Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, д. Чуганаково,ул.Центральная д.24 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Schugana.Akt@tatar.ru 0396000583@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Чуганаковская НШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 7 учащихся/7 укучы; 11воспитанников детского сада/11балалар бакчасында тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 2 педагога/2 укытучы и 1 воспитатель / 1 тәрбияче |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Юл буе урман полосалары/Работа на лесополосах 14.05.2022

Районны яшелләндерү, ямьләндерү максатыннан агач буяу өмәсендә катнаштык.
С целью озеленения и благоустройства района приняли участие в субботнике по покраске деревьев.
-
Һәйкәл ачу тантанасы. /Открытие памятника 08.05.2022

Укучылар белән авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда хезмәт куйганнар истәлегенә төзелгән һәйкәл ачу тантанасында катнаштык. Чараны районыбыз башлыгы Энгель Навап улы ачып җибәрде. Бөек Җиңү өчен сугыш кырында ятып калганнарны онытмагыз, тылда хезмәт куйганнарны гел истә тотыгыз, яшь буын батыр авылдашларының исемен белеп үссен,- дип бәйрәм теләкләрен җиткерде район башлыгы.
С учащимися приняли участие в торжественном открытии памятника участникам Великой Отечественной войны, труженикам тыла в деревне. Открыл мероприятие глава района Энгель Навапович. Не забывайте тех, кто пал на полях сражений за Великую Победу, всегда помните тех, кто трудился в тылу, пусть молодое поколение будет знать имена своих героических односельчан, - пожелал глава района..
-
Җиңү бәйрәме митингы/Митинг в честь Победы 08.05.2022

8 май көнне мәктәбебез укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләр Җиңү бәйрәме митингында катнаштылар. Һәр елдагыча, укучылар, һәйкәл янында шигырьләр сөйләделәр, чәчәкләр куйдылар, Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантанасы оештырдылар. Бәйрәмдә район башлыгы Э.Н.Фаттахов катнашты.
8 мая учащиеся, учителя, технические работники школы приняли участие в праздничном митинге. Как и каждый год, школьники читали у памятника стихи, возлагали цветы, устраивали праздничное мероприятие, посвященное Дню Победы. В мероприятии принял участие глава района Э. Н.Фаттахов.
-
Рәхмәт хатлары./Благодарственные письма. 05.05.2022

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылган "Татар сүзе" бәйгесендә укучыларыбыз актив катнашты.Алар:Солтанова Алия( 3 класс), Шәрипова Ләйсән( 4 класс).Әлеге укучыларыбызга рәхмәт хатлары килде.
Участники конкурса "Татар сүзе" получили благодарственные письма от оргкомитета.
-
Бөтендөнья Кояш көне/Всемирный день Солнца 03.05.2022

Бәйрәм Европада беренче тапкыр 1994 елның 3 маенда Халыкара кояш энергиясе җәмгыятенең (МОСЭ) Европа бүлеге инициативасы буенча үткәрелә. Тантананы үткәрүгә Энтузиастлар, иҗтимагый оешмалар һәм шәхси компанияләр җәлеп ителде. Бәйрәмнең төп максаты-кояш энергиясе кирәклеген аңлату. Аннан башка планетада яшәү мөмкин түгел бит. Кояш һәр тереклек өчен кирәкле энергия чыганагы булып тора. Укучылар белән Кояш турында әңгәмә үткәрелде. Интернет челтәре аша видеоязмалар каралды.
Праздник впервые прошел в Европе 3 мая 1994 года по инициативе Европейского отделения Международного общества солнечной энергии (МОСЭ). К проведению торжества привлекли энтузиастов, общественные организации и частные компании. Главная задача праздника – объяснить необходимость солнечной энергии. Ведь без нее невозможна жизнь на планете. Солнце является источником жизненно необходимой для каждого живого существа энергии, добыча которой не требует от человека практически никаких затрат. Солнечная энергия не вредит окружающей среде.С учащимися была проведена беседа о Солнце.
-
Карга боткасы. /Праздник 1 Мая. 01.05.2022

Бүген мәктәбебез укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә Карга боткасы бәйрәме үткәрдек. Балалар тәмле ботка һәм йомырка белән сыйландылар, соңыннан күңелле уеннар уйнадык.
Сегодня с учениками нашей школы и воспитанниками детского сада провели праздник 1 Мая: ребята угощались кашей и яйцами, а потом играли в разные игры.
-
Бәйрәм алды йолалары/Предпраздничные обычаи 29.04.2022

Бүген Чөгәнә башлангыч мәктәбе укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, борынгы йолаларны искә төшереп, "Карга боткасы" бәйрәме алдыннан авылдашлардан йомырка, ярма жыеп йорделәр.
Сегодня ученики Чуганаковской начальной школы и воспитанники детского сада, соблюдая традиции и обычаи праздника "Карга боткасы", собрали у жителей села яйца и крупы.
-
VIII Республика фәнни- практик конференциясе/VIII Республиканская научно- практическая конференция 29.04.2022

ГАОУ "Республика олипиада үзәге" тарафыннан үткәрелгән VIII фәнни- практик конференциясендә катнашып "Мәгариф системасында сәләтле балалар: проблемалар, перспективалар, үсеш" җыентыгында Л.Р.Солтанованың "Башлангыч сыйныфта сәләтле балалар белән эш" дигән материалы басылып чыкты.
В сборнике" Одаренные дети в системе образования: проблемы, перспективы, развитие " были опубликованы материал Л.Р.Султановой "Работа с одаренными детьми в начальной школе" .
-
Актаныш муниципаль районы азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучыларындың район семинары/Районный семинар учителей малокоплетных начальных школ 28.04.2022

Бүген ,28 нче апрель көнне мәктәп -бакчабызда "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" темасына Актаныш муниципаль районы азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучыларындың район семинары үтте.
Семинар 3 нче сыйныфта Солтанова Люзия Рәхимҗановнаның математика дәресе белән башланып китте. 4 нче сыйныфлар җитәкчесе Хамматуллина Лилия Илдаровна 3-4 сыйныфлар арасында "Көчле звено" интеллектуаль уенын үткәрде. Чарада укучылар гыйлемнәрен генә күрсәтеп калмыйча, үзләренең һәм иптәшләренең эшләренә бәя бирүләрен, үз фикерләрен дәлилли белүләрен, сөйләм теле осталыкларын күрсәттеләр.
Г.Тукайның туган көненә багышланган "Күл буена килсәгез" дигән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим иттеләр. Чара музыкаль бизәлеш, сәхнә киемнәре, сәнгатьле сөйләм, сәхнә бизәлеше белән баетылган иде. Чара шигырь сөйләү, җыр җырлау белән бергә укучыларга экологик тәрбия бирүче чара буларак отышлы булды. Кичәне оештыручы - Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакча тәрбиячесе Солтанова Ләлә Илфар кызы.
Семинарның икенче өлеше "Түгәрәк өстәл" артында "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" темасына дәвам итте. Киңәшмәне Актаныш районы Мәгариф идарәсенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Имамова Роза Асгатовна алып барды. Әңгәмә барышында дәресләргә үзанализ, анализ ясалды, фикерләр-тәкъдимнәр әйтелде. Семинар-киңәшмә бик эшлекле һәм нәтиҗәле булды.Сегодня, 28 апреля, в нашей школе-саду прошел районный семинар учителей начальных классов малокомплектных школ Актанышского муниципального района на тему "Преемственность между детским садом и начальной школой". .Семинар начался в 3 классе с урока математики Султановой Люзии Рахимзяновны. Учитель 4 класса Хамматуллина Лилия Ильдаровна провела интеллектуальную игру «Сильное звено» между учащимися 3-4 классов. На мероприятии ученики не только продемонстрировали свои знания, но и оценили свою работу и работу своих сверстников. Учащиеся показали литературно-музыкальный вечер, посвященный ко дню рождения Г. Тукая «Если ты придешь на озеро». Мероприятие прошло с успехом, так же как и экологическое образовательное мероприятие для учеников. Организатор праздника – Ляля Ильфаровна Султанова, воспитательница Чуганаковской начальной школы-детского сада. .После второй части семинара состоялся круглый стол на тему «Преемственность между детским садом и начальной школой»под руководством Имамовой Розы Асгатовны, методиста начальных школ Актанышского районного отдела образования. В ходе беседы были проанализированы уроки и мероприятия. Семинар прошел очень продуктивно и результативно.
-
26 апрель -Г.Тукай туган көн/ 26 апреля -день рождения Г.Тукая
26.04.2022
Бүген Г.Тукайның туган көненә багышланган "Күл буена килсәгез" дигән әдәби-музыкаль куйдык. Чарада башлангыч мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Чара шигырь сөйләү, җыр җырлау белән бергә укучыларга экологик тәрбия бирүче чара буларак отышлы булды.
Сегодня в честь день рождения Г.Тукая был создан литературно-музыкальный проект "Приезжайте на берег озера". В мероприятии приняли участие учащиеся начальной школы и воспитанники детского сада. Мероприятие было выгодно тем, что наряду с чтением стихов и пением песен стало средством экологического воспитания учащихся.








