Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Маленький доктор/Нәни табиб 03.09.2019

Рольле-сюжетлы уеннар балаларның диалогик сөйләм телен үстерә,оялчан балаларга активлык өсти. Бүген 1 нче кечкенәләр төркеме балалары Айгөл апалары белән табиб һөнәре турында белемнәрен тагын да ныгытып, "Нәни табиб" уенын уйнадылар. Табиб киемнәрен кигән балалар үзләрен чын һөнәр иясе кебек тоттылар. Авырган уенчыкларны дәвалап, иптәшләренә дә ярдәм итәргә өлгерделәр.
Ролево-сюжетные игры развивают у детей диалогическую речь,активизируют застенчивых детей. Сегодня дети 1-ой группы вместе с Айгуль Дамировной еще больше закрепили знания о профессии врача и сыграли в игру "маленький врач". Дети в врачебной одежде вели себя как настоящие профессионалы. Лечили больные игрушки и успели помочь товарищам.
-
Праздник День знаний/Белем бәйрәме 02.09.2019

Чәчәкләр тотып кулга
Без чыктык озын юлга...
Бүген балалар матур киемнәрдән мәктәпкә юл алды. Ә безнең бакчабыз китап, мәктәп, белем алуга багышланган матур җырлар, шигырьләр, биюләр белән яңгырап торды. Киләсе елга укучылар булачак мәктәпкә әзерлек төркеме балалары инде быелдан ук үзләрен бик җаваплы итеп күрсәттеләр. Уңышлар аларга!!!
С цветами в рукахМы вышли в долгий путь...Сегодня дети в красивых костюмах отправились в школу. А наш детский сад звучал с книгами, школьными песнями, танцами, стихами, посвященными получению образования. Дети подготовительной группы будущего года уже с этого года показали себя очень ответственно. Удачи им!!! -
Виды грибов/Гөмбә төрләре 26.08.2019

Табигать көзгә авышты. Инде көз җитүен сизепме, урманнарда төрле гөмбәләр баш калкытты. Балалар гөмбәләрне күреп белсәләр дә, кайвакыт агулы гөмбәләрне аера белмиләр. Бүген Эльвира Бәһрәм кызы балаларны гөмбә төрләре белән таныштырды. Балалар гөмбәләрнең өлешләрен, төсләрен соңыннан пластилин белән әвәләп ясап та күрсәттеләр.
Лето прошло. Осенью, как известно, в лесу вырастают грибы. Дети, иногда даже не знают, как отличить ядовитые грибы. Сегодня Эльвира Бахрамовна познакомила детей с видами грибов. А затем дети сами слепили грибы из пластилина.
-
Августовская конференция/Август киңәшмәсе 17.08.2019

Бүген Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Балалар бакчасы коллективлары төрле темаларга "Музей в чемодане" күргәзмәсе әзерләделәр. Безнең балалар бакчасы сакланып калган ауди-видео материаллардан күргәзмә әзерләде. Матур шигырь юллары аша әлеге чемодан эчендәге тарихи истәлекләр турында тәрбиячеләребез бәян итте.
Сегодня в районном Доме культуры имени А. Авзаловой прошло августовское совещание работников образования. Коллектив детского сада подготовил выставку "Музей в чемодане" на разные темы. Наш детский сад подготовил выставку из сохранившихся ауди-видео материалов. Через красивые стихотворные строки наши воспитатели рассказали об исторических памятниках в этом чемодане.
-
В мечети/Мәчеттә 15.08.2019

Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән Актанышбаш авылы мәчетенә сәяхәт иттеләр. Мөдәрис мулланың бик кызыклы вәгазьләрен тыңлап, мәчеттә укыла торган догалар белән танышып кайттылар. Әлеге сәяхәт балалар өчен бик тә кызыклы булды.
Сегодня воспитанники нашего детского сада побывали на экскурсии в мечети деревни Актанышбаш.
-
Шкатулка знаний безопасности/Юл йөрү куркынычсызлыгы тартмачыгы 15.08.2019

Район эчендә балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында бик күп кызыклы конкурслар оештырыла. Бүген дә "Шкатулка знаний безопасности" дип исемләнгән бәйгегә йомгак ясалды. Безнең балалар бакчасыннан да тәрбиячеләр бик матур эшләр белән катнашып, җиңү яуладылар: Фәрсия Фәһимовна 1 урын, Айгөл Дамировна 2 урын, Эльвира Баграмовна 3 урын, музыка өлкәсе буенча Чулпан Дәнифовна 1 урын, логопедлар арасында Алия Ильгизовна 2 урын, Энҗе Фәнисовна номинациядә. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, тагын да зуррак үрләр яулауларын теләп калабыз.
В районе проводится много интересных конкурсов среди воспитателей детских садов. Сегодня состоялось подведение итогов конкурса "Шкатулка знаний безопасности". Наши воспитатели заняли призовые места в разных номинациях. 1 место заняла Чулпан Данифовна, 2 место-логопед Алия Ильгизовна, 3 место-Энже Фанисовна. От всей души поздравляем победителей, желаем им дальнейших успехов.
-
Конференция воспитателей/Тәрбиячеләр конференциясе 14.08.2019

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре һәм методистлары катнашында конференция узды. Әлеге очрашуда 2019-2020 уку елында белем һәм тәрбия бирү өлкәсенә кагылышлы үзгәрешләр, уку планнарын төзү турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук алдан бирелгән темалар буенча тәрбиячеләр чыгыш ясады. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Фәнис кызы да "Театар эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү" темасы астында чыгыш ясады.
Сегодня на базе МБДОУ "Новоалимский детский сад" прошла конференция с участием воспитателей и методистов района. На встрече была представлена информация об изменениях в сфере образования и воспитания в 2019-2020 учебном году, о разработке учебных планов. Также выступили воспитатели по заданным темам. И воспитатель нашего детского сада Энзе Фанисовна выступила на тему" Развитие речи детей через театральную деятельность".
-
День рождения/Туган көн 05.08.2019

Туган көн-бала чактан көтеп алган бәйрәм. Кешегә ничә яшь булуга карамастан, туган көн көнне күңел котлаулар, бүләкләр көтә. Безнең балалар бакчасында балалар белән бергәләп апа-абыйларны туган көннәре белән котлау традициягә әйләнеп китте. Менә бүген дә балалар җыештыручы Нәгыймә апаны туган көне белән котладылар. Түгәрәккә алып "Ак калач" җырлаганнан соң, үз куллары белән ясаган открыткаларын бүләк иттеләр. Аздан да күңеле була бит олы кешенең...
День рождения - это праздник, который все ждут с нетерпением. Несмотря на то, что сколько тебе лет, все ровно ждешь от кого-то подарки, поздравления. Сегодня дети поздравили именинницу с днем рождения, спели "Каравай", а потом подарили подарок, приготовленный своими руками.
-
Чистота и порядок/Чисталык һәм тәртип 02.08.2019

Балалар кечкенәдән чисталыкка, тәртипкә өйрәнеп үсәргә тиеш. Тирә-якта үсеп утыручы үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү, чисталыкка өйрәтү зур бурыч булып тора. Балаларны бүлмә гөлләрен тәрбияләргә, аларның төпләрен йомшартып, су сибәргә, корыган яфракларын җыеп алу кебек хезмәт алымнары нәкъ менә балалар бакчасыннан ук өйрәтелә башлый.
С целью воспитывать уважение и бережное отношение к растеним, сегодня дети поливали цветы, протирали листья.
-
День мяча/Туп көне 31.07.2019

Бүген безнең бакчабызда "Туп көне". Балалар туп турында төрле шигырьләрне искә төшерделәр, тупның төсе, формасы турында әңгәмә кордылар. Соңыннан тәрбияче апалары белән күңелле стартлар оештырылды. Әлеге ярышлар әлбәттә инде туп белән иде.
Сегодня в детском саду "День мяча". Дети рассказывали стихи про мяч, еще вспомнили цвета и формы мяча. В конце были организованы веселые старты с мячом








