Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80buch@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 342 студента |
| У нас учат: | 33 педагогических работника |
Новости Актанышского технологического техникума
ИЛГӘ БУЛГАН ЧИКСЕЗ МӘХӘББӘТ ДӘЛИЛЕ - БАТЫРЛАРЫБЫЗ ҮРНӘГЕНДӘ
Опубликовано: 20.02.2024Хәрби-патриотик айлык кысаларында уку йортыбызда күп төрле чаралар уздырыла. Бүген исә техникумлыларны "Ягез әле,егетләр!" ярышы үзенә дәште. Инде икенче ел рәттән әлеге чара узебезнең уку йортыбызны тәмамлаган Надриев Равил Марсель улының якты истәлегенә багышлана. Батыр егет тәрбияләп үстергән Марсель абый Надриевның чарабызда катнашуы - зур горурлык. Рәхмәтебез, хөрмәтебез чиксез аңа!
Чарабызда хөрмәтле кунаклар - Әфган сугышының ачысын үз җилкәләрендә татыган, илебез тынычлыгы өчен яшьлек көннәр-төннәрен аяусыз хәрби хәрәкәтләрдә намус белән үтәгән батырларыбыз! Галимов Марат Назыйф улы, Хамматуллин Фикус Габдел улы, Хазиев Газинур Минсалих улы - тантаналы линейкада катнашучы батырлык урнәкләре.
Газинур Минсалих улы студентларыбызга тормыш китабының иң мөһим битләреннән хатирәләрен барлый... Озын, мактауга лаек юл үтелгән. Әфган сугышы ветераннарының үзләре генә белгән батырлык юлы.
Актаныш технология техникумында озак еллар хезмәт куйган, егетләребезне хәрби хезмәткә өйрәтүче, иминлек нигезләре фәнен укытучы Илшат Гәскәр улы Измайловның якты истәлеге - уку йортыбызда мәңгелек. Хөрмәткә лаек остазыбыз үзе дә Әфган сугышы ветераны. Бүген студент егетләребез батыр остазыбызга зиярат кылдылар.
Уку йортыбыз директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова: "Актаныш технология техникумында, әйтергә кирәк, 70% егетләр һөнәр үзләштерә. Һөнәр остасы булу белән беррәттән, егетләребез - булачак ил сакчыларыбыз. Илебездә барган вакыйгалар - һәрберебез тормышында авыр сынау. Батырлыкның күркәм, мәңгелек үрнәге - егетләребез! Үзебезнекеләр алар! Илләребез тыныч булса иде...."
Безнең киләчәк - егетләребез! Актаныш технология техникумында - бүген хәрби көрәш. "Ягез әле,егетләр!" ярышы барышында иң-иңнәр билгеләнде. Чараны оештыручы тарих фәне укытучысы Рөстәм Робсон улы Мусин: " Батырларыбыз үрнәгендә тәрбия бирергә, батырларыбызны белергә бурычлы без!!!"
К списку новостей





