Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80buch@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 342 студента |
| У нас учат: | 33 педагогических работника |
Новости Актанышского технологического техникума
БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕ - МӨҺИМ КҮРСӘТКЕЧ": АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ОЛИМПИАДА
Опубликовано: 27.02.2023үген уку йортыбызда урта һөнәри белем бирү уку йортлары өчен республикакүләм биология фәненнән олимпиада узды. Чараның максаты - студентларда биология фәненә карата кызыксыну уяту, бу өлкәдә иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләрне билгеләү.
Укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамис Зинарис улы Нуруллин: "Бүгенге чара ТР мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә оештырылды. Белем дәрәҗәсе - мөһим күрсәткеч. Мондый төр чаралар студентларның белемнәрен ачыкларга ярдәм итә. Студентларның төрле уку йортларыннан булуы да җиңүгә омтылышны үстерә", дигән фикерләрен җиткерде.
Уку йортыбыз бүген 10гә якын уку йортыннан студентларны кабул итте. Дустанә аралашу, җыр-бию белән башланып киткән очрашу, эшлекле рухта дәвам итте. Егет-кызлар, олимпиада барышында, тере организм төзелеше һәм үзенчәлекләре темаларын үз эченә алган теоретик һәм практик биремнәрне башкарды.
Лаеклы 1 урында Түбән Кама педагогия көллиятеннән Пантина Надежда Сергеевна .
Үзебезнең уку йортыбыз данын бәйгедә програмист һөнәрен үзләштерүче 1 курс студенты Салахова Язилә яклады һәм мактаулы 2 урынны яулады. Афәрин, Язилә.
К списку новостей





