Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Наши игры/Безнең уеннар 17.01.2020

Кыш көне балаларга аеруча да күңелле. Шуны истә тотып мәктәпкә әзерлек төркеме балалары биек итеп үзләренә кардан паровоз ясадылар. Соңыннан үзләре әлеге паровозның вагоннарына әверелеп, кызыклы уеннар уйнадылар.
Зимой детям особенно весело. Сегодня ребята подготовительной группы сделали себе снежный паровозик.
-
Зимние забавы/Кышкы уеннар 15.01.2020

Урамда кышның җылы көннәре хөкем сөрә. Балалар күңелле уеннар уйныйлар: чана-чаңгы шуалар, кардан төрле сарайлар төзиләр. Бүген исә балалар арасында чана ярышы узды. Балаларны кечкенәдән спортка тарту- бик файдалы һәм кирәкле.
На улице стоят теплые зимние дни. Дети играют в веселые игры: катаются на лыжах, на горке, строят снежные дворцы. Сегодня на прогулке прошли соревнования по лыжным гонкам среди детей. Вовлечение детей в спорт с малых лет - это очень полезно и необходимо.
-
Поздравляем!/Котлыйбыз! 10.01.2020

Бүген Актаныш технологик техникумында "Ел тәрбиячесе-2020" бәйгесенең район этабында җиңү яулаган тәрбиячеләрне бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең балалар бакчасыннан Айгөл Дамировна да бар. Тәрбиячебезне чын күңелдән котлыйбыз!
Сегодня в Актанышском технологическом техникуме состоялось чествование победителей районного этапа конкурса "Воспитатель года-2020". Среди награжденных есть и Айгуль Дамировна из нашего детского сада. Поздравляем нашего воспитателя!
-
Снеговиада/Кыш бабайлар парады 30.12.2019

Районыбызның үзәк чыршы мәйданында шундый күңелле. Чөнки "Кар бабайлар" парады, "Коймак ярминкәсе" гөрли. Барлык оешмалардан да кар бабайлар килеп, үзара ярыштылар, күңел ачтылар. Безнең бакчабыз кар бабйлары бик үзенчәлекле булды, чөнки алар татар милли алъяпкычыннан һәм түбәтәеннән киенгәннәр иде.
Сегодня на центральной елке нашего района очень весело. Потому что парад" снеговиков"," ярмарка Блинов ". Наши снеговики были очень оригинальными, потому что они были одеты в татарские национальные фартуки и тюбетейку.
-
В гостях у сказки/Әкияттә кунакта 26.12.2019

Бакчабызга йөрүче иң кечкенәләр төркемендә дә Яңа ел бәйрәмен билгеләп үттеләр. Балаларга ярдәм сорап килгән ак куянкай матур җырлар җырлап, биюләр биеп, күңелен ачты. Нәниләребезгә Яңа ел алып килгән Кар кызы үзенең бүләкләрен дә өләште.
2 нче кечкенәләр төркемендә исә Кыш бабай үзенең күчтәнәчләрен зур машинага төяп җибәргән. Балалар әлбәттә инде Кыш бабайсыз бәйрәм булмаячагын беләләр, шуңа күрә тылсым иясе Кар әбисе белән бөтен җәзаларны да үтәп чыктылар. Бәйрәмнәр бик күңелле үтте.
Сегодня в младшей группе нашего детского сада тоже отметили Новый год. С просьбой помочь детям Зайчик спела красивые песни, танцевала и развлекалась. Она подарила малышам и новогодние подарки.А во второй младшей группе Дед Мороз отправил свои гостинцы в большой машине. Дети, конечно же, знают, что без Деда Мороза праздник не будет, поэтому вместе с волшебницей Снегурочкой они выполнили все наказания. Праздник удался на славу. -
Здравствуй, елочка!/Исәнме чыршы! 25.12.2019

1 нче кечкенәләр, уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә бәйрәм иртәләре башланып китте. Балалар матур киемнәрдән Кыш бабай белән Кар кызын чакырдылар, алар белән матур җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Бәйрәм түрендә зифа буйлы чыршы балкып тора. Бәйрәмне карарга килгән әти-әниләрнең дә йөзләрендә шатлык чаткылары балкый.
Сегодня в первой младшей, средней и подготовительной группах начались праздничные утренники. Дети в красивых костюмах приглашали Дедушку Мороза и Снегурочку, пели с ними красивые песни, танцевали. Праздник украшала красавица-елка. На лицах родителей, пришедших на праздник, сияет радость.
-
Экскурсия в пожарную часть/Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия 23.12.2019

Бүген уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары белән "Янгын сүндерү бүлеге"нә экскурсиягә бардылар. Балалар янгын сүндерүчеләрнең янгын була калса, иң беренче булып нинди эшләр башкаруларын, ничек итеп киенүләрен карап, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Соңыннан янгын сүндерү машинасы янында истәлеккә фотога да төштеләр.
Сегодня дети средней группы вместе с воспитателями посетили пожарно-спасательную часть. Дети задавали интересующие их вопросы, смотрели, как одеваются пожарники. В завершение около пожарной машины сделали памятную фотографию.
-
Конкурс-фестиваль творчества на английском языке 18.12.2019

Бүген Минзәләдә инглиз теле иҗаты турында бәйге-фестиваль узды. Әлеге бәйгедә төрле районнардан килгән балалар инглиз телендә үзара көч сынаштылар. Безнең балалар бачкасының вокаль ансамбле дә әлеге бәйгедә катнашты.
Сегодня в Мензелинске прошел творческий конкурс-фестиваль на английском языке. В этом конкурсе дети из разных районов состязались между собой. В этом конкурсе принял участие и вокальный ансамбль нашего детского сада.
-
Новогодние игрушки/Яңа ел уенчыклары 13.12.2019

Бакчабызда "Яңа ел уенчыклары" атналыгы узды. Балалар үзләренә ошаган уенчыкларны рәсемнәрдә ясадылар, соңыннан үз куллары белән ташландык материаллар ярдәмендә дә ясап, күргәзмә оештырдылар. Иң күп, күләмле эшләнгән уенчыклар күргәзмәләренә җиңүче дипломнары тапшырылды.
В нашем детском саду прошла неделя новогодних игрушек. Дети нарисовали понравившиеся им игрушки, а затем своими руками сделали выставку новогодних игрушек из бросового материала.
-
"Воспитатель года-2020"/"Ел тәрбиячесе-2020" 11.12.2019

Бүген 7 нче санлы балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2020" бәйгесе узды. Тәрбиячеләр үзләренең һөнәри осталыкларын биредә күрсәтә алдылар. Безнең балалар бакчасы исеменнән Айгөл Дамировна катнашты. Афәрин!!!
Сегодня на базе детского сада № 7 состоялся конкурс "Воспитатель года-2020". Воспитатели продемонстрировали здесь свое профессиональное мастерство. Наш детский сад представляла Айгуль Дамировна. Молодец!!!








