Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Х. Такташ, д. 53 |
| Телефон: | +7(855)523-07-27 |
| E-Mail: | Detsad1.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОО «Детский сад общеразвивающего вида №1» с.Актаныш |
| Руководитель: | Бикмитова Эльвира Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 88 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальная бюджетная дошкольная образовательная организация «Детский сад общеразвивающего вида №1» села Актаныш Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95
-
"Теремкәй" 04.02.2015

Балалар бакчасында рус теле атналыгы кысаларында "Антошка" театр түгәрәгенә йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Теремок" рус халык әкиятен театральләштереп күрсәттеләр. Әлеге тамашага кергән бакчабыз балалары, тәрбиячеләр әкияти күренешләргә, геройларның осталыкларына таң калып утырдылар. Балаларга матур маскалар, киемнәр әзерләргә булышкан әти-әниләргә бик зур рәхмәт! Әлеге спектакльне әти-әниләребез хозурына 05.02.2015 көнне күрсәтү каралган.
-
Театр иленә сәяхәт 03.02.2015

Бүген без икенче кечкенәләр, уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары белән Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән "Чуртан кушуы буенча" дип исемләнгән әкият карарга бардык.
-
Педсовет 03.02.2015

-
"Теремкәй" әкиятенә сәяхәт 02.02.2015

Бүген беренче кечкенәләр төркеме тәрбияче апалары белән берлектә әкият иленә сәяхәт кылдылар! Әкият - курчак театры белән инновацион технологияләр кулланып экранда күрсәтелгән иллюстрацияләрне файдаланып бергә үрелеп барды. Балалар әле кечкенәләр генә булса да бик актив, сорауларга җавап бирәләр. Балаларның йөзләреннән елмаю китмәде!
-
Мөдирләр киңәшмәсе узды
30.01.2015
30 гыйнвар көнне бакчабызда район һәм авыллар балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсе булып узды.
-
"Мой дом- моя семья" 27.01.2015

Бүген уртанчылар төркемендә русс теленнән ачык шөгыль күрсәтелде. Эшчәнлек барышында тәрбияче Сабирова Эльвира Рафис кызы яңа технологик чаралар кулланып эшчәнлекнең темасын ачты. Сюрприз момент итеп мультфильм герое Машаны туган көне белән котларга кунакка бардылар. Эшчәнлектә ФГОСның 5 өлкәсе дә чагылдырылды.
-
Әзерлек бара 26.01.2015

Безнең балалар бакчасы балалары "Созвездие-Йолдызлык-2015" конкурсына чыгышларны әзерли башлады. Чыгышлары иң-иңнәрдән булсын дигән нияттә, әти-әниләребез, тәрбиячеләребез, музыка җитәкчебез һәм, әлбәттә, инде балаларыбыз бик тырышып әзерләнәләр. Балаларыбызга уңышлы чыгыш ясауларына иң изге теләкләребезне теләп калабыз!
-
"Кар йомарламнары" 21.01.2015

Икенче кечкенәләр төркемендә рәсем эшчәнлеге каралды. Тәрбияче Аглямова Миләүшә Васил кызы чын кар йомарламы күрсәтеп балаларда эшчәнлеккә кызыксындыру уятты, бирелгән сорауларына төгәл, матур җаваплар алды. Балалар зур һәм кечкенә түгәрәкләр ясарга өйрәнүне дәвам иттеләр.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 10.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында безнең балалар бакчасы педагоглары да актив катнашып уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Якынлашып килүче Яңа 2015 ел белән! 30.12.2014

Экрен генэ йомшак карлар ява,
Кунеллэргэ сафлык, мон салып.
Яна елда саулык,бэхет килсен,
Кышкы бураннарга уралып.
шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын,
Алда туар коннэр якты булсын
Ходай кайгылардан сакласын!
Хөрмәтле коллегалар һәм сайтны кулланучылар!
Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2015 ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын!








