Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, д. Чуганаково,ул.Центральная д.24 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | Schugana.Akt@tatar.ru 0396000583@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Чуганаковская НШ |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 7 учащихся/7 укучы; 11воспитанников детского сада/11балалар бакчасында тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 2 педагога/2 укытучы и 1 воспитатель / 1 тәрбияче |
Филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Актанышского муниципального района Республики Татарстан "Чуганаковская начальная общеобразовательная школа-детский сад" / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми муниципаль бюджет учреждениесе филиалы" "Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе - балалар бакчасы" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Язгы каникуллар. 24.03.2018

Бүген иң озын 3 нче чирекне йомгакладык.Барлык мәктәп укучылары язгы каникулларга таралышты.
-
Куркынычсызлык кагыйдәләре. 23.03.2018

Язгы каникул чорына укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып , имзалар алынды.
-
Нәүрүз бәйрәме! 21.03.2018

Бүген без мәктәптә укучылар белән Нәүрүз бәйрәме турында сөйләштек.Җырлы-биюле уеннар уйнадык, үзара ярыштык.Нәүрүз- яңа көн, язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме.Элек-электән үк бабаларыбыз кыш беткәч, төннең озынлыгы көн белән тигезләшкәч, Нәүрүз бәйрәме ясаганнар.
-
Контроль эшләр. 21.03.2018

Бүген 3,4 класс укучылары математикадан 3 чирек өчен директор тарафыннан алынган контроль эшләр эшләделәр..
-
Кагыйдәләр аңлатылды.
19.03.2018
Бүген тәрбия сәгатендә укучыларга юлда йөрү кагыйдәләре искәртелде.Бозлавыклы юлда, көпшәк карда сак йөрергә кирәклеген, елга кырыйларында, сулыкларда аеруча хәтәр икәнлеге аңлатылды, инструкцияләргә куллар куйдырылды.
-
Бәйрәм концерты. 10.03.2018

Бүген авылыбыз клубында "Язлар матур хатын-кызлар белән " исеме астында бәйрәм концерты булды. Анда безнең мәктәп укучылары да катнашты.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2018
Җиһанга Яз килде. Яз ул – җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана.Хөрмәтле, хатын-кызлар - әниләр, укытучы апалар, ветеран укытучылар, укучы кызларыбыз! Сезне 8 Март – халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез. Эшегездә, тормышыгызда, укуыгызда зур уңышлар, ак бәхетләр телибез. -
8 март бәйрәме. 07.03.2018

Бүген мәктәптә әниләр бәйрәменә багышланган кичә уздырдык.Кичәгә кунак булып әниләр, әбиләр килгән иде.
-
Бәйрәм тантанасы. 06.03.2018

Бүген 1 санлы Актаныш урта мәктәбендә хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнаштык.
-
Әниемә бүләгем! 05.03.2018

1 класс укучыларының үз куллары белән әниләренә ясаган бүләкләре.








