Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80buch@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 342 студента |
| У нас учат: | 33 педагогических работника |
Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Бөтенрәсәй сәламәтлек эстафетасына Актаныш технология техникумы студентлары һәм коллективы да кушыла.К всероссийской эстафете здоровья присоединяются студенты и коллектив Актанышского технологического техникума. 08.04.2021

Бөтенрәсәй сәламәтлек эстафетасына Актаныш технология техникумы студентлары һәм коллективы да кушыла. Сәламәт булыйк!!!
К всероссийской эстафете здоровья присоединяются студенты и коллектив Актанышского технологического техникума. Будем здоровы!!!
-
РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ БӘЙГЕ- "ӘБИЕМ САНДЫГЫ" : БУА ШӘҺӘРЕННӘН ҖИҢҮ БЕЛӘН.РЕСПУБЛИКАНСКИЙ КОНКУРС - "БАБУШКИН СУНДУК": С ПОБЕДОЙ ИЗ БУИНСКА 08.04.2021

1 курс төркеме студенты Резванова Диана һәм җитәкчесе Шаймарданова Айгөл Котдус кызын ихлас котлыйбыз! " Иң яхшы милли бизәлеш" номинациясендә җиңүчеләребез алар!
"Һәр бәйге күп көч һәм ныклы әзерлек таләп итә. Бу бәйгегә килгәндә исә, миллилегебезне, татар халкының үткәнен һәм бүгенгесен үзебезнең татар халык ашлары аша күрсәтү - үзе зур җиңү", ди Айгөл Котдус кызы.
Шунысы сөендерә, җиңүләргә юл күрсәтүче остазларыбыз, әлеге җиңүләргә ирешүче егет-кызларыбыз бар! Афәрин!!От всей души поздравляем студента 1 курса Резванову Диану и руководителя Шаймарданову Айгуль Котдусовну! Это победители в номинации" Лучшее национальное оформление"! "Каждый конкурс требует много сил и упорной подготовки. Что касается этого конкурса, то показать свою национальность, прошлое и настоящее татарского народа через нашу татарскую кухню - это большая победа", - говорит Айгуль Кутдусовна. Отрадно, что у нас есть наставники, которые ведут к победам, ребята, которые добиваются этих побед!
-
САБЫЙЛАРЫБЫЗ -БЕЗНЕҢ МАТУР КИЛӘЧӘГЕБЕЗ. НАШИ ДЕТИ-НАШЕ ПРЕКРАСНОЕ БУДУЩЕЕ. 07.04.2021

Бүген Актаныш технология техникумы "Алтынчәч" балалалар бакчасының зурлар төркемен кабул итте. Нәкъ менә бүген яңа проект - "САБЫЙ SKILLS" проекты старт алды.
Проектның төп максаты-кечкенәдән үк һәр балага эшче һөнәрләрнең әһәмиятен җиткерү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Билгеле, проектның асылында балалар бакчасы һәм техникумыбыз арасында тыгыз элемтә һәм бердәм эшчәнлек ята. Берничә этаптан торган эшчәнлек дәвамлы, нәтиҗәле булыр дип ышанып калабыз.
Сегодня Актанышский технологический техникум принял взрослую группу детского сада" Алтынчеч". Именно сегодня стартовал новый проект - "малыш SKILLS". Основная цель проекта-с раннего детства привить каждому ребенку любовь к труду, привить ему значимость рабочих профессий. Конечно, в основе проекта лежит тесная связь и совместная деятельность между детским садом и техникумом. Надеемся, что работа, состоящая из нескольких этапов, будет продолжительной и эффективной. -
АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА МӘРТӘБӘЛЕ КУНАКЛАР : ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЫ ХАДИУЛЛИН ИЛЬСУР ГӘРӘЙ УЛЫ БЕЛӘН ЭШЛЕКЛЕ ОЧРАШУ. В АКТАНЫШСКОМ ТЕХНОЛОГИЧЕСКОМ ТЕХНИКУМЕ СОСТОЯЛАСЬ РАБОЧАЯ ВСТРЕЧА С ПОЧЕТНЫМИ ГОСТЯМИ : МИНИСТРОМ ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ ХАДИУЛЛИНЫМ ИЛЬСУРОМ ГАРЕЕВИЧЕМ. 07.04.2021

АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА МӘРТӘБӘЛЕ КУНАКЛАР : ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЫ ХАДИУЛЛИН ИЛЬСУР ГӘРӘЙ УЛЫ БЕЛӘН ЭШЛЕКЛЕ ОЧРАШУ.
Очрашу барышында техникумыбызның бүгенге эшчәнлегенә күзәтү ясалып, киләчәккә перспектив максатлар билгеләнде. Техникумыбыз директоры Ландыш Җәүдәт кызы уку йортының эшчәнлеген анализлап, агымдагы елгы уңышларыбыз белән уртаклашты.
Һөнәри мәйданчыклар, уку һәм практик күнекмә кабинетларындагы эш барышын күреп кенә калмыйча, кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар кунаклар.В АКТАНЫШСКОМ ТЕХНОЛОГИЧЕСКОМ ТЕХНИКУМЕ СОСТОЯЛАСЬ РАБОЧАЯ ВСТРЕЧА С ПОЧЕТНЫМИ ГОСТЯМИ : МИНИСТРОМ ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РТ ХАДИУЛЛИНЫМ ИЛЬСУРОМ ГАРЕЕВИЧЕМ. В ходе встречи был проведен обзор текущей деятельности техникума, определены перспективные задачи на будущее. Директор техникума Ландыш Явдатовна проанализировала деятельность учебного заведения и поделилась своими успехами в текущем году. Гости смогли не только увидеть ход работы профессиональных площадок, учебных и практических кабинетов, но и ответить на интересующие их вопросы.
-
Бүген элеккеге җитәкчебез, хөрмәтле хезмәттәшебез Мөхәмәтов Баязит Шәймәрдан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Сегодня 90-летний юбилей отмечает наш бывший руководитель, уважаемый коллега Мухаметов Баязит Шаймарданович. 05.04.2021

Бүген элеккеге җитәкчебез, хөрмәтле хезмәттәшебез Мөхәмәтов Баязит Шәймәрдан улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ихлас котлыйбыз!
Сез салган матур юлдан тайпылмый атларга, яңадан-яңа үрләр яуларга, күркәм эшләребез белән үрнәк булырга язсын!!!Сегодня 90-летний юбилей отмечает наш бывший руководитель, уважаемый коллега Мухаметов Баязит Шаймарданович. Поздравляем! Пусть Вам суждено не сбиться с намеченного вами пути, достичь новых высот, стать примером для подражания!!!
-
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ДӨРЕС ЮЛ САЙЛАУДА БУЛЫШУ- БЕЗНЕҢ ТӨП БУРЫЧ.НАША ГЛАВНАЯ ЗАДАЧА - ПОМОЧЬ ШКОЛЬНИКАМ ВЫБРАТЬ ПРАВИЛЬНЫЙ ПУТЬ. 03.04.2021

Бүген Иске Кормаш мәктәбенең чыгарылыш класс укучылары белән җылы очрашу үтте. Хезмәттәшебез Ленар Райл улы, әлеге уку йортында булып, Актаныш технология техникумында үзләштерелүче һөнәрләр белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап юллады:
"Районыбыз өчен генә түгел, бүгенгесе көндә илебездә, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур. Кайчандыр юрист, менеджер, экономистлар кирәк булса, бүгенге заман тәлабе - үз эшен оста белүче, тиешле документлы һөнәр белгече".
Чыннан да, әлеге фикер белән килешми мөмкин түгел. "Топ 50" ка кергән һөнәрләрне үзләштерергә була уку йортыбызда.
Кадерле чыгарылыш класс укучылары! Актаныш технология техникумы сезне көтеп кала!
Сегодня состоялась теплая встреча с выпускниками Старокурмашевской школы. Наш коллега Ленар Райлович побывал в этом учебном заведении, ознакомил с профессиями, которые осваиваются в Актанышском технологическом техникуме, ответил на интересующие учащихся вопросы: "Рабочие профессии востребованы не только в районе, но и в нашей стране. Если когда - то нужны были юристы, менеджеры, экономисты, то сегодня требование-профессионал, умело знающий свое дело, имеющий соответствующий документ". Действительно, с этим мнением нельзя не согласиться. Профессии, вошедшие в" Топ 50", можно освоить в нашем учебном заведении. Дорогие выпускники! Актанышский технологический техникум ждет вас!
-
Техникумда баскетбол ярышлары Соревнования по баскетболу в техникуме 02.04.2021

Баскетбол ярышлары башланып китте!!! Кем җиңәр? Тиздән беләчәкбез!
Начались соревнования по баскетболу!!! Кто победит? Скоро узнаем!
-
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең икътисад һәм идарә белгечлекләренең эреләнгән төркеме буенча укучыларның һөнәри осталык республика олимпиадасы. Республиканская олимпиада профессионального мастерства обучающихся по укрупненной группе специальностей СПО ЭКОНОМИКА И УПРАВЛЕНИЕ. 02.04.2021

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең икътисад һәм идарә белгечлекләренең эреләнгән төркеме буенча укучыларның һөнәри осталык республика олимпиадасы.
Безнең 2 курс студенты Нургалиев Илдар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Җитәкчесе Фәхразиева Гөлназ Ходайбирде кызы "минем һөнәри портфолиом"педагогик осталык конкурсында катнашты
Республиканская олимпиада профессионального мастерства обучающихся по укрупненной группе специальностей СПО ЭКОНОМИКА И УПРАВЛЕНИЕ.
Наш студент 2 курса Нургалиев Ильдар показал хорошие результаты.
Руководитель Фахразиева Гульназ Ходайбирдиевна приняла участие в конкурсе педагогического мастерства "Мое профессиональное портфолио". -
БҮГЕН УКУЧЫ, ТИЗДӘН СТУДЕНТ. СЕГОДНЯ УЧЕНИК, ВСКОРЕ СТУДЕНТ. 02.04.2021

Актаныш технология техникумы бүген Аккүз, Такталачык, Мари Суксу һәм Советлар Союзы герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбеннән 9 класс укучыларын кабул итте.
Очрашу техникумыбыз директоры Ландыш Җәүдәт кызының чыгышы белән башланып китте. Һөнәр мәйданчыкларына экскурсия, практик биремнәрне үтәп карау, әлбәттә, укучыларга бик ошады. Күпләре укуларын бездә дәвам итәргә тели икән!
Аеруча егетләрләрдә зур кызыксыну! Эретеп-ябыштыру, трактор-комбайн йөртү, электромонтажлау биремнәрен яратып башкарды укучылар. Техникумыбызның "Тәмле" ашханәсен исә, ошатмый мөмкин түгел!
Кадерле чыгарылыш класс укучылары! Сезне үзебезнең уку йортында көтеп калабыз!!Актанышский технологический техникум принял сегодня учащихся 9 классов из Аккузовской, Такталачукской, Мари Суксинской и кадетской школы-интерната имени Героя Советского Союза Хасана Заманова. Встреча началась с выступления директора техникума Ландыш Джаудатовны. Экскурсия по ремесленным площадкам, выполнение практических заданий, безусловно, понравились учащимся. Оказывается, многие хотят продолжить обучение у нас! Особый интерес у ребят! Учащиеся с удовольствием выполняли задания по сварке, вождению тракторов и комбайнов, электромонтажу. А "вкусную" столовую техникума не по душе! Дорогие выпускники! Ждем вас в нашем учебном заведении!!
-
КЕЛӘМ БАТЫРЛАРНЫ СЫНЫЙ: БАТЫРЛАР ҮЗЕБЕЗДӘ. 01.04.2021

Актанышта район башлыгы призына көрәш турниры тәмамланды. Әлеге турнирда уңышларыбыз сөендерә.
Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Актаныш технология техникумы командасы 3 урында. Молодцы, егетләр! Җитәкчеләре Вагыйзов Ирек Рафаэль улына зур рәхмәт!
Шәхси беренчелектә исә урыннар түбәндәгечә:
2 курс студенты Харисов Нәркиз - 1 урын;
2 курс студенты Вакилов Ленар - 3 урын;
1 курс студенты Муллахметов Тимур - 3 урын.
Батыр егетләребезне ихлас котлыйбыз!





