Структурное подразделение Казкеевская начальная общеобразовательная школа МБОУ "Актанышской СОШ №1"Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе "Кәзкәй башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "
Визитная карточка
| Адрес: | 423761, РТ, Актанышский район, с. Казкеево, ул. Первомайская, д.2а |
| Телефон: | +7(855)-523-12-96 |
| E-Mail: | Skazk.Akt@.tatar.ru 0322000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Казкеевская НОШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2010 |
| У нас учатся: | 7 учащихся / 7 укучы |
| У нас учат: | 1 педагог / 1 укытучы |
Новости Казкеевской НОШ
15 февраль-Әфганчылар көне.
Опубликовано: 15.02.2019Бүгенге көндә Россиядә Әфганстан ветераннарына хөрмәт белән карыйлар. Илдә Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекслар төзелде. Зур һәм кечкенә шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда 15 нче февраль көнне инициативалы ветераннар тарафыннан митинглар оештырыла, әфганчыларның дуслары, якыннары, туганнары, яки патриотик рухтагы кешеләр әлеге сугышта һәлак булганнарны искә алалар. Әфган сугышы - һәр шәһәр, район, авылга кагылган. Аның рәхимсез җиле, кайгысы күп йортларга кергән. Бу афәт яшь гомерләрне өзде, әти-әниләргә бетмәс кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да, аларның яшьлек еллары сугышта үткән һәм ул көннәр тормышларында иң авыр хатирәләр булып саклана. Әфганстан ветераннарын искә алу уңаеннан мәктәптә класс сәгате үткәрелде."Актаныш таңнары"газетасында чыккан язмаларга күзәтү ясалды.
К списку новостей










