• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"

Визитная карточка

Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61
Телефон: +7(855)-523-15-52
E-Mail: Pu80buch@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ «Актанышский технологический техникум»
Руководитель: Шамсунова Ландыш Явдатовна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 342 студента
У нас учат: 33 педагогических работника

Новости Актанышского технологического техникума

9 КЛАСС УКУЧЫЛАРЫ КӨЧ СЫНАША: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫНДА ЯНӘДӘН "ҺӨНӘРИ ДЕБЮТ"

Опубликовано: 13.03.2024

Бүген Актаныш технология техникумында матур традициягә әверелгән бәйгеләрнең берсе - "Һөнари дебют" старт алды. Инде ничәнче ел рәттән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш класс егет-кызлары теләп катнаша.

Бүгенге чараның тантаналы ачышында техникум директоры Ландыш Жәүдәт кызы Шамсунова конкурсантларга изге теләкләрен юллады: "Без бик шатбыз сезне узебезнең уку йортыбызда күрүебезгә. Бүген биредә - иң -иңнәр. Бэйгегә килгәндә, ярышлар 5 компетенция буенча узачак: пешекче эше, эретеп-ябыштыру, төзүче эше, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатацияләү, икъдисад юнәлеше. Бу һөнәрләрне сайлавыбыз да юкка түгел, чөнки әлеге һөнәр ияләре районыбыз оешма-предприятиеләренә һәрвакыт кирәк. Без ышанабыз, киләчәктә сез үз һөнәрләрегезнең остасы булырсыз. Уңышлар сезгә,кызлар-егетләр!"

Чарада катнашучы Актаныш мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Митьян кызы Шакирова да укучыларга матур теләкләрен җиткереп,аларга зур ышаныч багълавын белдерде.

"Һөнәри дебют"бәйгесе, заманча җихазландырылган эш мәйданчыкларында үтә. Егет-кызларга үзләрен һөнәр осталары итеп тою мөмкинлеге бирелде: пешекчеләр, төзүчеләр, икъдисадчы, эретеп-ябыштыручы һәм шоферлар алар бүген!

Бәйгенең нигезләмәсе буенча, укучылар алдан әзерләп килеп проект эшләре яклады, шулай ук практик биремнәрне үтәде. Шунысы сөендерә, егет -кызлар арасында чын-чынлап һөнәргә гашыйклар күп. Киләчәктә алар районыбызның лаеклы киләчәге булыр дигән матур ышанычта калабыз.

Бәйгедә катнашучыларга исә уңышлар телибез, күркәм нәтиҗәләр көтеп калабыз



К списку новостей