Структурное подразделение муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Тыннамасовская начальная общеобразовательная школа" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе структур бүлекчәсе " "Тыңламас башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе "
Визитная карточка
| Адрес: | 423732, РТ, Актанышский район, д. Тыннамасово,ул.Октябрьская 72 б |
| Телефон: | +7(855)-523-12-96 |
| E-Mail: | 0393000003@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Тыннамасовская НОШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 3 учащихся / 3 укучы |
| У нас учат: | 1 педагог / 1укытучы |
Новости Тыннамасовской НОШ
Көлкеле тамаша.
Опубликовано: 01.04.20151 апрельдә “алдалап көлдерү” һәм “алданып көлү” бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. 1 апрель- Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр.Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. Россиядә бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе мәгълүм түгел. 1 апрель шаяртулары Россиядә Петр 1 заманыннан бирле билгеле.
Бу көнне Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә билгеләп узалар.
Англиядә бер- берсенә шаярулы посылкалар җибәрәләр. 1860 елның 1 апрелендә Лондонда бик зур “шаяру була. Әлеге көнне йөзләгән кеше Тауэрда ак арысланнарны юындыру тантанасына чакыру ала. “Апрель җүләрләре” Тауэр капкасы янында иртәдән кичкә кадәр “тантана” башланганын көтәләр. Ниһаять, башларына барып җитә: шаяртканнар икән.
Франциядә берәр кешенең аркасына сиздермичә генә кәгазь балык эләктереп куялар.
Австралиядә көнне кычкырып көлүдән башлыйлар. Иртән иртүк радиодан
кукумарра дигән кошның кычкыруы язылган пленканы куялар. Аның тавышы бертуктаусыз көлүгә ошаган.
Германия һәм Австриядә 1 апрельне уңышсыз көн дип санаганнар.Имеш бу көндә туган кешенең тормышы барып чыкмый. Авылларда яңа эш башламаганнар, көтүне дә кумаганнар.Өлкәннәр һәм бала-чагалар бер- берсен үти алмаслык йомышлар кушып алдалаганнар.
Хәзер дә Россиядә бу бәйрәмне яраталар. “Юмор һәм көлүнең башкаласы” дип Одесса шәһәрен саныйлар. Анда ел саен 1 апрельдә Юморина бәйрәмен үткәрәләр.
Хәзер бу бәйрәм турында белмәгән кеше юк. Халык фантазиясе, 1 апрельдә генә түгел, көндәлек тормышта да кешеләрнең күңелләрен күтәреп йөрүче Хуҗа Насретдин, Алдар кебек үзе беркатлы, үзе тапкыр әкият геройларын тудырган.
К списку новостей










