитәкчеләре Лилия Фәтхуллина.КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 28.03.2024

27 март көнне, театр бүлеге укучылары, балалар һәм яшүсмерләр арасында I нче республикакүләм "Замана кыңгыравы" театраль бәйгесенә йомгак ясау өчен, Түбән Кама шәһәренә чакырулы иделәр. Алар анда Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында сәяхәттә булдылар. Театр буенча экскурсия, чәй табыны артында сөйләшү, "Сүнгән йолдызлар" театрын карау оештырылган иде. Һәм дә инде бәйгегә йомгак ясалды. Безнең "Тылсым" балалар театры 2 урынга лаек булды! Җитәкчеләре Альбина Хөсәенова. КОТЛЫЙБЫЗ!













