Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | 8(85552)3-19-67 |
| E-Mail: | iuzage@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Рәсем күргәзмәсе оештырылды/Выставка тематических рисунков 16.02.2023

15 нче февраль –Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән солдатларыбызны искә алу көне.Бу истәлекле датаны һәркем белә.1989 елның 15 нче февралендә ун сәгать утыз минутта 40-нчы армия командующие генерал-лейтенант Борис Громов Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты сугышчыларының соңгысы булып,СССР һәм Әфганстанны бүлешкән Аму-Дарья аша күперне кичә.
Актаныш районыннан Әфган сугышында 127 егет катнаша, шуларның алтысының гомере әфган җирендә өзелә. Туган якка кайткач тыныч тормышта да без аларны югалта барабыз. Ут эчендә көрәшү, иңгә-иң куеп батырларча ил мәнфәгатьләрен яклаган якын дусларны югалту ачысы үзенекен итә.
Бу көннәрдә районыбызда яшәүче Әфган сугышы ветераннары белән очрашулар уза. Алар елларны артка чикереп кабат кайнар ноктада кичергәннәрен хәтерләрендә яңарта.
Актаныш балалар иҗат үзәгендә төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар белән бу көннәрдә тематик занятиелар үтә.Балалар хәрбиләребезнең фидакарьлеге,батырлыгы,дуслыгы турында йотлыгып тыңлыйлар. Рәсем сәнгатен яратучы балаларның эшеннән күргәзмә оештырылды.
Ватан ул-син, әти-әниең, туганнарың, торган җирең, елга-күлләрең, чишмәләрең, җиләкле болыннарың.Барыбызга да Җирдә Тынычлык кирәк!
-
День святого Валентина/Изге Вәли көне 15.02.2023

14 февраля влюбленные отмечают День святого Валентина. День святого Валентина (Valentine's Day), или День всех влюбленных, называют одним самых красивых праздников и отмечают во всем мире уже более 16 столетий. А для маленьких детей, которые слышат от взрослых, это праздник уважения и любви к родителям, близким, друзьям. Воспитанники кружка «Веселый английский» отметили этот праздник по-своему: играли в разные веселые игры, пели песни,шутили.В конце праздника все получили красивые Валентинки и сладкие призы.
Балалар иҗат үзәгенең “Күңелле инглиз теле” түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар Изге Вәли көнен билгеләп үттеләр.Бу көннең тарихын искә төшерделәр.Кызыклы уеннар,җырлар әлеге чараның төп өлешен алып торды.Бәйрәм истәлекле открыткалар һәм тәмле приз белән тәмамланды
-
Көрәшчеләр хөрмәтләнде 13.02.2023

11 февраль көнне "Әнәк агрофирмасы" ҖЧҖнең еллык хисап тоту җыелышы уздырылды. Программага Пучы Балалар иҗат үзәгенә "Татарча көрәш" түгәрәгенә йөрүче егетләрне бүләкләү кертелгән иде. Район һәм республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулаган укучыларыбызга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Спорт сөюче егетләребезгә, остазлары Әнис Мөхәммәтнур улына шундый зур ихтирам күрсәткән өчен "Әнәк агрофирмасы" җитәкчелегенә, даими спонсорыбыз Фәрдиев Илшат Шәех улына күп рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
Педагог-психологларның һөнәри бәйгесе/Профконкурс педагогов-психологов 13.02.2023

Бүген Актаныш балалар иҗат үзәгендә педагог-психологларның һөнәри бәйгес үтә. Бәйге ике өлештән тора:мастер-класс,презентация.Әлеге бәйгедә барлыгы сигез психолог үз осталыкларын күрсәтә.ППМС "Ихлас" тан хезмәттәшебез Шайхетдинова Ләйсән Халит кызы катнаша.Барыгызга да зур җиңүләр телибез!
-
"Обещаяю вернутьСя" "Кире кайтам" 10.02.2023

"Кире кайтам"-"Обещая вернутьСя" акциясе кысаларында Актаныш балалар иҗат үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә гуманитар ярдәм һәм балаларның рәсем-теләкләре җыелып, тупланды.Ихлас күңелдән җыелган әлеге гуманитар ярдәм барып ирешер дигән теләктә.Барыгызның да исән - сау көе әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз!
-
Конкурс педагогов ДО/Өстәмә белем бирү педагоглары бәйгесе 08.02.2023

Бүген Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогларының "Йөрәгемне балаларга бирәм -Сердце отдаю детям - 2023" бәйгесенең район этабы узды. Актаныш балалар иҗат үзәгеннән өч педагог үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Бәйге ике этаптан торды: мастер-класс күрсәтү,үзеңнең эшчәнлегенә презентация - яклау.Гомуми нәтиҗәләр буенча коллегаларыбыз: Р.Н.Файзразманова -2 урында,Ә.М.Фатыхова - Лауреат булдылар.Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Җиңүең белән котлыйбыз! 06.02.2023

30 нчы январьдан 3 февральгә кадәр оешма-предприятиеләр арасында барган спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.Мәгариф хезмәткәрләренең хатын-кызлары арасында Балалар иҗат үзәгеннән Ләйсән Газизова 2 урынга лаек булды.Котлыйбыз!
В рамках зимней спартакиады прошли соревнования по настольному теннису.Среди женщин работников образования, из Центра детского творчества, Газизова Лейсан Фидаесовна заняла второе место.Поздравляем!
-
Көрәш яңалыклары 06.02.2023

2 - 4 нче февраль көннәрендә Биектауда татарча көрәш буенча 13 - 14 яшьлек яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелеге узды. Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче Шәмсиев Ильяс Нияз улы 3 нче урын яулады! Киләчәктә дә зур җиңүләр теләп калабыз!
Остазы - Садри Әнис Мөхәммәтнур улы.
-
Приглашаем на конкурс/Бәйгегә чакырабыз! 02.02.2023

Курчак театр бәйгесенә чакырабыз!
-
Сыйныф җитәкчеләре бәйгесе 02.02.2023

Бүген 2 нче февраль көнне Актаныш балалар иҗат үзәгендә район сыйныф җитәкчеләренең "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" республика бәйгесенең район этабы башланып китте. Әлеге бәйге ике көн дәвам итәчәк. Мәртәбәле жюри район данын республика югарылыгында яклаячак сыйныф җитәчсене бигеләячәк. 26 гомуми белем бирү оешмасыннан катнашучы иң - иң яхшы сыйныф җитәкчеләренә зур уңышлар,иҗади биеклекләр телибез!









